Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бәлеш рецепты

Бәлеш рецепты. "Бәлеш өчен камырны алдан ясап куярга яратам, ким дигәндә ике өч сәгать алдан",- ди аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова. Камыр өчен ярты стаканнан әзрәк көнбагыш мае. Бер стакан тулар тулмас кайнаган салкын су 1 йомырка Тоз Он салып камыр басам. Камыр ял итә. Эчлек инде туралган ит, туралган бәрәңге, туралган суган, тоз, борыч, тәм кертер өчен әз генә үрдәк ите, укроп орлыгы. Камыр җәям, эчлек салам, капкач җәеп ябам, бөрәм, газ миченә пешәргә озатам. Ике сәгать ярым пешерәм. Сәгать ярым пешкәч, бәлешемә шулпа салам. Шулпа салырга алгач, өстен майлап фольга ябып куям. Тәмле булсын!!

Бәлеш рецепты.

"Бәлеш өчен камырны алдан ясап куярга яратам, ким дигәндә ике өч сәгать алдан",- ди аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова.

Камыр өчен ярты стаканнан әзрәк көнбагыш мае.

Бер стакан тулар тулмас кайнаган салкын су

1 йомырка

Тоз

Он салып камыр басам.

Камыр ял итә.

Эчлек инде туралган ит, туралган бәрәңге, туралган суган, тоз, борыч, тәм кертер өчен әз генә үрдәк ите, укроп орлыгы.

Камыр җәям, эчлек салам, капкач җәеп ябам, бөрәм, газ миченә пешәргә озатам.

Ике сәгать ярым пешерәм. Сәгать ярым пешкәч, бәлешемә шулпа салам.

Шулпа салырга алгач, өстен майлап фольга ябып куям.

Тәмле булсын!!