Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан Курса-Почмак мәктәбендә “Без бергә” хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Сатуга балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, әти-әниләре пешергән ризыклар, тәм-томнар, укытучылар әзерләгән, бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр куелган иде. – Өч ел рәттән уздырабыз ярминкәләрне. Мин быел әбием пешергән кабартмаларны алып килдем, - диде җиденче сыйныф укучысы Самат Сәмигуллин. 📷 Фотолар мәктәп архивыннан @arskmedia.ru
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан Курса-Почмак мәктәбендә “Без бергә” хәйрия ярминкәсе
23 октября 202523 окт 2025
~1 мин