– Мин ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорап рапорт яздым. Гаиләм, балаларым юк. Ә туганнарым, бу хакта ишеткәч, шок хәлендә калды. Юкка борчылмагыз, бар да яхшы булыр, дигәч, тынычландылар кебек. Әллә миңа гына сиздермәделәрме? Анысын белмим. Әмма әйткән сүземнән кире кайтмасым көн кебек ачык иде, – диде Динар Абдуллин. – Һәм бу гамәлем өчен бер дә үкенмәдем, үкенмим дә. Арчадан Динар Абдуллин махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация буенча 2022 елның 29 сентябрендә китә. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче, металл конструкцияләр белән шөгыльләнә, үз эшен яратып башкара. Чын ир-егетләр хезмәте, дигән фикердә була ул. Бәлки, шулай дәвам иткән дә булыр иде. Әмма илдәге вәзгыять аның планнарын гына түгел, уйларын да үзгәртеп куя. “Чын ир-егет илен сакларга тиеш”, – дигән карары егеткә тынгылык бирми. @arskmedia.ru
– Мин ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорап рапорт яздым
22 октября 202522 окт 2025
~1 мин