Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтач халкына урында җитештерелгән кош итен тәкъдим итәләр

Балтач халкына урында җитештерелгән кош итен тәкъдим итәләр. Кулланучылар базарында аның нинди генә төре юк?! Халык елдан-ел сыйфатлы, хәвефсез продукциягә өстенлек бирә. Үзебездә җитештерелгән кош итенә һәрвакыт сорау зур. Бүген Балтач базарында бройлер чебеше түшкәсенең килограммына бәяләр 400 сумнан башлана.Тавык шулпасы эчәсегез киләме? Рәхим ит! Анысының килограммы 450 сумнан башлап йөри. Ә каз түшкәсенең килограммына ким дигәндә 750, үрдәк итенең килограммы — 600, мулард итенең килограммы 700 сумнан башлана. Каклаган кош ите дә бар. Үрдәк итенең килограммы 1000, каклаган каз — 1400, каклаган бройлерның килограммына бәяләр 700 сумнан башлана. Эретелгән каз мае, өй шартларында әзерләнгән казылык, колбаса эшләнмәләре, кулдан киселгән токмач, эчәк — нәрсә генә юк Балтач базарында?! Бәяләр дә ташләшә торган дип әйтеп булмый. Үстереп эш ителгән әзер продукцияне аннан да арзан бәягә тәкъдим итеп булмый.

Балтач халкына урында җитештерелгән кош итен тәкъдим итәләр.

Кулланучылар базарында аның нинди генә төре юк?!

Халык елдан-ел сыйфатлы, хәвефсез продукциягә өстенлек бирә. Үзебездә җитештерелгән кош итенә һәрвакыт сорау зур. Бүген Балтач базарында бройлер чебеше түшкәсенең килограммына бәяләр 400 сумнан башлана.Тавык шулпасы эчәсегез киләме? Рәхим ит! Анысының килограммы 450 сумнан башлап йөри. Ә каз түшкәсенең килограммына ким дигәндә 750, үрдәк итенең килограммы — 600, мулард итенең килограммы 700 сумнан башлана.

Каклаган кош ите дә бар. Үрдәк итенең килограммы 1000, каклаган каз — 1400, каклаган бройлерның килограммына бәяләр 700 сумнан башлана. Эретелгән каз мае, өй шартларында әзерләнгән казылык, колбаса эшләнмәләре, кулдан киселгән токмач, эчәк — нәрсә генә юк Балтач базарында?!

Бәяләр дә ташләшә торган дип әйтеп булмый. Үстереп эш ителгән әзер продукцияне аннан да арзан бәягә тәкъдим итеп булмый.