"Конструктив диалог" – Арча гимназиясе укучылары белән очрашу 📍 Арчаның 5нче гимназиясендә интерактив чаралар үтте. ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе вәкилләре белән укучылар конструктив сөйләшү, түгәрәк өстәл, лекцияләр һәм кызыклы кейс-чемпионатта катнаштылар. 💡 Кейс-чемпионат – иң актив һәм кызыклы белем алу формасының берсе иде. Укучылар реаль тормыштан алынган ситуацияләрне тикшереп, терроризм белән көрәшү юлларын эзләде. 🗣️Әлеге түгәрәк өстәлне уздыручы ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчесе, психолог Ранис Дәүләтшин укучылар эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Бик җанлы аралашу узды. Укучылар нинди биремнәр биреләсен алдан белмәде. Алар бик актив һәм белемле. Сорауларга дөрес җавап биреп, фикерләре белән уртаклаштылар», – диде ул. #КонструктивДиалог #Арча #ТерроргаКаршы @arskmedia.ru
"Конструктив диалог" – Арча гимназиясе укучылары белән очрашу
21 октября 202521 окт 2025
~1 мин