Найти в Дзене
Саба таңнары

🌱 Шушы көннәрдә Курсабаш авылында мәдәният йорты, Сүлә клубы һәм китапханә мөдирләре оештыруында чишмә бәйрәме утте

🌱 Шушы көннәрдә Курсабаш авылында мәдәният йорты, Сүлә клубы һәм китапханә мөдирләре оештыруында чишмә бәйрәме утте. Бу көнне Курсабашта туып үскән, анда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар очен чын бәйрәм булды. 🌱 Кое казу, чишмә чистарту – изге әш. Чөнки су – Аллаһының нигъмәте дә. Чишмә – чисталык, сафлык билгесе. Алар элек-электән кеше йөрмәгән җирләрдән бәреп чыгып, үзләренең саф, чиста, тәмле суы белән яшәешкә җан өргән. 🌱 “Югары оч” чишмәсен төзекләндерү эшләре Мөбарәкша бабай нәсел дәвамчысы Ришат Илшат улы көче белән башланып китә, аңа күп кеше ярдәм кулын суза. Табигать чыганагы яңа сулыш ала. Таштан түшәлгән сукмак үзе чишмә буена чакырып тора. Матур итеп койма белән тотылган капка өстендә ай балкый, ял итү өчен ике эскәмия һәм өстәл дә бар, койма буйлап хуш исле чәчәкләр үсә. 🌱Бәйрәм Азан әйтү белән ачылды. Чара татар йолалары фрагментлары, уеннары, концерт номерлары белән үрелеп барды.

🌱 Шушы көннәрдә Курсабаш авылында мәдәният йорты, Сүлә клубы һәм китапханә мөдирләре оештыруында чишмә бәйрәме утте. Бу көнне Курсабашта туып үскән, анда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар очен чын бәйрәм булды.

🌱 Кое казу, чишмә чистарту – изге әш. Чөнки су – Аллаһының нигъмәте дә. Чишмә – чисталык, сафлык билгесе. Алар элек-электән кеше йөрмәгән җирләрдән бәреп чыгып, үзләренең саф, чиста, тәмле суы белән яшәешкә җан өргән.

🌱 “Югары оч” чишмәсен төзекләндерү эшләре Мөбарәкша бабай нәсел дәвамчысы Ришат Илшат улы көче белән башланып китә, аңа күп кеше ярдәм кулын суза. Табигать чыганагы яңа сулыш ала. Таштан түшәлгән сукмак үзе чишмә буена чакырып тора. Матур итеп койма белән тотылган капка өстендә ай балкый, ял итү өчен ике эскәмия һәм өстәл дә бар, койма буйлап хуш исле чәчәкләр үсә.

🌱Бәйрәм Азан әйтү белән ачылды. Чара татар йолалары фрагментлары, уеннары, концерт номерлары белән үрелеп барды.

-2
-3
-4
-5
-6
-7