Арча солдатының онытылмаган язмышы: Фәйзи Габдрахмановның документлары туганнарына кайтты. 🪖 Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган күп кенә солдатларның язмышы әле дә сер булып кала. Арча районы Югары Аты авылы өчен күңелле хәбәр — Фәйзи Габдрахмановның әсирлектә төшерелгән фоторәсеме һәм документы туганнарына тапшырылды. 📜 Тынгысыз тикшерүче, тарихчы Михаил Черепанов еллар буе хәбәрсез югалган, әсирлеккә төшкән солдатларның язмышын өйрәнә. Бу эш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганнан бирле алып барыла. Михаил Черепанов тарафыннан табылган исемнәр якташларыбыз өчен мөһим истәлеккә әверелә. #татмедиа #арчахәбәрләре #арск @arskmedia.ru
Арча солдатының онытылмаган язмышы: Фәйзи Габдрахмановның документлары туганнарына кайтты
17 октября 202517 окт 2025
~1 мин