Найти в Дзене
Сельские Нивы

Адашкан мәхәббәт

Гөлчирә Галимова. Дүртенче өлеш.Гүзәлиянең хәле китте, төне буе йоклый алмады, йөрәге чәнчеде, башы кысылды. Иртә белән туры хастаханәгә юл алды. Анализлар биреп табибка мөрәҗәгать итте .--Әйтегез миңа нәрсә булган? Миңа салкын тигәнме?--Дөресен әйткәндә бу салкын тидерү түгел. Дүртенче өлеш.
Гүзәлиянең хәле китте, төне буе йоклый алмады, йөрәге чәнчеде, башы кысылды. Иртә белән туры хастаханәгә юл алды. Анализлар биреп табибка мөрәҗәгать итте .
--Әйтегез миңа нәрсә булган? Миңа салкын тигәнме?
--Дөресен әйткәндә бу салкын тидерү түгел. Шушы яшьтән йөрәгегез нигәдер сезне тыңламый. Мин сезгә нәрсәләр тагын үтәргә икәнен язам, һәрберсен үтәргә тырышыгыз, аннары чынлап нидән шулай икәнен аңларбыз. Йөрәккә узи да үтәргә булыр. Әле сез башыгызга да зарланасыз, бәлки мрт үтәрсез. Әлегә мин язган даруларны эчәрсез, анализлар әзер булгач минем яныма килерсез. Озак уйламассыз дип уйлыйм. Аннары әлегә борчылулардан сакланырга тырышыгыз.
--Әйтегез әле шулай ук начармы? Минем дөресен беләсем килә

Гөлчирә Галимова. Дүртенче өлеш.Гүзәлиянең хәле китте, төне буе йоклый алмады, йөрәге чәнчеде, башы кысылды. Иртә белән туры хастаханәгә юл алды. Анализлар биреп табибка мөрәҗәгать итте .--Әйтегез миңа нәрсә булган? Миңа салкын тигәнме?--Дөресен әйткәндә бу салкын тидерү түгел.

Дүртенче өлеш.
Гүзәлиянең хәле китте, төне буе йоклый алмады, йөрәге чәнчеде, башы кысылды. Иртә белән туры хастаханәгә юл алды. Анализлар биреп табибка мөрәҗәгать итте .
--Әйтегез миңа нәрсә булган? Миңа салкын тигәнме?
--Дөресен әйткәндә бу салкын тидерү түгел. Шушы яшьтән йөрәгегез нигәдер сезне тыңламый. Мин сезгә нәрсәләр тагын үтәргә икәнен язам, һәрберсен үтәргә тырышыгыз, аннары чынлап нидән шулай икәнен аңларбыз. Йөрәккә узи да үтәргә булыр. Әле сез башыгызга да зарланасыз, бәлки мрт үтәрсез. Әлегә мин язган даруларны эчәрсез, анализлар әзер булгач минем яныма килерсез. Озак уйламассыз дип уйлыйм. Аннары әлегә борчылулардан сакланырга тырышыгыз.
--Әйтегез әле шулай ук начармы? Минем дөресен беләсем килә.
--Барында анализлар карагач әйтермен. Шушы яшьтә йөрәк уйнагач яхшы түгел инде. Шуңада алдан белеп, дәваларга тырышабыз бит. Барда әйбәт булсын дип уйлагыз.
--Рәхмәт сезгә.
Гүзәлия табиб бүлмәсеннән чыккач нәрсә уйларга белмичә тәрәзә янына килеп басты. Кисәктән кесә телефоны шалтырады, бу Ильнар иде
--Әйе тыңлыйм— диде Гүзәлия теләр теләмәс.
--Сәләм чибәркәй, син кая йөрисең? Янында кемнәр бар? Әллә миннән башка берәр бәйрәмгә бардыңмы?
--Мин хастаханәдә, шуңа күрә сиңа тавышлар ишетелә. Миңа больничный бирделәр. Ә син кая?
--Мин кайттым, бигрәк яхшы булган, димәк без ешрак очраша алабыз. Әйдә бүген очрашыйк әле?
--Соң кил мин каршы түгел.
--Юк хәзер үк килә алмыйм, син кайт, ә бераздан мин килермен, әлегә эшләрем бар.
--Ярый көтәрмен.
Гүзәлия хастаханәдән чыгып өйгә таба атлады. Көн матур, көз булуга карамастан бүген көн тыныч, җиле дә юк, кояшы да җәйге кояш сыман балкып тора. Әбиләр чуагы үзенең матур көннәре белән халыкны шатландырды. Гүзәлия дә ялыннан файдаланып, өйдән ерак булмаган паркка кереп, бераз һава сулап утырырга уйлады. Аның күптән монда ял итәргә кергәне юк иде. Аяк астына төшкән төрле төстәге яфраклар үзенә бер төрле ямь биреп тора . Оныкларын уйнарга алып килгән әбиләр җыелып сөйләшеп утыралар, оныклары көлешә, көлешә чабып йөриләр. Әнә бер урындыкта утырган егет белән кыз балалардан күзләрен дә алмыйча аларны күзәтәләр. Ерак түгел генә таягына таянып баскан бер бабай яшьләрне күзәтә. Кылтыранган куллары белән күзлеген алып, битендәге яшь бөртекләрен сөртә. Мөгаен үзенең яшь чагын, бергә гомер иткән сөекле хатынын искә төшергәндер. Ә хәзер ялгызы калган, хәләл җефете якты дөнья белән саубуллашкандыр. Әйе карап торсаң әллә ниләр күреп була икән. Гүзәлия урыныннан торып өйгә ашыкты, хәзер Ильнар килергә тиеш. Кайтып җитеп подьезд ишеген ачам дигәндә генә
--Кая йөрисең син, күптән кайтам дигән идең бит?
Ильнар ачулы йөзен яшерергә дә тырышмыйча Гүзәлиягә нәфрәт белән карады.
--Паркка кереп утырдым, ә нигә ярамый идеме? Миңа нәрсә хәзер һәр адымым өчен синнән рөхсәт сораргамы?
Ильнар җенләнеп Гүзәлиягә каты бәрелергә теләсәдә, никтер тоелып туктап калды.
--Юк, мин рөхсәт сора димәдем бит, бары кайтам дигән идең бит, ә мин инде сине күптән көтеп утырам.
--Менә кайттым, нәрсә әйтергә телисең?
— Беләсеңме бәлки кая булсада барырбыз, син үзеңдә шуны телисең, .
--Мин каршы түгел, әнигә әйтеп чыгыйм инде, борчылмасын.
--Әлбәттә, мин сине машинада көтәм.
Гүзәлия аптырап Ильнарга карады да
--Сиңа нәрсә булды, үзгәргән кебек тоела.?
--Сиңа ярап булмый инде ничектә.
— Үпкәләмә инде, ничектер башкача син бүген, шуңа гына әйттем.
Гүзәлия елмаеп өйгә кереп китте. Әнисе белән сөйләшеп чыккач Ильнар янына килеп
--Бәлки паркка гына барырбыз, анда кич кызык була диләр. Ничек уйлыйсың?
--Үзеңә кара, анда барсак әйдә җәяү барыйк, еракта түгел, бир кулыңны.
Ильнар Гүзәлиянең кулын кулына алып
--Кинодагы яшь парлар кебек җитәкләшеп йөрик әле.
Гүзәлия өчен бу көтелмәгән хәл булды. Чыннан да бу кич бик матур үтте. Алар карусельдә әйләнделәр, уенчык машинада йөрделәр, кыек көзгедән карап рәхәтләнеп көлделәр. Шул көннән башлап алар арасында яңа мөнәсәбәт урнашкан кебек булды. Гүзәлия бик шатланды Ильнарның үзгәрүенә. Бары йөрәге авыртуы күңелен төшерде. Табиб сүзе буенча ул узи, мрт үтте. Үзенең авыруы турында бик беләсе килде. Бүген барлык язуларын алып кабат табиб янына юл алды. Хастаханәгә килеп табиб бүлмәсе ишеген шакыйм дигәндә, ишек ачылып китте, табиб яныннан Самир чыкты. Аның күңеле төшкән, күзләре елаудан кызарганы күренеп тора иде.
--Самир, син нәрсә эшләп йөрисең, авырыйсың мәллә?
Самир бер мизгелгә югалып калды, аннары үзен кулга алырга тырышып
--Туганыбыз авырый, аның анализларын алырга килгән идем. Ә сине нинди җилләр алып килде?
--Менә бераз авырып алган идем, больничный биргәннәр иде.
Самир каушаганын яшерергә тырышып.
--Гафу ит сөйләшеп торырга вакытым юк, бер очрашып сөйләшербез әле.
--Әйе шул, күптән сөйләшкәнебез юк, мин бик юксынам, синең белән сөйләшкән көннәрне гел искә алам.
--Дөрестәндә күптән сөйләшкән юк, мин сиңа кич шалтыратырмын, бәлки бүген сөйләшербез, әлбәттә егетен каршы килмәсә.
--Юк каршы килми, без бит дуслар, җитмәсә күршеләр. Аннары ул янә командировкасына китә.
--Ярый кич очрашырбыз.
Самир тиз, тиз атлап китеп барды. Гүзәлия табиб утырган бүлмәнен ишеген шакыды.
--Идрис Абдулович керергә ярыймы?
--Әйдә керегез.
Гүзәлия куркып кына өстәл янына килеп табибка алып килгән язуларын бирде. Табиб аңа кулы белән ишарә ясап утырырга тәкъдим итте дә үзе кәгазьләрне карый башлады. Табиб нәрсә әйтер дип көтү Гүзәлия өчен зур сынау булды. Ниһаять ул елмая төшеп
--Үзегез яшь булсагызда нерваларыгыз бернигә ярамый, бераз үзегезне саклагыз. Мин сезгә дәваланыр өчен дарулар, уколлар язам. Бер атнадан кабат килерсез. Үтенәм уен эш түгел, хәзер дәвалансагыз, үзегез өчен яхшы. Әй Аллам нишлисез сез яшьләр?
Гүзәлия аптырап
--Аңламадым.
--Мин сезнең хакта әйтмим, гафу итегез куркытсам. Яшьләр күп авырый бит, үтеп китә торган авыру булса иде сезнең кебек, ә үтми торган очраса? Нинди заманалар хәзер, әнә яп яшь егет керде бүген , ә авыруы туганнарына төзәлмәслек яра салачак.
--Сез кем хакында әйтәсез?
--Юк, юк гафу итегез, сезнең хакта түгел дим бит.
Табиб кәгазьгә нәрсәләрдер язып Гүзәлиягә бирде дә
--Кабат гафу итегез куркыттым ахыры, сезнең. Аллага шөкер барда яхшы булачак, вакытында гына дәваланырга кирәк. Тагын бер атнадан көтәм сезне.
Гүзәлия больничныйны кулына алып чыгып китте. Ул һаман Самир турында уйлады. Нигә Самирның күзендә яшь иде? Күзендәге яшен яшерергә теләсәдә Гүзәлия аны күрергә элгерде шул. Күршедә генә яшәсәдә ул Самир турында бернидә белмәгәнен аңлады. Үзенең гел килеп чыккан мәшәкатьләре белән ул Самир янына килеп бүлеште, аннан киңәш көтте. Ә хәзер Самир аннан нидер яшерә. Юк бу дөрес түгел, мин барында белергә тиеш, һәм хәлемнән килгәнчә аңларга, булышырга тиеш. Тиз арада аны күреп аңлашырга кирәк. Гүзәлия ашыгып өйгә таба атлады. Өйгә кайтып җиткәч ул иң беренче Сәлимә апаларның ишеген шакыды. Берничә тапкыр званок төймәсенә бассада, шакысада ишек ачучы булмады. Гүзәлия өйгә керде. Нәрсә генә эшләсәдә гел уенда Самир булды. Кирәкмәгәндә көн тиз үтә, ә бүген ул бик озак үткән кебек тоелды Гүзәлиягә. Әнисен дә кайтуга ишек төбеннән үк төрле сораулар белән каршы алды.
--Әни Аллага шөкер кайттың, белсәң иде ничек эчем пошканны.
Гөлфия апа борчыла төшеп
--Нәрсә булды кызым, соңгы арада тынычланган кебек идең бит, яңадан авыруың көчлеләнәме?
-Юк әни минем белән барда тәртип.,минем башка соравым бар иде.
Гүзәлия әнисенә карап алды да
--Менә бит җүләр кызың аптырата, әйдә ашарга әзер, әти ашады, ул дәү апаларга барып кайтам дип чыгып китте.
Ул әнисенең битеннән үбеп алып
--Әйдә әнием ашыйк, миндә сине көттем.
Гүзәлия әнисенә ашарга әзерли башлады. Ипи кисеп куйды, тәлинкәгә бәрәңге белән котлет салды, суыткычтан салат алып куйды.
--Әни үпкәләмә тик мин түзә алмыйм, син Сәлимә апаларга кереп йөрисең, аларның кем булсада каты авырыймы?
Гөлфия апа өстәл янына килеп утырды. Ул бик аптырап
-Белмим кызым, миңа әйткәннәре юк, ә нигә сорыйсың?
Гүзәлия әнисенә хастаханәдә Самирны очратуын сөйләде.
--Әни син Сәлимә апа кайткач акрын гына белешә алмассыңмы?
--Ярый кызым кич кереп чыгармын.
Гүзәлиянең тизрәк дөресен беләсе килде, кем авырый туганымы, яки Самир үземе?

Гөлчирә Галимова.

Дәвамы бар.