Балтачта солдатларга маскировка челтәрләре үрәләр. СВО башланганнан алып тылдагылар фронт өчен дистәләрчә генә түгел, йөзләгән маскировка челтәре үреп озатты. Бу хәйрия эшендә районда яшәгән төрле буын кешесе катнаша. Үсмерләр дә, эш яшендәгеләр дә, пенсионерлар да алгы сызыктагы ир-егетләребезнең иминлеге өчен үз өлешен кертеп калырга тырыша. СВО зонасында контракт нигезендә йөзләрчә ир-егет (балтачлы) тыныч тормыш өчен көрәшә. Район үзәгендәге, авыллардагы учреждениеләрдә, авыллардагы шәхси йортларда ирекмәннәр чиратлашып җыелышып, ел фасылына туры китереп төрле төстәге тасмалардан челтәрләр үрәләр. Әзер челтәрләрне даими алгы сызыкка юлланган гуманитар ярдәм олавы белән солдатларга озаталар. Җылы теләкләренә йөрәк җылыларын да кушып үргән челтәрләр дошман коралына пәрдә булып, ир-егетләребез тиз көннәр эчендә җиңү яулап туган якларына, гаиләләренә кайтсыннар иде!
Балтачта солдатларга маскировка челтәрләре үрәләр
17 октября 202517 окт 2025
~1 мин