Гөлчирә Галимова. Өченче өлеш. Уйларына бирелеп барганда кешегә килеп бәрелгәнен сизмичә дә калды. Ул тизрәк- Гафу итегез мин ялгыш— дип янындагы кешегә карады, Аның каршысында Самир басып тора иде.--Нәрсә булды Гүзәлия, йөзең качкан, нәрсә булсада булдымы, нәрсә борчый сине?
Өченче өлеш.
Уйларына бирелеп барганда кешегә килеп бәрелгәнен сизмичә дә калды. Ул тизрәк
--Гафу итегез мин ялгыш— дип янындагы кешегә карады, Аның каршысында Самир басып тора иде.
--Нәрсә булды Гүзәлия, йөзең качкан, нәрсә булсада булдымы, нәрсә борчый сине?
Гүзәлия Самирга карап торды да
--Әйт әле син чыннан минем дустыммы? Мин сиңа ышана аламмы?
--Сорарга кирәк түгел иде, әлбәттә инде мин синең дустың. Беләсең бит мин синнән бернәрсәдә таләп итмим, бары дуслыкны гына югалтма дим.
— Ә син, син миңа киңәш бирә аласыңмы?
--Куркыта башладың,
--Абый сиңа ышынып була дигән иде, үзе юк, ә миңа киңәш бик кирәк. Мин нишләргә белмим, үземне ике юл чатында кебек хис итәм, кайсы юлдан китәргә белмим. Син миңа киңәш бирә аласыңмы?
--Чыннан куркытасың син мине, нәрсә булды соң? Сүз бирәм хәлдән килгәнне эшлим, сөйлә.
--Әйдә читкәрәк китик әле, әнә шунда утырып сөйләшик, аякларым тотмый кебек. Синең вакытың булса әлбәттә.
Самир Гүзәлия өчен бик борчылды.. Чыннанда ул ике юл читендә калып, кая барып бәрелергә белмәгән кош сыман тоелды аңа. Гүзәлия килеп утырды да сүзне нәрсәдән башлап җибәрергә белмичә торды. Самир аны аңлап
— Гүзәлия аңлавымча бу бик четерекле мәсьәлә , син нәрсә әйтергә белмисең. Курыкмыйча барында сөйлә, нәрсә турында әйтсәң дә мин синең яклы булам, әйдә башла.
Гүзәлия сөйләргәме, юкмы дигән кебек Самирга карап алды да
--Мин бер егетне очраттым, дөресрәге аны күптән беләм, мин эшләгән цехта эшли.Ул бик тырыш, эшчән егет, гел шаярып сөйләшә, Беләсеңме мин, мин бүтән беркайчан да егетләр турында уйлармын дип башымада килмәде. Бүген ул үзенең мине яратуы турында әйтте. Өмет бирергә, үзенең мәхәббәтен исбатларга мөмкинчелек бирергә үтенде.
Самирның йөрәге өзелгән кебек булды. Ничек итеп ул яратып йөргән кыз аннан егете турында сорый ала? Әле җитмәсә киңәш бирергә сорый. Ничек? Нинди киңәш бирергә? Ничек ул аның үлеп яратуын күрми? Нигә Ходай аның йөрәк кыллары белән уйный? Нәрсә әйтә ала ул Гүзәлиягә? Юк ул түгел, ә мин сине үлеп яратам дипме? Нишләргә миңа? Нәрсә дип җавап бирергә?
--Самир син мине тыңламыйсың ахыры? Әйт инде миңа нишләргә?
Үз уйларына бирелеп, Гүзәлиянең ярты сүзен ишетмәгән Самир өчен җавап бирүе кыен иде. Шуңада карамастан җавап бирергә кирәк .
--Нәрсә әйтим сиңа дустым, үзең ничек уйлыйсың шуны беләсем килә? Ул сиңа ошыймы?
— Ничек әйтим, белмим, аның белән сөйләшә башлауга йөрәгем каядыр ашкына. Аны бераз ишетми, күрми калсам, аның тавышын эзлим. Эштә аны күрергә сәбәп эзлим, нәрсә соң бу? Мин үземдә бик куркам, бик куркам.
--Әйе Гүзәлия бик четерекле хәл, бары шуны әйтә алам, синең йөрәгеңә кабат мәхәббәт керергә урын эзли. Ә син җүләркәй каршы киләсең. Япма йөрәгеңне, синең мәхәббәт диңгезендә йөзәргә тулы хакың бар.
--Ничек? Мин бик куркам дидем бит. Мин бер яндым инде, кабат шул учакта янасым килми.
— Гел шулай була дигән сүз түгел бит ул. Син яратырга, яратылып яшәргә тиеш , синең бәхетле булырга хакын бар. Син ул егеткә өмет бирергә тиеш.
Бу сүзләрне әйтергә Самирга бик зур көч кирәк булды. Ләкин ул Гүзәлиягә чын йөрәктән бәхет тели. Аның шатланганын күреп булсада үзенең йөрәген тынычландыра.
--Син тагын мине тыңламыйсың.
--Тыңлыйм, мин нәрсә әйтә алам, йөрәгеңне тыңла. Әгәр ул егет сине бәхетле итәргә тели икән шулай була. Яки киресенчә сине сынарга теләсә сынаулар үтәсең. Аллахы Тәгалә кулына тапшыр, әгәр ул егет сиңа ошый икән бәхетеңнән баш тартма. Мин сиңа бәхет телим , язмыш сиңа аның белән бергә булырга язган икән, димәк язмышыңа буйсынасың. Алга атларга өйрән, беркайчанда ачу чыккан вакыттагы фикереңгә буйсынма. Уйла, ачу чыккан вакытта кеше үз халәте белән идарә итә алмый. Кирәкмәгән сүзләр әйтеп ата, шуңа башта тынычлан, һәм сөйләшә торган кешегә дә тынычланырга ирек бир. Ачуның әле беркайчанда кешегә яхшы киңәш биргәне юк. Сүзләрне уртага куеп, бер берегезне аңларга тырышсагыз мәхәббәтегезне саклап кала аласыз.
Гүзәлиянең күзләренә яшь бөртекләре җыелды. Ул үзенең шундый яхшы дусты булуына бик шатланды. Абыйсы урынына калган Самир аңа нинди матур сүзләр әйтте. Белми шул ул бу сүзләр Самирга ничек бирелгәнен. Үзенең сораулары белән ничек аның йөрәген яралавын белми шул.
--Рәхмәт Самир сиңа, бик зур рәхмәт.
Гүзәлия урыныннан торып китеп барды.
Заводтан чыгып тукталышка да барып җитмәде, Ильнар Гүзәлия каршысына килеп басты.
--Чибәркәй кая юл алдың?
--Өйгә кайтам, ә сез нигә сорыйсыз?
--Бары сезнең өчен генә машина кабыздым, бәлки сезне өегезгә озатып куярга кирәктер?
--Мөмкин булса мин каршы түгел.
--Дөресен әйткәндә кайтып киткәнсең дип уйладым. Берәрсе утыртып алып киткәндер дип. Машиналар күп, утыртырга теләүчеләр дә бардыр.
--Ильнар инде күптән очрашабыз, сиңа күптән бераз кешегә ышанырга өйрәнергә кирәк .
--Нәрсә әйттем соң мин? Әлләни начар сүз әйттмәдем бит.
--Юк әйтмәдең, тик шикләнүен күренеп тора. Ышанасың икән ышанычыңны югалтма, бер генә әйтәм, бүтән әйтмим. Минем бер авызым пеште инде, бүтән алай кабатлануын теләмәс идем. Әгәр миңа ышынмыйсың икән бүтән очрашуның мәгьнәсе юк дип уйлыйм.
--Чибәркәй бүтән бу хәл кабатланмас. Үтенәм үпкәләмә инде, әйдә кая барабыз?
--Белмим, минем күңелем төште.
--Ярый юлда уйларбыз утыр әйдә.
Машина урыныннан кузгалып китте. Ильнар һәрвакыттагыча шәһәрдән чыгып бер аланлыкка килеп туктады.
--Әйдә сөйләп җибәр нинди яңалыкларын бар? Чибәркәй без өч көн очрашмадык, нәрсәләр булды инде шул арада?
--Беләсеңме минем синең сорауларыңа җавап бирәсем килми. Син гел миннән отчет сораган кебек, мин сиңа сөйлим, һәм син шул ук сөйләгәннәрне миңа каршы борасың, гаеп эзли башлыйсың. Аңламыйм мин сине ник алай эшлисең?
—Нишләдем соң әле?
--Беләсеңме синең белән очраша башлагач ,үземне башкачарак булыр дип ышандырырга тырыштым. Ә хәзер белмим нәрсә уйларга?
--Нәрсә телисең соң син?
--Эш теләүдә генә түгел, без синең белән гел шушы урынга киләбез. Әйтерсең лә син мине кешегә күрсәтергә куркасын. Кызык өчен генә булсада бер тапкыр театрга, кинога чакырмадың. Аннары гел машинада утырабыз, нигә әйдә урамга һава суларга чыгыйк, кошлар сайравын тоңлыйк дип әйтмәдең? Нигә без беркаяда бармыйча качып йөрибез? Мин егетләре белән паркта җитәкләшеп йөргән кызлардан көнләшәм.
--Качмыйбыз бит, природага алып килдем бит. Нигә үзең әйтмисең әйдә чыгабыз дип?
--Ни сөйлисең, син болайда миннән гаеп табарга торасың, машинадан чыгыйк дисәм син тагын әллә ниләр уйлый идең. Шуңада дәшмәдем. Аңла Ильнар мин сине нинди булуыңа карамыйча яратам, йөрәгемә әмер бирә алмыйм. Берсүзсез сине, синең шаяруларыңны кабул итәм, тик бүтән болай була алмый, тиеш тә түгел.
--Мин сине яратам чибәркәй, сине башка белән күрәсем килми, шуңадыр да мин бик көнләшәм. Чибәркәй кара әле мине эш буенча башка шәһәргә командировкага җибәрәләр.
--Кайчан китәсең инде?
--Иртәгә иртүк китәм, син мине көтәрсеңме?
--Син тагын башлыйсыңмы?
--Мин сине яратам дим, сине бүтән белән бүлешәсем килми.
--Ильнар җитәр, әйдә үпкәләшкәнче өйгә кайтабыз.
Ильнар юл буе Гүзәлиянең күңелен күтәрергә тырышып төрле кызыклы хәлләр сөйләп кайтты. Гүзәлия елмаерга тырышсада йөрәгенә ниндидер энә кереп кадалды. Ниһаять кайтып җиттеләр, Гүзәлия коры гына саубуллашып өйгә ашыкты. Сумкасыннан ачкыч алып , ишек ачырга җыенганда өйләреннән Самир чыкты.
--Нәрсә хәлләрең күрше кызы? Күптән күренгәнен юк.
--Рәхмәт Самир әйбәт, үзеңнең хәлләрең ничек?
--Ярый инде, ләкин син бердә яхшы кебек күренмисең.
--Барда әйбәт ардырды гына.
--Чынлапмы? Бәлки дустың белән бүлешерсең? Егетең белән сүзгә килмәгәнсеңдер бит?
Гүзәлия як ягына каранып алды да
--Самир мин нәрсә әйтергә белмим.
--Дөресен әйт, бәлки булыша алырмын киңәшем белән булсада.
--Мин аптырадым, югалып калдым. Күңелем белән дә, йөрәгем белән дә Ильнар янымда булуын телим. Яратырга өлгерсәмдә нинәдер күңелем барыбер тыныч түгел, никтер нәрсәдер булыр төсле.
--Ә нигә шикләнәсең, ул сине үпкәләттеме?
--Ничек әйтим, бер яктан карасаң юк, көнләшкәнлек аркасында ди. Белмим, белмим. Барда шома барса иде. Ул үзе мине яратам ди, үзе нигәдер миннән гаеп эзли. Безнең беркаяда барганыбыз юк. Минем дә аны яратуымны, сөйгән кешем бар икәнен кешегә күрсәтәсем , әйтәсем килә. Ә без бары кешедән качып йөрибез.
--Бәлки аның сине кешегә күрсәтеп күз тидерәсе килмидер. көнләшү хисе бик начар шул ул.
--Тик көнләшергә сәбәп юк, ул сәбәпне үзе уйлап таба.
Гүзәлия баскан җирдән чайкалып китеп аздан гына егылмады. Самир аны тотып калды.
--Син әле авырыйсың да ахыры, озак сөйләшеп тордык. Бар өйгә кер ял ит, иртәгә сөйләшеп бетерербез. Әгәр кирәк булсам чакырырсың.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.