Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Адашкан мәхәббәт

Гөлчирә Галимова. Икенче өлеш.Гүзәлия бик озак йоклый алмыйча ятты. Соңгы вакыйгалар бүгенгедәй кабат исенә килеп төште.Классташлары белән җыелып ике көнгә Идел елгасы буенда ял итәргә бардылар. Икенче өлеш.
Гүзәлия бик озак йоклый алмыйча ятты. Соңгы вакыйгалар бүгенгедәй кабат исенә килеп төште.
Классташлары белән җыелып ике көнгә Идел елгасы буенда ял итәргә бардылар. Мәктәп бетергәннәренә инде биш ел үтеп тә киткән. Шул арада кемдер өйләнгән, кемдер кияүгә чыккан, һәр берсенең үз мәшәкатьләр белән үрелеп тормышлары алга бара. Көн бик матур үтте, егетләр җыелышып футбол уйнады, кайсысы балык тотты, ә хатын кызлар һәрвакыттагыча ашарга әзерләде. Кич җиткәч учак янына җыелышып гитарага кушылып җырлый башладылар. Шунда классташы Рифат Гүзәлия янына килеп
--Син әледә мине көтәсең ахыры, синдә, миндә парсызлар, бәлки безгә парлашыргадыр?
--Син ни сөйлисең?
--Дөресен әйтәм, сөйләмим, беләсең бит мин сине мәктәптә укыганда ук яратып йөрдем. Син генә мине күрмәден. Кызлар янымда булмады түг

Гөлчирә Галимова. Икенче өлеш.Гүзәлия бик озак йоклый алмыйча ятты. Соңгы вакыйгалар бүгенгедәй кабат исенә килеп төште.Классташлары белән җыелып ике көнгә Идел елгасы буенда ял итәргә бардылар.

Икенче өлеш.
Гүзәлия бик озак йоклый алмыйча ятты. Соңгы вакыйгалар бүгенгедәй кабат исенә килеп төште.
Классташлары белән җыелып ике көнгә Идел елгасы буенда ял итәргә бардылар. Мәктәп бетергәннәренә инде биш ел үтеп тә киткән. Шул арада кемдер өйләнгән, кемдер кияүгә чыккан, һәр берсенең үз мәшәкатьләр белән үрелеп тормышлары алга бара. Көн бик матур үтте, егетләр җыелышып футбол уйнады, кайсысы балык тотты, ә хатын кызлар һәрвакыттагыча ашарга әзерләде. Кич җиткәч учак янына җыелышып гитарага кушылып җырлый башладылар. Шунда классташы Рифат Гүзәлия янына килеп
--Син әледә мине көтәсең ахыры, синдә, миндә парсызлар, бәлки безгә парлашыргадыр?
--Син ни сөйлисең?
--Дөресен әйтәм, сөйләмим, беләсең бит мин сине мәктәптә укыганда ук яратып йөрдем. Син генә мине күрмәден. Кызлар янымда булмады түгел, булды, сине генә оныта алмадым.
--Хәзер исеңә төштеме яратуын?
--Син гел истә идең, аралар гына ерак иде. Дөресрәге син гел читләшеп йөрдең миннән. Аннары миндә ардым, синең белән очрашу эзләмәдем. Хәзер үкенәм, җүләр булганмын.
Бу сөйләшүнең азагы матур очрашулар белән дәвам итте . Яшь чактагы яна башлаган
мәхәббәт ургылып чыкты, дөньяларны онытырлык ясады. Аларга бер берсеннән башка яши алмаслар кебек тоелды ул. Сизелмичә бер ел үтеп китте .Рифат өйләнешү турында сүз башлады, Гүзәлия ризалашты. Туйны көзгә ясарга сөйләшеп үк куйдылар. Берничә көн үткәч Рифат нигәдер үзгәрә башлады, үзен тискәре яктан күрсәтте. Башта үзенең көнчелеген күрсәтеп, үзенең төрле имеш, мимешләр ишетүен әйтте. Гүзәлиянең аклануын да тыңламыйча аңа кабәхәт сүзләре дә әйтергә батырчылык итте. Ә соңгы сүзләре аны бетереп аяктан бәреп йокты. Гүзәлиянең
--Җитәр, булды, башка бер сүздә әйтмә, әгәр араларны өзәсең килмәсә тукта— дип ялынуын да тыңламыйча, аны төрле начар сүзләргә күмеп
--Дөресен әйт, син чыннан да мине яратасыңмы? Син үзеңне минем өчен саклавыңны исбат итә аласыңмы?
--Ни сөйлисең син? Нәрсә булды сиңа? Белеп торасың бит синнән башка беркем белән дә очрашмаганны.
--Әгәр дөрес булса син бүген минеке булырга тиеш. Без барыбер өйләнешәбез, әгәр намусын чиста икән без бергә калабыз, юк икән үпкәләмә, кем белән намусыңны бүлештен, шуның белән бергә кал.
--Син үз сүзеңне үзең ишетәсеңме? Кеше сүзе белән мине гаепләп йөрәгемә яра саласың бит. Син бераз уйлыйсыңмы нәрсә турында әйткәнеңне?
--Ник риза түгелме син? Димәк дөрес сүз, дөрес булмаса син исбатларга әзер булуын турында әйтер идең. Өйләнәм дип торуга карамастан син баш тартасың. Әйт инде кем ул бәхетле кеше?
Гүзәлиянең башына сыймый иде Рифат әйткән сүзләр. Ничек итеп ул андый әйбер тәкъдим итә ала ?
--Теләсә нәрсә уйла, мин акланырга җыенмыйм, мин дөресен әйттем. Ә син миңа ышанмыйча мине түбәнсетәсең. Хәзер инде сиңа кияүгә чыгарга мин теләмим. Кеше сүзе белән җәберләгәч, миңа ышанмагач ул ярату булмый. Яраткач ышанырга өйрәнергә кирәк, ә төрле юллар белән исбатлап күрсәтергә түгел. Бар кит, бүтән киләсе булма.
--Кит дип куркытам дисеңме? Мин үземдә себеркегә өйләнергә теләмим. Утсыз төтен булмый, димәк миңа дөрес әйткәннәр.
--Әйе утсыз төтен булмый, тик ул ут кабызучылар кеше арасына кереп ,араларны бозган өчен кайчан булсада ходай алдында җавап тотачаклар. Теләсә нәрсә уйла,мин шатмын, синең чын йөзеңне, сиңа кияүгә чыкканчы ук күрдем. Ут кабызучыларыңа, гайбәт таратучыларыңа миннән рәхмәт әйт. Сиңа түбән кешеләр ошаганын мин белмәгән идем, бар кит, күземә күренмә бүтән.
Салкын җил арабызда
Тирән упкын калдырды.
Соңгы әйткән сүзләрең
Йөрәгемне яндырды.
Бар авырлыкларга түздем
Бары син диеп кенә,
Хәзер сине уйлауга
Каным башыма менә.
Язмышларда искән җилләр кебек
Төрле якка алып китәләр,
Мәхәббәттә сынау белән бергә
Үтәргәдер төрле киртәләр.
Карашларым күккә төбәлгәннәр,
Йә Ходаем бирче сабырлык,
Бәхет кошы яннан узган чакта
Җиңел генә тотып алырлык.
Рифат белән аралар өзелде. Ләкин аңа булган сөю хисе белән бергә, соңгы әйткән сүзләрне Гүзәлиягә онытуы бик авыр булды. Очрашулар тәкъдим итүчеләр булды, Гүзәлия генә яңадан егетләргә ошанырга курыкты. Самир белән дә кинога абыйсының сүзен тыңлап барды. Гомәрнең дә кире китүе аның өчен җиңел булмады. Абыйсы өйдә булганда сөйләшеп туймады, һәрбер соравына җавап алды, һәрбер сүзен тыңлады. Нишлисең бит аңа китәргә кирәк, Мәскәүдә хатыны белән ике баласы көтә. Самир белән кабат очрашуга да Гүзәлия абыйсы соравы буенча ризалашты. Алар театрга бардылар, циркка барып та күңел ачтылар. Гүзәлиягә Самир белән сөйләшеп йөрү бик ошый, Ул аны үзенчә абыйсы кебек кабул итте. Ул абыйсы кебек тыңлый белә, күп сөйләшми, кеше хәлен аңлый белә. Самирны егет буларак кына кабул итергә курыктымы, бәлки йөрәген кабат яралыйсы килмәдеме. Самир да бик сабыр булды, Гүзәлиягә артык сүз әйтмәде, аңа ышамаслык тәкъдим ясамады .Гел аның белән ризалашып, аның күңелен күрергә тырышты, гел аңа ярдәм кулын сузарга әзер булды.
Иртәгә дус кызының туган көне, нинди булсада бүләк алыр өчен Гүзәлия кибетләр әйләнде. Бер кибеттән чыгып икенчесенә кергәндә ул таныш тавыш ишетте
--Чибәркәй нәрсә эзләп йөрисең? Бәлки эзләгәнеңне тапкансыңдыр, мин каршыңда басып торам бит— дип шаярып егет Гүзәлияне кочагына алды.
Каршысында торучы Ильнарны күреп Гүзәлия башта югалып калды, аннары
--Мин бит сине туган көнгә алып барып бүләк итеп бирә алмыйм.
--Син туган көнгә барасыңмы? Кем белә бәлки мин иң яхшы бүләктер.
--Кызганычка каршы бу алай түгел. Әгәр кешеләрне бүләк итеп булса, мин барыбер сине алмас идем.
Гүзәлия елмая төшеп
--Аның егете бар, алар өйләнешергә җыена.
--Тагын булмады инде. Бәлки син мине үзеңә бүләк итәрсең?
--Минем туган көн җәйгә генә әле, аннары минем мәктәптәге кебек живой уголок та юк. Сине кая тотармын?
Ильнар көлеп җибәрде, акрын гына Гүзәлия янына килеп
--Мин синең яныңда клеткада да яшәргә әзермен чибәркәй әгәр риза булсаң. Күптән күзләп йөрим бит үзеңне, синең ягыңа борылып карасамда йөрәгем әллә нишли. Кирәкме, кирәкмиме, синең яныңнан үтәр өчен гел сәбәп эзлим, сәбәп табып яныңнан үтәргә тырышам. Син генә мине күрмисең, сез кызлар гел чибәрләрне эзлисез шул. Минем кебекләргә борылып та карамыйсыз.
--Син дөрес фикер йөртмисен Ильнар, кызлар беренче күңел матурлыгына карый, аннары гына тышкы кыяфәткә күз сала.
--Ә син , син беренче нәрсәгә күз төшердең?
Гүзәлия нәрсә әйтергә белмәде. Бу күп сүзле, тәмле телле егет соравы белән аның күңелен айкап чыкты.
--Нигә дәшмисең? Әллә куркып калдыңмы чибәркәй?
--Юк курыкмадым, әйтер сүзем юк.
--Димәк бераз өметем бар?
--Нәрсәгә өметең?
--Синең егетен юк, димәк мин синең күңелеңне яулап ала алам .Икедә уйламыйча синең сөйгән ярыңа әйләнергә әзермен.
Гүзәлия ирексездән көлеп җибәрде. Әлләни матурлыгы булмаган бу егетнең сүзләре, аның үз үзен шулай кыю тотышы Гүзәлиягә кызык тоелды. Аның күптән болай көлгәне юк иде.
--Бигрәк чая егет син.
--Чая гына түгел, җаным, тәнем белән сиңа гашыйк кеше мин.
--Андый сүзләр белән уйнарга ярамый, әгәр мин ышансам, ә син миннән көлеп китсәң. Бу минемчә бердә кызык булмый. Бүтән андый сүзләр белән уйнама.
--Мин уйнамыйм, алдамыйм да, чынлап әйтәм яратам мин сине чибәркәй.
Ильнар туп туры Гүзәлиянең күзләренә карап
--Миңа өмет бир, исбатлап күрсәтергә мөмкинлек бир. Кире борма мине үтенәм. Күптән сине яратып йөрим, сине борчу мәшәкатьләргә салырлык бер әйбер дә эшләмәм. Өметемне эзмә, уйлап карармын дип әйт.
Гүзәлия сүзсез калды, аның башыннан Рифат әйткән сүзләр узып китте. Ул да башта өметемне эзмә дигән иде. Ә үзе йөрәген телгәләп китеп барды. Гүзәлиянең йөрәге барабан каккан кебек бәреп сикерә башлады, ул бары
--Ярый мин уйлармын— дип тизрәк китеп барды.
Өйгә кайтып җиткәнче Ильнарның сүзләре колагында яңгырады. Нәрсә бу? Ходай мине кабат сыный микән? Шул ук сүзләр, юк, юк, булуы мөмкин түгел. Мин бик ышанырга телим, тик йөрәгем никтер каршы килә кебек. Нишләргә миңа? Тормышымны ничек үзгәртергә? Кемгә ышанырга?

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.