Найти в Дзене
Услон.РТ

Интернат-йортта дәрәҗәле кунакларны каршы алдылар

Кунаклар интернат белән таныштылар - ашханә, кышкы бакча, медицина кабинеты, тоз белән дәвалану бүлмәсен, тернәкләндерү бүлеген карадылар. Алар тәрбияләнүчеләр белән очраштылар, аралаштылар, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьме-юкмы икәнлеге белән кызыксындылар. Чисталыкны һәм хезмәткәрләр тырышлыгы белән тудырылган чын өй атмосферасын билгеләп үттеләр.

Биредә яшәүчеләр эшләүче хезмәткәрләргә игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Үз чиратында, район башлыгы һәм генерал-лейтенант МХО сугышчыларына күрсәткән ярдәмнәре өчен интернатта яшәүчеләргә һәм хезмәткәрләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Волонтерлар аларга азык-төлек, хуш исле үләннәр белән чәй әзерлиләр, ятьмәләр үрәләр, җылы оекбашлар бәйлиләр, мендәрләр тегәләр. Чираттагы ярдәм партия шушы көннәрдә Куралово авылындагы гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак.