🍞16 октябрь - халыкара икмәк көне билгеләп үтелә !
🥖Икмәк-барлык ризыкктан да өстен. Бу гаилә учагының җылысы, уртак табынның шатлыгы һәм буыннар хәтере. Бүген-бу турыда искә алу һәм тормышыбызны уңайлырак һәм туклыклырак иткән кешеләргә рәхмәт әйтү өчен үзенчәлекле көн!
🌾🌾🌾Ипи һәрвакыт йомшак, хуш исле булсын, якыннарның йөрәкләрен берләштерсен! 🧀🥖
🍞ИКМӘК ИСЕ !
✨Күкрәп үскән иген ! Алтын диңгез ,
Шаулап килеп керә кочакка !
Ә мин икмәк кад(е)рен белгәнгәме —
Шул мизгелдә алам кочаклап !
✨Икмәк исе ! Хушым китеп исним !
Башаклары куя пышылдап !
Гүя үз моңы бар кырларның да ,
Тургайлары куш(ы)ла җыр җырлап !
✨Бөртеген дә югалтасы килми —
Уңган да соң кырда игеннәр !
Амбарларга кергәч , игенченең
Хезмәтенә бәя бирерләр !
✨Кочагыма алам , иеләм дә ,
Күкрәгемә кысам яратып !
Туган җирем ! Мул уңышың биреп ,
Хөрмәтемне кабат яңарттың !
Факия Шәрәф.