🌳🏠 Бахтадан Венера Миняева: «Авылыбызның киләчәге матур булсын дип агачлар утырттык» Чистай районындагы Бахта авылының «Питрау аланында» 120ләп төп агач утыртканнар. Агач утырту өчен көннәр дә бик матур тора. Өмәгә авыл халкы бик теләп кушылды. 25 ләп кеше җыелды. Бу юлы без наратлар утырттык, алар безнең авылыбызга ямь өстәп, киләчәк буынга да саулык һәм матурлык бүләк итәрләр дип ышанабыз. Бу игелекле эшкә кушылган һәркемгә, авылыбызның киләчәге өчен җаны-тәне белән борчылучыларга рәхмәтлебез. Алар авылыбызның матурлыгын арттырып кына калмас, ә балаларга да табигатьне саклау, аны ярату мөһимлеген искә төшереп торыр. Бу өмә – авылдашларның бер-берсенә булган ихтирамының бер мисалы. Киләчәктә дә шундый игелекле, файдалы эшләрне бергәләп башкарырга насыйп булсын. Авылыбызның һәр почмагы матурланып, халкыбызның күңеле дә шатлыкка, бәхеткә тулып торсын”, - дип сөйләде авылның клубының сәнгать җитәкчесе Венера Миняева. @tuganaylar_2002
🌳🏠 Бахтадан Венера Миняева: «Авылыбызның киләчәге матур булсын дип агачлар утырттык
27 октября 202527 окт 2025
~1 мин