Бүген Яңа Кырлайда сезонны ябу хөрмәтенә ат чабышлары узды. Атлар Арча, Сарман, Мамадыш, Алексеевск, Әтнә районнарыннан һәм Малмыждан да бар иде. Арчадан Рамил Гарифуллин, Исмәгыйль Яхин, Көектән Вильдан Гарифуллин, Рәсим Шәрифуллин, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов һәм Айзат Сәләхов атлары ярышта катнашты. Ярышлар ике яшьлекләр, ярым чиста һәм чиста токымлы атлар арасында оештырылды. Бәйрәм тантаналы шартларда ачылды. Татарстанның атказанган һәм халык артисты ИлСаф үзенең матур җырлавы белән бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов атчыларга уңышлар теләде.
Бүген Яңа Кырлайда сезонны ябу хөрмәтенә ат чабышлары узды
11 октября 202511 окт 2025
~1 мин