Покрауда кайсы көнне пирог пешерергә, мал суярга, хәер бирергә ярый? Бик борынгы һәм дини йолалар. Керәшеннәр шуның белән бик тә үзенчәлекле. 🔥😍 Христиан динендә корбан чалу дигән сүзе дә, йоласы да юк. Чөнки христианнарда халыкны коткару өчен, Үзен Үзе корбан иткән, бер генә корбан – ул Иисус Христос. “Ходайдан әр төрле ярдәм сорау да, тау итү дә, корманнарсыз, боткаларсыз Ходай йортында – чиркәүдә булырга тиеш”, – ди священниклар. 50нче псаломда “...Корман теләсәң, китерер эйем, тик Син корман җандырыуны теләмейсең. Алла кайгылы, җыуаш күңелне кимсетмәс...” дигән юллар бар. “Чөнки безнең җазыкларыбыз өчен Ходайга корман – Иисус Христос үзе. Башка төрле корманнар булырга тиеш түгел”, - дип, отец Димитрий Сизов кыскача гына аңлатты. Ләкин борынгыдан ук ата-баба сеңдереп калдырган әлеге йолага күңел җылысы, ышаныч салынган... Бер генә Епархия дә, бер генә священник та кайсы көнне коймак, бәлеш пешерергә, кайсы көнне тәкә суярга дигән сорауларга җавап бирмәячәк. Алар барысы да борын
Покрауда кайсы көнне пирог пешерергә, мал суярга, хәер бирергә ярый
11 октября 202511 окт 2025
~1 мин