Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Есть Контакт!

Мәктәп тактасының икенче ягы: укытучы һөнәренең кыенлыклары

Укытучылар көне узды, чәчәкләр сохты, ә проблемалар калдымы? Кайвакыт без хәтта мәктәп линейкасындагы елмаюлар һәм дәфтәрләр таулары артында нәрсә яшеренгәнлеген дә белмибез. Нәкъ менә шуңа күрә без мәктәпнең сәхнә артына күз салдык, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән сөйләштек. Шулай итеп, без бу эшчәнлекнең нинди кыенлыкарын яшерүен белдек.   Нигә сез укытучы һөнәрен сайладыгыз?   —Бу бик гади. Минем әнием укытучы. Кечкенәдән ул миңа “синең миссияң укытучы булырга” дип әйтеп торды. Мин каршы тормадым, чөнки йөрәгем бу һөнәргә яткан иде.   Укытучы һөнәрендә иң яратмаган өлешегез нинди?   —Минем өчен укытучы һөнәремдә иң яратмаган өлешем - коллектив. Мин хатын-кызлар коллективында эшли алмыйм. Бәлки, һәркемнең үз фикере бар. Ләкин минем өчен шулай эшләргә берәз авыр.    Нигә һәзер мәктәпләрдә яшь укытучылар бик аз?    —Әлбәттә, бу хезмәт хакы һәм буш вакыт аркасында. Хәзерге вакытта яшь укытучы безнең мәктәптә “целевое обучение” контракты буенча эшли. Официант булып мондагыга кара

Укытучылар көне узды, чәчәкләр сохты, ә проблемалар калдымы? Кайвакыт без хәтта мәктәп линейкасындагы елмаюлар һәм дәфтәрләр таулары артында нәрсә яшеренгәнлеген дә белмибез. Нәкъ менә шуңа күрә без мәктәпнең сәхнә артына күз салдык,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән сөйләштек. Шулай итеп, без бу эшчәнлекнең нинди кыенлыкарын яшерүен белдек.

 

Нигә сез укытучы һөнәрен сайладыгыз?

 

—Бу бик гади. Минем әнием укытучы. Кечкенәдән ул миңа “синең миссияң укытучы булырга” дип әйтеп торды. Мин каршы тормадым, чөнки йөрәгем бу һөнәргә яткан иде.

 

Укытучы һөнәрендә иң яратмаган өлешегез нинди?

 

—Минем өчен укытучы һөнәремдә иң яратмаган өлешем - коллектив. Мин хатын-кызлар коллективында эшли алмыйм. Бәлки, һәркемнең үз фикере бар. Ләкин минем өчен шулай эшләргә берәз авыр. 

 

Нигә һәзер мәктәпләрдә яшь укытучылар бик аз? 

 

—Әлбәттә, бу хезмәт хакы һәм буш вакыт аркасында. Хәзерге вакытта яшь укытучы безнең мәктәптә “целевое обучение” контракты буенча эшли. Официант булып мондагыга караганда өч тапкыр күбрәк акча эшләгәнен әйтә. Аның еллар дәвамында хезмәт хакын арттыру өчен эшлисе килми. Аңа хәзер үк зур сумма кирәк. Ә без үз заманда стаж җыярга бик нык тырыштык

 

Укытучыларның буш вакыты бармы?

 

— Бик аз эш сәгатен алган укытучыларның буш вакыты бар. Ләкин мин тулы көн эшлим. Өстәвенә мин сыйныф җитәкчесе.Эштән соң мин бик күп дәфтәрләр тикшерәм, ноутбук артында эшлим. Миңа әле өй эшләре белән шөгыльләнергә кирәк, шуңа күрә ялга вакыт аз кала.

 

Укытучыларның шәхси тормышы юклыгы дөресме?

 

—Мин риза түгел. Барыбызның да шәхси тормышыбыз бар. бары тик без күп нәрсәне яшерәбез. Укучыларга укытучыларның шәхси тормышы турында белергә кирәкми.

 

Арып-талуны ничек җиңәргә һәм эшегездә мотивацияны ничек якларга?

 

—Мин табигатькә ешрак чыгарга һәм тынлыкта утырырга тырышам. Мәктәптә шау-шу нерв системасын киеренкеләндерергә мөмкин. Минем егерме еллык эш стажым бар, ләкин мин барыбер бу кычкырулардан һәм сызгырулардан арыйм. Табигать бит миңа “яңадан туарга” ярдәм итә. 

 

Үткәннәргә кайтырга мөмкинлек булса, сез башка һөнәр сайлар идегезме?

 

—Юк. Бернигә дә карамастан, мин үз һөнәремне яратам һәм үземне башка рольдә күрмим. Миңа белем бирү, укучыларымның кечкенә җиңүләрен күрү ошый. Мөгаен, мин күңел өчен эшләргә әзер булган кеше. 

 

Автор: Анна Баранова