Руслан кабат дусларын җыйды Быел районыбыз Сабан туенда бишенче тапкыр баш батыр калган Руслан Рәфыйков келәмдәшләрен, остазларны, дусларын һәм район җитәкчелеген туган авылы Яңгулга кунакка җыеп, дуслар бәйрәме уздырды! Бу чара — Русланның зур уңышын билгеләп үтү, аның тырышлыгын һәм җиңүен тантана итү, шулай ук туганнарны, дусларны һәм остазларны берләштерү максаты белән оештырылды. Руслан — районның горурлыгы, Сабан туе традицияләрен саклаучы, көрәш мәйданында зур җиңүләр яулаган батыр. Дуслар очрашуы табигать кочагында мул сыйлы табын артында узды. Келәмдәшләре, остазлары, дуслары һәм район җитәкчелеге — Русланның уңышларын искә алдылар, аның балачак хатирәләрен барладылар, киләчәккә булган планнар хакында сөйләштеләр.