Найти в Дзене
Кряшены

🍁Көз турында шигырьләр

🍁Көз турында шигырьләр🍁 Карендәшләребез иҗаты🪶 🍃Көзге көндә җәйге моң🍃 Көзге болыт — кургаш, диләр, Соры, диләр, яңгырларын. Ә мин менә сары көздә Бик тә сәер җыр тыңладым: Җәйнең төпсез зәңгәр күге, Каплап чиксез офыкларын, Яңгыр, сафлык вәгъдә иткән Күрдем җәйнең болытларын. Мин күзәттем ялт-йолт иткән Житез яшен тамчыларын. Иркәләдем учларымда Көмеш яңгыр тамчыларын. Күрдем шушы гүзәллеккә Акты кояш сокланганын, Күрдем көмеш тамчыларга Якты нурлар уралганын. ...Сагыш хуҗа сары көздә Мин бер якты җыр тыңладым. Алып килде ул күңелгә Инде үткән җәй моңнарын. Николай Александров📝 Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/sagys-xua-sary-kozda-koz-turynda-sigyrlar

🍁Көз турында шигырьләр🍁

Карендәшләребез иҗаты🪶

🍃Көзге көндә җәйге моң🍃

Көзге болыт — кургаш, диләр,

Соры, диләр, яңгырларын.

Ә мин менә сары көздә

Бик тә сәер җыр тыңладым:

Җәйнең төпсез зәңгәр күге,

Каплап чиксез офыкларын,

Яңгыр, сафлык вәгъдә иткән

Күрдем җәйнең болытларын.

Мин күзәттем ялт-йолт иткән

Житез яшен тамчыларын.

Иркәләдем учларымда

Көмеш яңгыр тамчыларын.

Күрдем шушы гүзәллеккә

Акты кояш сокланганын,

Күрдем көмеш тамчыларга

Якты нурлар уралганын.

...Сагыш хуҗа сары көздә

Мин бер якты җыр тыңладым.

Алып килде ул күңелгә

Инде үткән җәй моңнарын.

Николай Александров📝

Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/sagys-xua-sary-kozda-koz-turynda-sigyrlar