Найти в Дзене
Кряшены

😢 Кайгылы хәбәр

😢 Кайгылы хәбәр...

Татарстанның халык артисты, филармония музыкаль-әдәби лекториесенең сәнгать җитәкчесе, карендәшебез Владимир Васильев бу көннәрдә авыр кайгы кичерә. 2 октябрь көнне аның әнисе Анна Владимировна мәңгелеккә күчте. 85 яшен тутырырга нибары 4 көн калган булган, 6 октябрьдә туган көне булган...

Анна Владимировна соңгы көннәрен улы һәм аның гаиләсе тәрбиясендә уздырган. 4 октябрьдә аны Зәй районының Поповка авылы зиратында җирләделәр.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, "Туганайлар" газетасы һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк карендәшебез Владимир Васильевның тирән кайгысын уртаклашабыз. Анна Владимировнаның урыны оҗмахта булсын. Гаиләләренә сабырлык телибез.

@tuganaylar_2002

-2