Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

4 октябрь - Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

Әлеге көн балаларны кече туганнарыбызның гаҗәеп дөньясы белән таныштыруны дәвам итү өчен менә дигән сәбәп. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарга сакчыл караш, җаваплылык һәм шәфкатьлелек, әхлаклылык һәм экологик культура формалаштыра. Бу чараны үткәрүнең максаты - барлык кешеләргә планетада үзләре генә яшәмәүләрен искә төшерергә омтылу. Бөтендөнья хайваннарны яклау көне - үсеп килүче кешенең шәхесен формалаштыруда җаваплы роль уйнаучы мөһим бәйрәм. Балаларыбыз тормыш юлыннан яхшылык юлы белән барырлар дип өметләнәбез. "Каенкай” балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче "Хайваннарны саклагыз!" дәресе үткәрде. Балалар барлык хайваннарның классларга: җәнлекләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләргә бүленүен белделәр. Кыргый һәм йорт хайваннары, сирәк очрый торган хайваннар, җир йөзеннән югалу куркынычы булган төрләре белән таныштылар. Хайваннар турында кайгыртуның мөһимлеге турында фикер алыштылар һәм аларга карата җаваплы булырга кирәклегенә төшенделәр.

Әлеге көн балаларны кече туганнарыбызның гаҗәеп дөньясы белән таныштыруны дәвам итү өчен менә дигән сәбәп. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хайваннарга сакчыл караш, җаваплылык һәм шәфкатьлелек, әхлаклылык һәм экологик культура формалаштыра.

Бу чараны үткәрүнең максаты - барлык кешеләргә планетада үзләре генә яшәмәүләрен искә төшерергә омтылу.

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне - үсеп килүче кешенең шәхесен формалаштыруда җаваплы роль уйнаучы мөһим бәйрәм. Балаларыбыз тормыш юлыннан яхшылык юлы белән барырлар дип өметләнәбез.

"Каенкай” балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче "Хайваннарны саклагыз!" дәресе үткәрде. Балалар барлык хайваннарның классларга: җәнлекләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләргә бүленүен белделәр. Кыргый һәм йорт хайваннары, сирәк очрый торган хайваннар, җир йөзеннән югалу куркынычы булган төрләре белән таныштылар. Хайваннар турында кайгыртуның мөһимлеге турында фикер алыштылар һәм аларга карата җаваплы булырга кирәклегенә төшенделәр.