3 октябрьдә Арча муниципаль районы делегациясе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чарада катнашты. 🌾 Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды, анда республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы белгечләре – игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, иң яхшы белгечләр, тармакның ветераннары җыелды. 🎉 Районыбыздан “Курса МТС”ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка "Дуслык ордены" тапшырылды. 📷 Шәхси архивтан @arskmedia.ru
3 октябрьдә Арча муниципаль районы делегациясе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чарада катнашты
4 октября 20254 окт 2025
~1 мин