🏆Саба районы волейболчылары җиңү белән кайттылар! 1️⃣2️⃣ октябрь көнне Алексеевск бистәсендә "Татарстан новый век - Татарстан Яна Гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призларына ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Биредә хатын-кызлар командасы көчле уен күрсәтеп лаеклы 1️⃣нче урын яулады. Ир-атлар командасы, шулай ук призлы 3️⃣ нче урынга лаек булды. "Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары Илназ Хөснетдинов һәм Снежана Башаровага яхшы уенчылар әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, 🙏🙏🙏аларга һәм командаларга гел шулай җиңүләр юлдаш булсын!🤲🤲🤲