Саба районының Тимершык авылы егете Ленур Биктимеров балачактан җырларга ярата, иҗат белән шөгыльләнә.🎼🎹 Районыбыз егетләре илебезне сакларга, махсус хәрби операциягә китә башлагач, үз теләге белән Ленур да юлга кузгала. "Балачактан сугыш кинолары карап үстем, хыялым бар иде🎬", - дип искә ала Ленур Биктимеров. Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә яралана һәм берничә ай төрле госпитальләрдә озак дәвалана. Туган авылына исән-сау әйләнеп кайткач Ленур югалып калмый. Үзенең концертларын кую белән янып-көеп йөри башлый, балачак хыялын тормышка ашырырга уйлый. Казанның УНИКС концертлар залында бик матур концертын кую бәхетенә ирешә. Тулырак видеоязмада🎞🎞 #Татмедиа #Сабатаңнары
Саба районының Тимершык авылы егете Ленур Биктимеров балачактан җырларга ярата, иҗат белән шөгыльләнә
15 октября 202515 окт 2025
40
~1 мин