20 өлеш. Ситара үлмәгән! Ситара исән! Ул инде бакчага йөри .Бу хәбәрне хәл белергә килгән Динара китерде.
Ситара үлмәгән! Ситара исән! Ул инде бакчага йөри .
Бу хәбәрне хәл белергә килгән Динара китерде.
Ышанмый торуымны күргәч, шатлыклы хәбәрне беренче булып китерүенә сөенеп, кулыма шәһәр газетын тоттырды.
- Менә укы! “Тәмугтан чыгучылар” дигән мәкалә. Анда барысы да язылган. Рәсемнәре дә бар.
Динара киткәч, газетка ябыштым. Әйе, шулай, Ситара исән икән. Ул гына да түгел, Караташ аулыннан тагы өч җан – Сираҗетдин, ишәк һәм эт исән калган.
Ул төнне Сираҗетдин агай эт өргән тавышка уянып, ишегалдына чыга. Карый, тикшерә - беркем юк. Ә эт бәйдән ычкынырлык булып котырып өрә. Аптыраган карт Янгуразны чакыра.
- Бу юкка түгел, - ди Янгураз, ашыга-ашыга этне бәйдән ычкындыра, кабаланып олы капканы ача. Аннары кире өйгә кереп, йокысыннан да уянмаган Ситараны күтәреп чыга да, юрганы-ние белән Сираҗетдин агайга тоттыра:
- Йөгерегез, үргә, калага таба йөгерегез, таудан ташкын килә.
- Ә син? – ди карт.
- Мин Тамараны алып чыгам. Ашыгыгыз, без сезне куып җитәрбез.
Ләкин өлгерә алмый...
Нигә генә кире кергән ул?! Тамара болай да мәет белән бер иде ләбаса. Янгураз аны җаны-тәне белән яраткан, күрәсең. Миңа, улына карый күбрәк яраткан... Соңгы мизгелдә аны сайлаган, мәңгелеккә аның белән бергә киткән...
- Сиңа анда бармаска кирәк иде, - диде Динара.
Бармаска кирәк булгандыр шул. Ә мин тиле кебек йөгердем, бу коточкыч хәбәрне ишетүгә йөгердем. Өлгерермен төсле тоелды. Кулларым белән җирне казып булса да, аны коткара алырмын төсле тоелды... Ниндидер могҗизага ышанып йөгердем. Ләкин таш, боз, туфрак боткасы белән тулаем күмелгән кышлакны, дөресе кышлак урынын күргәч, аңсыз егылдым. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырып торырга да кирәкмәгән. Алар болай да анда иде инде. Анда кеше күп иде.
Караташны тау ташкыны күмгән дигән хәбәрне ишетеп, һәм минем кебек үк ниндидер могҗизага, якыннарының-туганнарының исән калуына ышанып килүчеләрнең соңгы өметләре шунда өзелде. Төн булган, кешеләр йоклаган, беркем котыла алмаган. Барысы да җир астында калган, тереләй күмелгән... Йөз яшьлек теге әби дә, безгә очраган оялчан яшь хатын да, Янгузар да... Йә Алла, нинди куркыныч, коточкыч үлем.
Нигә өеңә кире борылып кердең соң син, Янгураз?! Син исән калырга тиеш идең! Син безгә кирәк идең - Ситарага, миңа, улыңа, Сираҗетдин агайга... Авыру хатынны коткарам дип дөньяга туарга да өлгермәгән сабыеңны үтердең, мине үтердең...
- Нәрсә дип шул кадәр бәргәләнәсеңдер, ул җүнле адәм түгел иде, - ди Фатыйма апа. – Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый да инде, сине кызганып кына әйтүем. Син түгел, бала гына кирәк булган аңа. Барыбер өйләнәсе, рәхәт күрсәтәсе юк иде.
Беләм инде, юри шулай әйтә. Янгуразны онытуымны, кайгыдан айнып, тизрәк элекке хәлатемә кайтуымны тели ул. Инде ничәнче кат миңа Янгуразның әшәке ир булуы хакында сөйли:
- Янгураз – спекулянт, алдакчы аферист... Ул наркотиклар саткан, үзе дә кулланган. Бөтен байлыгы - пычрак акчалардан...
Шулайдыр... Ләкин мин аны яраттым!
- Янгураз – рәхимсез, кансыз бәндә... Ул хатынын тилечә көнләгән, беркая чыгармый өендә бикләп тоткан...
Шулайдыр... Ләкин мин аны яраттым!
- Янгураз сине алдаган! Үзенә ир бала кирәк булганга гына яраткан булып кыланган... Балаңны тартып ала иде дә, артыңа тибә иде. Үзбәкләр хатын-кыз белән санлашып тормый, аларның үз законы...
Шулайдыр... Ләкин мин аны яраттым!
Яхшы кешеләрне генә яратырга ярый дип кайда язылган соң?!
***
Минем тизрәк эшкә чыгасым, Ситараны күрәсем килә. Ни хәлдә икән ул? Сираҗетдин агай ни хәлдә икән? Аларга бер бүлмәле фатир бирелүе хакында газетта язылган иде. Ул кечкенә таш капчыкка ишәк белән эт сыймагандыр, әлбәттә. Алары кайда икән хәзер?
Ләкин Ситараны күрергә насыйп булмады... Мин эшкә чыкканда ул бакчада юк иде инде. Караташтагы фаҗига турында ишетеп, Тамараның туганнары килгән һәм Ситараны Новгородка алып киткәннәр. Шулай итеп, соңгы юанычымны да тартып алдылар, Янгураз белән бәйле соңгы җеп тә өзелде...
Кеше үз-үзен юата белергә тиеш. Чөнки үз хәлеңне синнән дә яхшырак аңлаучы юк. Менә мин дә үземне үзем юатып маташам. Бар шатлыктан мәхрүм калган шыр ялангач буш күңелемә көзге яңгыр булып акылымның салкын тамчылары тама...
Дөньяның яме калмады, тормышның кызыгы бетте, дисең. Уйлап карале, Наргизә, Майлысуга килгәндә ниең бар иде соң? Күз төбендә беренче мәхәббәтеңнең йодрык эзләре, ә күңелеңдә җилләр уйный иде. Шулай булса да, син тыныч кына яшәдең, тормышыңнан бик риза-канәгать идең. Син әле ул чакта Янгураз дигән кешенең дөньяда барлыгын да белми идең. Ләкин ансыз да бик яхшы яши идең, сиңа тыныч иде, рәхәт иде... Шулай бит, Наргизә?! Янгураз сиңа кем соң? Җиде ят кеше... Әйләнә-тирәңә кара, егетләр беткәнме? Аларның кай җире ким? Әллә ярата белмиләрме? Нәрсә дип Янгуразга капландың әле, кызый? Ни гомер җүләр сыман саташып йөрисең. Ул инде, әнә, әллә кайчан үзенең яраткан хатыны янында. Алар теге дөньяда да бергә. Оныт син аны, Наргизә! Якты дөньяга кара, башкаларны күр. Тот та бер шәп кенә егеткә кияүгә чык, җаныңны юатырга бала тап. Үткәннәрне барыбер вакыт тузаны күмеп китә, аларны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый. Янгуразны да кайтарып булмый... Борчыма аның рухын. Оныт син аны, оныт. Бүгенге белән яшә, Наргизә, тормышның рәхәтен күр! Син исән ич, үлмәгән.
Мин үземне шулай дип юатам. Үземне юата-юата таш-балчык актарам...
Мин һәр көнне монда киләм. Кайчандыр Караташ дигән кышлак булган урынга....
Таудан төшкән ләм инде тыгызланган, утырган. Башта аны актарып, мәетләрне эзләп алмакчы булганнар да, файдасызлыгын аңлап, бу эшкә кул селтәгәннәр. Караташ хәзер ачык каберлек.
Ә мин казыйм... Тәмам хәлдән тайганчы казыйм да, Аны табуыма өметемне өзеп, өзгәләнеп елый башлыйм. Каршымдагы таулар өстенә көлтә-көлтә үпкә-ләгънәтем ява: “Нигә шулай рәхимсез сез, таулар? Сез шундый биек, шундый көчле! Көчлеләргә рәхимсез булу килешми. Тау астында да тормыш бар! Тау астында сезгә бик кечкенә булып тоелган кешеләр яши. Алар бер-берсен яраталар, аларның бәхетле буласы килә. Сезнең гомер чиксез, ә кешеләрнеке шундый кыска. Нигә сез минем сөйгәнемне тартып алдыгыз, таулар? Ул бит сезне шундый ярата иде! Кайтарыгыз миңа Янгуразымны! Кайтарыгыз!”
Ләкин таулар дәшми. Таулар мине күрми, ишетми. Алар артык зур, алар горур. Алар куеннарына кояш хәтле кояшны яшерәләр...
- Йөрмә кеше көлдереп. Акылдан язган диярләр. Синдә генәме кайгы? Бүтәннәр, әнә, хәтта иң якыннарын югалтканнар да алай кыланмый. Аларга җиңел дип беләсеңме әллә? Сабыр булырга кирәк. Кем инде сөяркәсе өчен шулай өзгәләнә? Җитәр, туганым, туктат бу эшеңне!
Мин Фатыйма апа белән килешәм. Балчык актарып, ләм-туфрак арасыннан Аны эзләп йөрүләрем бер кирәксез, файдасыз эш икәнен үзем дә аңлыйм инде. Янгуразның җансыз гәүдәсен табудан миңа ни юаныч?
- Башка бармыйм, апа.
- Барма шул! Безнең халык кайгысын эчкә йота ул. Урыс кебек такмаклый-такмаклый уламый, әртисләнеп тә йөрми. Мине дә оятка калдырасың бит. Килешмәгәнне!
Миңа чынлап та оят.
Язмышка күнәргә кирәк. Нигә шул хәтле кайгырам соң әле? Бар газаплардан коткаручы үлем бар ләбаса. Ә үлгәч, анда... Аның белән очрашырбыз, бәлки. Сәер... Үлем мине Әни белән, Аның белән очраштырачак. Йә, җитте инде! Минем башка әллә нинди тиле уйлар оялап маташа. Әллә чынлап та акылдан язам инде?! Фатыйма ападан оят. Ул, әнә, гомер иткән ирен югалтып та, зарланмый, бәргәләнми. Көн саен, елый-елый, каберлеккә дә чапмый. Аңардагы сабырлыкка шаккатырлык.
Әкрен-әкрен генә мин дә айный, үз хәлемә кайта башладым. Янгураз белән бергә үткән көннәр ерагайган саен, алар чынлыгын югалта бара, гүя барысы да бер матур төш кенә булган...
***
Мин кайгы томаны эчендә адашып йөргәндә, Майлысудан унлап гаилә берьюлы күчеп киткән икән. Ничә елдан соң, корган ояларын ташлап, дәррәү кузгалып, Кырымга киткәннәр дә барганнар. Гомерләре биредә үткән югыйсә. Гаҗәп хәлләр, сәер хәлләр.
Кырым татарларының аягы җиңел булды, алардан соң немецлар кузгалды... Аннары яхүдләр... Кем Кырымга, кем Алман иленә, кем Израильгә...
Майлысуда күчеш чоры башланды.
Китәм дигән кешегә чикләр, капкалар, юллар ачылды...
Туган як дәшә, Ватан тарта, диләр.
Мин әлегә бу сүзләрнең асылын, мәгънәсен аңлап та бетермим бугай. Әллә яшьлегем белән, әллә инде үзем башкаларга охшамаган үзгәрәк, сәеррәк затмы? Туган якны өзелеп сагыну хисе юк миндә, юк нишләптер...
Алай дисәң, Фатыйма апа да бик өзгәләнми кебек. Югыйсә җаны теләгән вакытта туган якка кайтып китә алган. Беркем тыймаган, юлына киртә кормаган. Үз ирекләре белән килгәннәр, шунда гомер иткәннәр, беркая китмәгәннәр. Димәк, ошаган биредә, начар булмаган.
Ә менә тегеләр китте... Ярый дигән сүз чыгуга дәррәү куптылар да киттеләр. Аларның Ватаннары безнекеннән ямьлерәкме әллә? Нигә миндә Ватан тойгысы, аны сагыну хисе юк икән соң? Бәлки минем Ватаным да юктыр...
Алар бит шулай диләр:
- Без Ватаныбызга кайтабыз, - диләр.
Гомерләре Майлысуда үткән, күбесе шунда туган, үскән, укыган, эшләгән, оя корган кешеләр авыз тутырып, горурланып:
- Без Ватаныбызга кайтабыз! – диләр.
Аларны анда көтәләр, шатланып каршылыйлар...
Ә безне кайда көтәләр? Нигә мин дә немец түгел икән, мин дә Германиягә китәр идем...
- Китәр идеңме? – дип ышанмыйча кайтарып сорый Клара. – Туган җиреңне ташлар идеңме?
Клара безнең бакчада тәрбияче булып эшли. Аның әтисе фашист булган, Сталинград сугышында әсир төшеп, бу якларга килеп эләккән. Шунда бер украин кызы белән танышып, өйләнешкәннәр. Хәзер “фашист абзый” юк инде, ләкин Клара барыбер әнисе, ире, ике баласы белән Германиягә китәргә җыена. Әтисенең туганнарын эзләп тапкан, хәбәрләшкәннәр, тегеләр чакыру җибәргән.
- Синең дә туган җирең Германия түгел, китәсең ич, - дим мин.
Ләкин Клара горур, аңарда ариецлар каны кайный башлаган:
- Минем тамырларым - Германиядә! Минем бабам барон булган!
Клараның тәккәбберлегенә ачуым килә:
- Әтиеңнең каберен дә үзең белән алып китәсеңме?
Барон оныгы тиз генә җавап бирә алмыйча югалып кала, бер тын уйланып торганнан соң миннән киңәш сорый:
- Ә нишләргә соң?
Менә шулай шул, тамыр анда, ботак тегендә, яфраклар җирдә, чәчәкләр җилдә... Җый хәзер аларны.
Ләкин барыбер китәләр. Җитәкчеләр, укытучылар, табиблар, инженерлар, кыскасы, укымышлы, зыялы халык, яхшы белгечләр китә... Аларның күбесе китүчеләр милләтеннән булган икән. Майлысуда кыргызлар күбәя башлады кебек. Элек болай еш очрамыйлар иде. Безнең бакчада да каратут йөзле, кысык күзле балалар ишәеп китте.
Нәкъ Җиңү көнендә мөдиребез Эльза Фридриховнаны озаттык. Аның йөзендә сагышның әсәре дә юк, киресенчә, ул шул хәтле шат, бәхетле иде.
Гомер буе Майлысуда яшәгән кешенең Ватаны – Алман иле икән...
Ә аннары... Моңа ышанасы да килми, ләкин шундый имеш-мимешләр йөри башлады: имеш, озакламый, урысларны, татарларны да куачаклар икән... Кайбер зур калаларда “Русских - в Рязань! Татар - в Казань!” дигән язулар күтәреп митингалар үткәреп яталар ди, имеш...
- Юк, булмас, – ди Фатыйма апа. – Гомер буе шунда эшләдек, дус-тату яшәдек. Без дә китсәк, кем генә калыр соң? Монда күпчелек килгән халык лабаса.
Урыс-татар арасында китүчеләр әлегә күренми. Киресенчә, китүчеләрнең таза-шәп йортларын сатып алып, яхшылап төпләнергә, үлгәнче шунда яшәргә җыеналар кебек.
Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)