Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Инсульт баш миендәге кан тамырларына зыян китерә

Инсульт баш миендәге кан тамырларына зыян китерә. Шуның аркасында еш кына кешене паралич суга һәм үлем белән тәмамланган очраклар да аз түгел...Шунлыктан инфаркт, инсульт булганда алтындай вакытны кулдан ычкындырмау мөһим. Балтачлыларда инфаркт яки инсульт билгеләре булганда аларны Бөре дәваханәсенә салалар. Бу приказ нигезендә башкарыла. Безнең районда агымдагы елның тугыз ае эчендә 45 кешедә инсульт очрагы теркәлгән. Эшкә яраклы — 11, эшкә яраксыз 34 балтачлы шушы авыруга дучар булган. Инсультның ишемик төре— 36, ә геморрагик төре 9 кешедә күзәтелгән. Дүрт кеше һәлак булган. Алар арасында икесе эшкә яраксыз, икесе эшкә яраклы булган. Үзегезне саклагыз, сәләмәтлегегезгә битараф булмагыз. Невролог Альбина Әхкәмова чираттагы пациентны кабул итә.

Инсульт баш миендәге кан тамырларына зыян китерә. Шуның аркасында еш кына кешене паралич суга һәм үлем белән тәмамланган очраклар да аз түгел...Шунлыктан инфаркт, инсульт булганда алтындай вакытны кулдан ычкындырмау мөһим.

Балтачлыларда инфаркт яки инсульт билгеләре булганда аларны Бөре дәваханәсенә салалар. Бу приказ нигезендә башкарыла. Безнең районда агымдагы елның тугыз ае эчендә 45 кешедә инсульт очрагы теркәлгән. Эшкә яраклы — 11, эшкә яраксыз 34 балтачлы шушы авыруга дучар булган. Инсультның ишемик төре— 36, ә геморрагик төре 9 кешедә күзәтелгән. Дүрт кеше һәлак булган. Алар арасында икесе эшкә яраксыз, икесе эшкә яраклы булган.

Үзегезне саклагыз, сәләмәтлегегезгә битараф булмагыз.

Невролог Альбина Әхкәмова чираттагы пациентны кабул итә.