Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә силос өчен кукуруз әзерләү тәмамланды🌽🌽🌽 Бу культурага бүлеп бирелгән кырларның гомуми мәйданы 684 гектар тәшкил итә. Механизаторлар Рөстәм Газиянов һәм Фәнил Ганиев урып-җыю эшләрендә югары профессионализм күрсәттеләр. Вакланган массаны машина йөртүчеләр Мөнир Сафиуллин, Азат Галимов, Айтуган Галимов, Әгъзам Исхаков, Ленар Зарипов, Рузалин Вәлиев һәм Галинур Әхмәдиев ташыды.👍👍👍
Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә силос өчен кукуруз әзерләү тәмамланды
3 октября 20253 окт 2025
~1 мин