Найти в Дзене
Сельские Нивы

Тау артында кояш бар

23 өлеш. Буа ерылды, сулкылдап-сулкылдап еларга тотындым. Күздән кайнар яшьләр күбрәк аккан саен, башым җиңеләя сыман тоелды.Шулай елый-елый йоклап та киткәнмен.. Буа ерылды, сулкылдап-сулкылдап еларга тотындым. Күздән кайнар яшьләр күбрәк аккан саен, башым җиңеләя сыман тоелды.
Шулай елый-елый йоклап та киткәнмен...
***
Мине ис уятты. Кыздырган бәрәңге исе. Шул ис борынымны иркәләп-үртәп, ашказанына хәтле үтеп керде дә, тегесе ду килеп ашарга дәгъвалый башлады. Үлеп ашыйсым килә! Фатыйма апаның беркайчан да бәрәңге кыздырганы юк иде. Каян алды икән шул хәтле бәрәңгене? Минем инде йөз ел буе кыздырган бәрәңге ашаганым юк.
Шул ис йокыдан айнырга, күземне ачарга мәҗбүр итте. Бүлмәдә дөм караңгы иде. Миңа бик куркыныч төш керде. Авылга кайтканмын икән. Имеш, каберлеккә кергәнмен. Имеш, анда әтинең кабере дә бар, ул үлгән икән... Йә, Алла, әле дә ярый төш кенә, әле дә ярый уяндым! Фатыйма апа тизрәк ашарга чакырсын иде. Шундый нык ашыйсым килә! Әллә, чакырганын көтеп тормый, үзем чыгыйммы

23 өлеш. Буа ерылды, сулкылдап-сулкылдап еларга тотындым. Күздән кайнар яшьләр күбрәк аккан саен, башым җиңеләя сыман тоелды.Шулай елый-елый йоклап та киткәнмен..

Буа ерылды, сулкылдап-сулкылдап еларга тотындым. Күздән кайнар яшьләр күбрәк аккан саен, башым җиңеләя сыман тоелды.
Шулай елый-елый йоклап та киткәнмен...

***
Мине ис уятты. Кыздырган бәрәңге исе. Шул ис борынымны иркәләп-үртәп, ашказанына хәтле үтеп керде дә, тегесе ду килеп ашарга дәгъвалый башлады. Үлеп ашыйсым килә! Фатыйма апаның беркайчан да бәрәңге кыздырганы юк иде. Каян алды икән шул хәтле бәрәңгене? Минем инде йөз ел буе кыздырган бәрәңге ашаганым юк.
Шул ис йокыдан айнырга, күземне ачарга мәҗбүр итте. Бүлмәдә дөм караңгы иде. Миңа бик куркыныч төш керде. Авылга кайтканмын икән. Имеш, каберлеккә кергәнмен. Имеш, анда әтинең кабере дә
бар, ул үлгән икән... Йә, Алла, әле дә ярый төш кенә, әле дә ярый уяндым! Фатыйма апа тизрәк ашарга чакырсын иде. Шундый нык ашыйсым килә! Әллә, чакырганын көтеп тормый, үзем чыгыйммы икән? Сәгать ничә соң? Иртәме бу, кичме? Уянгач, торырга кирәктер инде.
Мин урынымнан кузгалдым. Шулчак ишек ачылган тавыш ишетелде. Ниндидер ят, тупас тавыш кемнедер ачулана иде:
- Кыбырсыма әле шул хәтле, өлгерерсең. Ачка бетүең түгелдер. Туймас бирән булдың инде чисти!
Куркуымнан куырылып, кабат урынга сеңдем. Кем бу? Нишләп йөри бездә? Кемне шулай ямьсез итеп ачулана?
- Пересс! Пересс дим! Буталма аяк астында!
Шулчак мин айнып киттем. Төш түгел бит бу, төш түгел...
Барысы да чын, өн ләбаса. Авылга кайтуым да, әтинең үлеме дә, бөтенләй чит кешеләрдә йоклап ятуым да... Ник уяндым, йоклаган килеш үлеп китмәдем икән? Ник кенә уяндым мин?!
- Мачыдан үч алма, аның гаебе юк, - диде ир тавышы. - Бу кызый бездә кунамы?
- Кунар инде, төнгә каршы куып чыгарып булмас.
- Чишендереп китмәсә ярый ла... Аның уенда ни икәнен кем белә? Әллә нинди бәндә.
- Кайгырма, мин сораштым-белештем инде. Элек бу йортта торган Мидхәт кызы икән ул.
Мин сагайдым. Белешкәннәр... Димәк, кемдер мине күргән, таныган. Качып ятудан мәгънә юк. Минем турыда хәбәр урамга чыккан, бер кеше белгәнне хәзер инде бөтен авыл беләчәк.
- Нурсинә кереп күрде, таныды. Шул үзе, ди. Җиде ел элек югалган булган, - дип дәвам итте хатын. – Үлгән дип уйлаганнар. Нәстә дип кайткандыр...
- Алай булгач, юлдан язган бер зимагур инде. Күз-колак булырга кирәк. Әллә кемнәрне асрап ятып булмас монда.
- Иртәгә, таң тишеге белән чыгарып җибәрәм мин аны. Хәзер йоклый әле, йоклаганда зыяны тимәс лә. Әйдә, картым, ашап алыйк әле. Тук корсакка йокы тәмле була.
Мине ашарга чакырмадылар... Калак чыңлаган, авыз чапылдаган тавышларны тыңлап кына “ләззәтләнергә” насыйп булды. Алай гына тамак туйса икән ул...
Шулчак теге җәй искә төште. Кифаяга... И-и... мин аны да юксынам икән бит... Ни дисәң дә үз кеше, болар кебек җиде ят түгел. Кайда икән хәзер Кифая апа? Җүләр... Мең кат җүләр мин! Үпкәләп, көйсезләнеп ни кыландым бит. Имеш, безнең йортта чит хатын йөри... Менә хәзер бу төксе бәндәләр урынында Кифая апа йөрсә сөенер генә идем әле. Их, ул чаклар... Хәзер менә ул бәхетле көннәрне сагынып еларга гына калды. Әби исән, әти исән, Илнар да шунда уралып йөри. Кифая апа да караңгы чырай күрсәтмәде ләбаса, ни карашы, ни сүзе белән рәнҗетмәде. Йорт та үзебезнеке!
Бар кадерен юк белә, дип әбекәем юкка гына әйтмәгән икән. Югалткач кына булганнарның чын бәясен аңлыйсың. Тик соң була шул... Соң була! Шул кирәк сиңа, тәкәббер кызый, үз өеңдә кеше ашаганга селәгәеңне йотып ят инде хәзер. Яхшылап тотып яручы булмаган бит шунда, болай кыланып, кысыр хәсрәтеңә буылып йөрмәс идең. Әй, дивана кыз...
Мин бу йортта кала алмыйм, башка бер минут та кала алмыйм. Урамда кунсам кунам, тик монда түгел!
Күземнән тәгәрәгән яшьләрне кулым белән сөртеп алдым да, тегеләр каршына чыгып бастым. Икесе дә, ашауларыннан туктап, сагаеп-шикләнеп миңа төбәлде. Абый белән сеңел диярсең, бер-берсенә ничек шул хәтле охшашкан болар?!
- Син йокламыйсыңмыни? – Апакай миңа шикләнеп тә, куркып та карап куйды. Сөйләшкәннәрен ишеткән дип уңайсызланды, ахры. – Утыр табынга, тамагың ачкандыр.
Хәзер! Шундый сүзләрдән соң тамактан ризык үтәме?!
- Рәхмәт, ашыйсым килми. Мин китим инде.
- Кая?
- Туганнарыма.
- Туганнарың
бармыни? И-и, алайса... бик хуп, бик хуп...
Апакай җиңел сулап куйды, табак бите майлаган кебек ялтырап, яктырып китте.
Ул мине турыга хәтле озата чыкты, артымнан капканы шапылдатып бикләп тә куйды. Котылдым дигәндер инде.
Ә мин, бакча коймасына сөялдем дә, караңгы тәрәзәләребезгә текәлдем. Алар миңа ятим бала кебек боек, шундый жәл булып тоелды, гүя мин чыгып киткәнгә үпкәләп-рәнҗеп елыйлар иде. Бабамнардан калган нигез бу, әтием үзе салган йорт, койма-капкаларны да ул корган, бакчадагы һәр агач-куакны әбием, әти-әнием утырткан. Бу нигездә аларның эзләре уелып, тирләре тамып, кул, күңел җылысы сеңеп калган. Үзләре исән булмаса да, рухлары биредә яши. Бу йортта мин бишектә тирбәлгәнмен, тәүге адым атлаганмын, шунда бәхетле, ваемсыз балачагым үткән... Ватан шуннан, туган нигездән, туган йорттан башлана... Туган йорты булмаган кеше Ватанның ни икәнен аңлыймы, аның кадерен беләме?! Шуларны уйлап мин тирән сагышка бирелдем, күңелем әрнеп-сыкрап үртәлде: үз йортыңда сиңа урын булмасын, имеш... Күзеңне ачкач та, җылы кочагына алган туган нигез җанга бигрәк якын, аны бер дә ятларга бирәсе килми икән шул. Фатыйма апа юкка гына юл буе сыкрап-сагышланып кайтмагандыр.
Хәсрәт тулы башымны иеп, әкрен генә урам буйлап атлап киттем. Менә хәзер, төн уртасында кем ишеген шикләнми-курыкмый шакый алам да, кемгә килеп керә алам? Кемгә булсын, балачак дустым Риммаларга! Ул авылда түгелдер, әлбәттә, ләкин аның әнисе Фәрдия апа мине үз кызыдай якын күрә иде. Без ике йортны бер итеп аралашып яшәдек. Уены да, эше дә, күңел ачулар да гел бергә булды. И, ваемсыз бәхетле балачак... Әниле чак...
Таныш капканы сак кына ачам. Тәрәзәләр караңгы. Димәк, йоклыйлар. Төн уртасында кеше борчып йөрү килешмәс, әллә шунда, баскычта гына үткәримме бу төнне? Сумкамнан җылы кофтаны алып, аркама салдым да веранда ишегенә сөялдем. Менә шулай, йорт саклаучы тугры эт сыман ишек төбендә утырыйм әле. Карашым меңләгән йолдыз сибелгән төнге күккә төбәлә. Галәм белән чагыштырганда җир шары бигрәк бәләкәй икән шул, кайсы почмагына
барып бассаң да баш очында шул ук йолдызлар балкый. Моңлы-хисле җаннарның мәңгелек юлдашы алар. Югыйсә юатмыйлар да, җылытмыйлар да, җиргә салкын, саран нурларын түгеп балкыйлар гына. Бар эшләре шул. Көләмме мин, елыйммы - йолдызларга барыбер. Аларның әтиләре дә, әниләре дә юк... Берни тапмыйлар, тапмагач югалтмыйлар да... Йолдызларга рәхәт, бүген кайда кунармын да, иртәгә кай тарафка юл алырмын икән, дип баш ватмыйлар...
Мин инде йокымсырап киткән идем. Аркама кемдер төрткәнгә уянып киттем. Тырышып-тырышып этә дә этә бу. Нигә этәләр мине, кемгә комачаулыйм? Аннары аңлап алдым: кемдер эчке яктан ишекне ачмакчы була икән, ә мин аны терәп утырганмын.
Кулына комган күтәргән Фәрдия апа килеп чыкты. Мине күрүгә кычкырып җибәрде:
- Әстәгыфирулла, кем бу?
Мин урынымнан сикереп тордым:
- Исәнме, Фәрдия апа, Мин бу, Наргизә. Мидхәт кызы.
- Кит аннан! Кешеме соң син, әллә өрәкме?
- Кеше...
- Нурсинә әйткән иде шул. Мидхәт кызы кайткан икән, дигән ие. Ышанмадым. Булмас, мәйтәм, исән булса, җаны булса, бер кайтып күренер ие. Атасын озатырга булса да кайтыр ие.
Ачулана. Рәнҗи. Гаепли. Ә мин... Мин дәшмим, түзәм... Ни дип акланыйм? Башны ияргә дә, түзәргә кирәк! Безнең йортка килеп урнашкан чит кешеләр мине тиргәмәде. Аларның мине гаепләргә дә, сүгәргә дә хаклары юк. Ә Фәрдия апаның
бар. Кыйнаса да, каршы бер сүз дә әйтә алмыйм.
- Чәй куйыйммы? – дип сорады Фәрдия апа, өйгә кергәч.
- Әйе.
- Тегеләр эчермәдеме?
- Юк.
- Юктыр шул. Аларныкы - учлаган. Таҗикстаннан кайтканнар. Балалары юк, кеше хәлен аңлаучылар түгел. Гомер буе үз алларын катыклап яшәгән халык. Кифаяны әйтер идем, тапты бит йорт калдырыр кеше! Яхшы түлиләр, имеш.
- Безнекеләр кая китте соң?
- Наратка. Шунда квартир алды бит Кифая, яхшы эшкә дә урнашкан. Әнисе дә, Мидхәте дә үлгәч, никтер китәргә ниятләде шул. Һич тә җибәрәсебез килмәде дә бит. Яхшы күрше – дөнья бәясе ул. Болар белән ботка пешми. Капкаларына хәтле биклиләр бит, гомердә булмаганны! Беркем белән аралашмыйлар.
Мин дәшми генә тыңлыйм, чөнки авыз буш түгел. Ачыгуым җиткән икән, яхшы түгел дип тә тормыйм, алдымда ни
бар, шуны умырам гына.
- Аша син, аша. И, бала... Әтиеңне дә күрми калдың инде. Шул хәтле көтте бит сине бичара. Хәсрәтеннән суырылып төште тәмам. Рәзе шулай ярый инде, башсыз! Бала-чага дип юкка гына әйтмиләр шул. Чага, ничек кенә чага... Җелегеңне суыра. Кайларда йөреп беттең соң син, җәфа капчыгы?
Фәрдия апаны алдау оят. Ләкин оялып булса да, күземне аның үткен карашыннан яшерә-яшерә, уйлап чыгарган әкиятемне сөйлим. Белмим, әллә ышанды, әллә ышанганга сабышты, кире кайтарып берни сорамады.
- Ярар, буласы булган, чумасы чумган. Үткән эшкә - салават. Алдагысы хәерле булсын. Калганын иртәгә сөйләшербез. Ятып йоклыйк әле. Иртүк көтүгә торасы
бар. Төн уртасында кеше куркытып йөрисең. Аны баштук үземә килергә ярамаган. Чит кешеләр түгел ич, - дип сукрана-сукрана сүзгә нокта куйды Фәрдия апа.
Бу йортта миңа рәхәт иде. Бу йортның исе миңа балачактан таныш, күңелемә тансык иде.

***
Икенче көнне мин барысын да белдем. Яхшысын да, яманын да. Бер шатлыклы хәбәр бар: әби исән! Әтинең вафатыннан соң Миндар абый аны үзләренә Әлмәткә алып киткән. Әбинең исән булуы миңа җан өрде, күңелгә канат куйды. Югыйсә теге билгесез кабер котны алып гел күз алдымда тора иде. Ул кабер әле ике атна элек кенә туксан өч яшендә вафат булган Хөсниҗамал әбинеке икән. Аның беркеме дә юк иде, ике улы да, ире дә сугыштан кайтмаган. Түбән очтагы иң кырый кечкенә генә бер йортта япа-ялгызы яшәп ята иде. Кабер ташын куйдыруны Авыл советы үз өстенә алган икән.
Без Фәрдия апа белән бәлеш салырга җыенып йөрибез. Ул ит турый, мин бәрәңге әрчим. Минсалих абый эшкә чыгып киткәндә йоклаган идем, ул мине күрми калган. Фәрдия апа аңа берни әйтеп тормаган. Ләкин авылда мин кайтканны беләләр, телләрендә мин генә ди, имеш. Авылда шулай бит, иң яңа хәбәрләр көтү куган чакта бөреләнә башлый, төшкә гөрләп чәчәк ата, кичкә җимешләре әзер була...
- Сине мактаучы юк анда, - дип “юатты” мине Фәрдия апа. – Тетмәңне тетәләр, түз генә.
- Чәйнәрләр дә туктарлар әле.
- Тукмарлар да туктарлар, дисеңме? Бигрәк җилбәзәк булдың шул, Наргизә. Кемгә охшагансыңдыр. Әниең нинди сабыр, төпле хатын иде.
- Алай булгач, әтигәдер инде. Ул бит... – дип сөйли башлаган идем, Фәрдия апа шып туктатты:
- Үлгән кешене хурламыйлар. Үз гөнахы үзенә. Син, кызыкаем, үзең турында уйла.
- Уйлый-уйлый башлар каткан инде, Фәрдия апа.
- Ярар, буласы булган, үткән-беткән. Үкенеп тә кайгырып кына файда юк, исән кешегә яшәргә кирәк. Ходай ярдәм бирер әле. Сине Римма күрсә, егылып китәр инде. Исән булуыңа өметләнмәде бит ул. Аның дус кызын юлда шулай мәсхәрәләп үтергәннәр.
- Мин дә чак үлмәдем инде...
- Анысына ышанам, – ди Фәрдия апа. – Түлке хәтер югалттым дип кешегә сөйли күрмә. Барыбер ышанмаслар, Мидхәт кызы акылыннан язган икән, диярләр. Кайтырга оялып йөрдем диң лутчы.
- Ярар, шулай итәрмен, Фәрдия апа. Римманың хәлләре ничек соң? Кияүгә чыкмадымы?
- Чыкты!
- Кемгә?

Рәмзия Габделхакова



(дәвамын иртәгә укыгыз)