🍂Лесхоз интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне🍁
1️⃣ октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» волонтерлык проекты вәкилләре дә катнашты, әби-бабайларны тәмле һәм матур бүләкләре белән сөендерделәр. 👍👍👍