Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Район иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы булды

Район иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы булды. Ул Ташкичү авыл җирлегендә узды.

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин каршы алды һәм әлеге җирлектәге тормыш белән таныштырды. Иң элек юл уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗани чишмәсенә тукталдык.

Ташкичүдә дә абыйлы-энеле Айдар, Әнвәр Вафиннар төзекләндергән чишмә бар. Айдар Вафин яңартылган чишмә белән таныштырды.

Шушы су буенда үстек инде без, ди.

Өйләре дә шунда гына.