Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Тау артында кояш бар

10 өлеш. - Каргама, Наргизә. Авырлы хатынны каргасаң, үз башыңа төшә диләр. Сабыйның бер гөнаһы юк.Ә-ә, имәндә икән чикләвек, менә нәрсәдән курка икән бу! Туасы баласы хакына каршымда ак җәймә булып җәелеп маташа, шуңа башын иеп, бәхиллек сорап килгән. Андый-мондый хәл булса, Наргизә гаепле аннары, шул гына каргаган иде, дияр, әти каршында мине начарга чыгарыр. - Каргама, Наргизә. Авырлы хатынны каргасаң, үз башыңа төшә диләр. Сабыйның бер гөнаһы юк.
Ә-ә, имәндә икән чикләвек, менә нәрсәдән курка икән бу! Туасы баласы хакына каршымда ак җәймә булып җәелеп маташа, шуңа башын иеп, бәхиллек сорап килгән. Андый-мондый хәл булса, Наргизә гаепле аннары, шул гына каргаган иде, дияр, әти каршында мине начарга чыгарыр.
- Курыкма, мин сине каргамыйм, - дидем.
- Әгәр рәнҗеткән булсам, гафу ит.
Кифая апа күземә мөлдерәп карап тора. Аның карашында – адәм күтәрмәслек ялвару, гаҗизлек. Әгәр тагы бер кыек сүз әйтсәм, бу күзләргә яшь тулачак... Абау, мин дә әбием кебек кырыс, рәхимсез кеше бугай. Катка

10 өлеш. - Каргама, Наргизә. Авырлы хатынны каргасаң, үз башыңа төшә диләр. Сабыйның бер гөнаһы юк.Ә-ә, имәндә икән чикләвек, менә нәрсәдән курка икән бу! Туасы баласы хакына каршымда ак җәймә булып җәелеп маташа, шуңа башын иеп, бәхиллек сорап килгән. Андый-мондый хәл булса, Наргизә гаепле аннары, шул гына каргаган иде, дияр, әти каршында мине начарга чыгарыр.

- Каргама, Наргизә. Авырлы хатынны каргасаң, үз башыңа төшә диләр. Сабыйның бер гөнаһы юк.
Ә-ә, имәндә икән чикләвек, менә нәрсәдән курка икән бу! Туасы баласы хакына каршымда ак җәймә булып җәелеп маташа, шуңа башын иеп, бәхиллек сорап килгән. Андый-мондый хәл булса, Наргизә гаепле аннары, шул гына каргаган иде, дияр, әти каршында мине начарга чыгарыр.
- Курыкма, мин сине каргамыйм, - дидем.
- Әгәр рәнҗеткән булсам, гафу ит.
Кифая апа күземә мөлдерәп карап тора. Аның карашында – адәм күтәрмәслек ялвару, гаҗизлек. Әгәр тагы бер кыек сүз әйтсәм, бу күзләргә яшь тулачак... Абау, мин дә әбием кебек кырыс, рәхимсез кеше бугай. Каткан бәгырь. Юк, алай ярамый. Ни дисәң дә, бу бит әтигә бала алып кайтырга җыенган авырлы хатын. Бераз йомшарып, сүзне икенчегә борам:
- Кайда кунасың?
- Гостиницага барырмын, мөгаен.
- Ә ник Миндар абыйларга кермисең?
Кифая апа башын иеп дәшми торды. Аннары гаепле елмаеп:
- Хәмидә апа да... мине бик өнәп, яратып бетерми бугай... – диде.
- Кемне ярата соң ул?! Гостиницада йөрмә инде, бездә кунарсың.
Аңа адресны әйтеп, ничек барасын аңлатып, ачкычны тоттырып җибәрдем. Кифая апа каршы килмәде, шатланып, рәхмәт әйтә-әйтә, китеп барды.
Минем дә авырлы хатынның рәнҗешен аласым килми шул...
Бергә, бер бүлмәдә кунсак та, кич буе чөкердәшеп-сөйләшеп утырдык дип әйтә алмыйм. Кифая апа чәй эчте дә, сузылып яту ягын карады.
- Арыдым, гаепләмәгез, аякларым шешенә, - диде.
Иртүк чыгып та китте.
- Астыртын хатын бу, песи кебек утырган булса да, эче тулы корт түлке.
Мәдинә әтинең хатыны артыннан шундый сүзләр әйтеп калды.
- Әй, кем белгән инде аны... – дидем мин. Сүзне тирәнәйтәсем килмәде. Аңлашырга омтылып, ачыктан ачык сөйләшүе, чакыруымны кире какмыйча минем янда куна калуы үги анама булган нәфрәтемне киметкән иде. Матур кәгазьгә төрми генә, турыдан әйткән сүзләре дә ихлас тоелды. Саимә апа кушканча, үземне аның урынына куеп карадым. Кайнана, ир көйләп, үги балалар тәрбияләп яшәү аңа да җиңел түгелдер. Исәннәргә яшәргә кирәк, һәркем үзенчә бәхетле булырга азаплана.
Киткәндә Кифая апа тагы бер кат әйтте:
- Без сиңа чит кешеләр түгел, Наргизә. Болай йөрмә, кайтып күрен. Илнар да сине сагына.
Белә минем йомшак җирне.
- Онытып та торам, сиңа хат язып җибәргән иде ул.
Хатка бик сөендем. “Апа, кайчан кайтасың? Мин сине бик сагындым”, - дип язган энем. Шул сүзләрне укыгач, күңелем тулып чак елап җибәрмәдем. Кифая апа белән очрашу эзсез узмады. Җанымны сырып алган салкын бәсләрдән, үпкә-ачу юшкыннарыннан арынып, йомшара башладым бугай...

6

Эшли башлавыма унбер ай дигәндә ялга чыгарып җибәрделәр. Ике ай буе ниләр эшләп бетим дә, кай тарафларга китеп олагыйм икән? Әлмәтнең тулай торагын саклап ятып булмас, авылга - туган йортка кайтырга кирәк! Иң якын кешеләрем: әбием, әтием, Илнар янына. Анда тагы бер кан кардәш – бәләкәй энем дә бар... Әтинең улы булса да, белмим, якын итеп булырмы инде аны. Алдан ук баш ватудан файда юк, кайткач, күз күрер.
Мәдинә, әйдә, кыргыйлар булып диңгез буйларын айкап кайтабыз, дигән иде, тик ялларыбыз туры килмәде. Мәдинә төзелештә буяучы булып эшли, җәй - алар өчен урып-җыю вакыты. Чернобыль авариясеннән соң ул якларга бару куркыныч та диләр әле. Һавасы да, суы да зыянлы, имеш. Безнең эштәге бер хатынның ирен Чернобыльгә җибәргән булганнар, кайтып ярты ел да яши алмаган мескен... Диңгез буена башка вакытта барырбыз инде. Бу юлы авылга кайтырга кирәк
Туган авыл, туган йорт бер генә була, кайтырга кирәк!
Кулыма акча алу белән юлга җыена башладым. Акча дигәннән, мин аны бик туздырмаска тырышам, ашау-эчүдән калганын саклык кенәгәсенә җыеп барам. Үзем эшли торып, өйдәгеләрдән ярдәм сорап булмас. Кем белә, бәлки туйлар килеп чыгар. Егетем әлегә юк-югын. Сәлимне былтыр яз армиягә алганнар иде, аны озатырга кайтып булмады. Очрашып йөрмәсәк тә, күршем, классташым, балачак дустым ләбаса. Зәйнәбе озаткандыр әле, көтәм дип вәгъдәләр биреп калгандыр. Женяны очратуга да өметне өздем, бәлки ул Әлмәттән китеп үк баргандыр. Халык бит хәзер акча эшләр өчен Себер якларына барып урнаша, анда көрәп алалар, имеш. “Рәхәт яшисең килсә, Себер киявен эләктерергә тырыш”, - диләр миңа эштәгеләр. Байлыкка исем китми лә анысы. Кешесе яхшы булсын. Тик кем икән соң ул миңа насыйп буласы яр, бармы икән ул дөньяда? Бәлки мин гомер буе ялгыз каңгырап яшәргә тиешле бер бичара җандыр... Йөрәктә һаман бушлык. Битарафлык диңгезендә шундый тыныч, тик нигәдер бик ямансу һәм куркыныч...
Шулай булыр инде, гомергә бер тапкыр юлга чыктым, анда да билет юк. Кире кайтып китәсе килмәде, берәр машина очрар әле дип юлга чыгып бастым. Көн җылы, аяз. Салкын тидерәм дип куркасы юк, рәхәтләнеп көтәргә була. Юл кырында гына наратлык, берьюлы саф һава да сулыйсың..
Янымнан эре-тере генә җиңел машиналар җилдереп уза. Андыйларга ялыну файдасыз, чит кешене аласылары килми. үзем дә утырырга атлыгып тормыйм, юньсез бәндәгә эләгүең бар. Шуңа күрә автобусларга гына кул болгыйм. Ләкин алары да туктарга ашыкмый, үтәләр дә китәләр, үтәләр дә китәләр... Җиде юл чатын саклап ике сәгатьләп вакыт узды. Шулчак яныма соры “Жигули” килеп туктамасынмы! Кул күтәрми торып та туктагач шикләнә калдым, күрмәгәнгә сабышып аркамны куеп бастым.
- Эй, красавица! Куда едем?
Тавыш үтә дә таныш. Йөрәгемә сеңгән, үткәннәрнең кайтавазы булып яңгырый торган кадерле, күңелгә бик якын тавыш. Ошаса да ошар икән! Кем ул Женяның тавышы белән сөйләшә? Кызыксынып машина иясенә карыйм һәм тетрәнеп китәм. Каршымда... Әнекәем, чынмы бу, саташмыйммы?! Каршымда бит Женя үзе басып тора! Миңгерәү карашымны аңа төбәп, сихерләнгән кебек катып калам.
Ул мине танымый бугай.
- Так едем или нет? – дип сорый.
- Женя...
- Да, Женя, а что? Мы знакомы что ли?!
Ничек инде... Ничек ул мине танымый?! Күз алдымнан кинәт югалуыннан куркып, йотылып-йотылып аңа карыйм. Бер дә үзгәрмәгән Женя, һаман шундый яшь, чибәр. Өс-башы ялт итеп тора. Бәйрәмгә барган кебек киенгән: ап-ак күлмәк, яхшы итеп үтүкләнгән соры чалбар. Йөзе шоп-шома итеп кырылган. Шул килеш фотога төшереп “Экран” журналына җибәрерлек!
Язмыш бар, күрәсең. Менә бит очраштырды. Бу мизгелне ычкындырырга ярамый. Женя белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Шатлыгымны, дулкынлануымны йөзгә чыгармаска тырышып, ипләп кенә арткы утыргычка урнашам. Танырмы икән? Ни дияр, онытканмы мине, юкмы? Хисләре сүнмәгәнме? Күңел тулы сорау.
- Вам куда?
Мин әйткәч, “Ә-ә, беләм, ул якларда булганым бар,” - диде.
Кузгалып киттек, көзгедә Женяның сөйкемле йөзе чагыла. Киң маңгай, тигез кашлар, ягымлы зәңгәр күзләр... Чибәр дә инде үзе. Юк, онытмаганмын икән аны. Мин уйлаганча булды, шикләнүем рас килде: Женяны күрүгә күңел түрендә йокымсырап, пыскып яткан бөтен хисләрем өр-яңадан дөрләп кабынды. Кифая апаны аңларга була...
- Без танышмы? – дип кабатлап сорый Женя, көзгесеннән мине күзәтә-күзәтә.
Шул хәтле үзгәрдем микәнни?
- Таныш идек.
- Беләсезме, эшем шундый, күп кешеләр белән очрашырга туры килә. Хәтерләп бетерә алмыйм.
И тавышы! Шул кадәр тансык, сагынылган. Күзем күргәнгә күңелем ышанмый: миннән кул сузымында гына дөньяда бер кадерле кешем Женя утыра! Юл озын, көзгедәге чагылышын туйганчы кара, баллы тавышын рәхәтләнеп тыңла. Наргизә, сиңа бүген җәйге кояш булып Бәхет әфәнде үзе елмая!
Әңгәмәне өзәсем килми:
- Сез ул чакта төзелештә эшли идегез...
-Ташладым мин ул рабский трудны, нафиг! Эше авыр, акчасы юк. Капитализмны каршыларга әзерләнәбез. Частник мин хәзер, үземә үзем хуҗа.
- Нинди эш белән шөгельләнәсез?
- О-о-о, минем эш шәп! Чиста да, төшемле дә. Раствор изеп, таш ташыйсы түгел. Стройкада җүләрләр эшләсен, к черту его! Видеокассеталар сатам мин. Нинди генә фильмнар юк! Обалденно! Секс-мекс, короче. Халык егылып ала. Күрерсең, бер-ике елдан бездә сексуальная революция башланачак. Короче, безне алда бик күңелле тормыш көтә, особенно синең кебек тәтәй кызларны! Телисеңме, сиңа да берне бүләк итәм, өйрәнә торырсың. Кияүдәме син?
- Юк.
- Татып караган бармы соң?
Бу сорау миңа ошамый, шуңа күрә ишетмәмешкә салышып, дәшмим. Женя көзгегә үрелеп карый-карый, авызын ерып, миннән җавап көтә.
- Неужели целька? О-о-о, күп югалтасың, кызый, ха-ха-ха!
Абау, нинди ямьсез сөйләшү... Болай булса, юл артык озын тоелыр. Миңа бик күңелсез булып китә, әле бая гына бөтен барлыгымны биләп алган шатлык дулкыннары басылып-тынып кала. Үзгәргән Женя, үзгәргән... Ә бәлки үзгәрмәгәндер, гел шундый булгандыр. Күпме генә беләм соң мин аны?! Бригадирлары ни дигән иде, истә бит: “Сак бул, Наргизә, ачылма бу кешегә!” Күңелгә шом үрмәли, хәзер инде бар күңелем белән телим: “И Аллам, танымаса гына ярар иде!” Куркак куяндай йомгакка җыерылып, куырылып утырам. Бу кеше белән сөйләшмәвең хәерле.
Ләкин сизеп торам, Женяның әрсез карашы кечкенә көзгедән мине капшап бара, әллә исенә төшерергә азаплана, әллә күңелендә башка юньсез уйлары бар... Бераз сөйләшми баргач, Женя машинаны кинәт туктата.
- А ведь я вспомнил! Ты – Настя!
Мин дәшмим. Женя миңа туп-туры төбәлеп сынап карый, карашы белән баштанаяк тикшереп чыга:
- Точно, Настя! Теге идиот парторг кызы. Синең белән расчет ясалмый калды бит, лапочка. Бурычыңны кайтарасың бар.
Ялгышам, ул мине танымады, башка Настя белән бутый. Минем Женяга бернинди бурычым юк.
- Болай булгач, җиләккә кереп чыкмый булмас...
Мин әле Женяның тел тебен аңламыйм:
- Бу вакытта нинди җиләк булсын?
- Җиләге булмаса, шомырты булыр. Изелеп пешкән! Амм... Авызда эри, кабасың да йотасың. - Женя миңа борылып, иреннәрен чупылдатып куйды, майлы, мәгънәле карашы һич тә яхшылык вәгъдә итми иде.
Мин аның кинаяле сүзләрен аңламаганга сабышып, бик җитди итеп:
- Шомыртка кызлар белән барырбыз, - дим.
- Кызлар белән?! Ха-ха-ха... – Женя табигый булмаганча көчәнеп, ямьсез итеп көлеп җибәрә. Үзе көлә, ә карашыннан нәфрәт очкыннары сибелә. - Урманда егетләр белән йөрергә кирәк, лапочка! Шунда гына җиләге дә, шомырты да тәмле була!
Женяның тупаслыгыннан күңелем рәнҗи. Әллә төшеп калыргамы? Ләкин мин аны-моны уйлап өлгергәнче машина кинәт кузгалып китә, олы юлдан читкә борылып наратлыкка таба юнәләбез.
- Так, Настенька. Менә шунда алыш-биреш ясарбыз инде без синең белән...
- Кая барабыз? Ник борылдык? Туктат машинаны! Мин төшәм.
- Цыц, лапочка, тик кенә утыр.
Мин ишеккә ябышам:
- Туктамасаң, сикерәм!
- Гарип каласың киләме? Пожалуста, сикер.
Урман эченә килеп кердек. Бөтен барлыгымны курку хисе биләп алды. Женяны күрү шатлыгы машина тәгәрмәче астында тапталып-изелеп җиргә сеңде...
Туктадык. Женя ишекне киереп ачты:
- Төш!
Мин кузгалмадым.
- Төш диләр сиңа! - Женя көчле куллары белән мине машинадан тартып чыгарды. – Иди ко мне, лапочка...
- Җибәр!

- Юк инде, татарочка моя, теге вакытта синең аркада эт итеп кыйнап ташладылар. Күпме эшләп, тиешле акчабызны алалмадык. Парторг папашаң тырышты. Хәзер барысы өчен дә түләрсең!
Минем каршымда бөтенләй башка Женя, аның күзләре котырган үгезнеке кебек акайган, карашында – кабер суыклары. Ул минем беләкләрне умырып кыскан. Мин аның кулларыннан ычкынмакчы булып тыпырчынам, ләкин ул да булмый, Женя тез астыма китереп тибә дә, мине җиргә егып сала, авыр гәүдәсе белән өстемә каплана. Колагыма ерткыч мышнавы ягыла, йөземне селәгәйле иреннәр ялый, әрсез, тупас куллар күлмәк изүемә кереп, күкрәгемне капшый... Йә, Аллам, ничә еллар буе шул кабәхат җан өчен ут йоттыммы, шул иблисне сагынып, яшь түктемме?! Җанымны нәфрәт, җирәнү хисләре биләп ала, бар көчемне җыеп, өстемдәге кешене этеп җибәрәм. Торып йөгермәкче булам, тик ул мине кабат эләктереп ала.
- Карышып маташа тагы, сучка! – дип бар көченә чигәмә китереп суга.
Шуннан ни булганын мин хәтерләмим...
Аңыма килгәндә җир тетри, баш өстемдә күк чайкала иде. Кояш әле бер, әле икенче якка авыша. Кайдандыр, “тыр-тыр” иткән эчпошыргыч тавыш ишетелә. Мин үзем дә никтер чайкалам. Ни булды? Кайда мин? Бөтен тәнемдә коточкыч авырту, хәлсезлек. Бигрәк тә башым ярылып-ярылып сызлый. Шул авыртуны сыпырып төшермәкче булып, кулымны башка куям, бармакларым никтер юешләнә. Мин су эчендә ятаммы әллә? Бәлки шуңа чайкаламдыр. Су турында уйлау белән үтереп эчәсе килә башлый, иреннәрем сусаудан ярылып беткән кебек. “Су, су, су...”- дип пышылдыйм, тик мине беркем ишетми. Баягы эчпошыргыч тавыш кына колагымны ярып керә: “Тыр-тыр-тыр...” Дымлы бармакларны иренемә тидерәм, ниндидер төче тәм сизәм. Ни соң бу? Кан түгелме соң? Кан бит бу! Мин яралымыни?!
Әле берни аңламыйм, берни хәтерләмим. Башымда буталчык уйлар өермәсе генә. Шул чак мине нидер өскә чөя, башымда коточкыч авырту тоеп, кабат билгесезлекә, караңгылыкка китеп югалам...
Күземне ачканда каршымда зәңгәр киемле кеше басып тора иде. Ул гүя зәңгәр томан эченнән килеп чыкты. Томан тарала барды, кешенең кавын кебек озынча башы пәйда булды, аның чәчләре дә, каш-керфекләре дә, сипкел баскан йөзе дә сары, бары тик күзләре генә сары башаклар арасына кереп буталган күкчәчәктәй зәңгәр иде. Мин аңа төбәлеп-төбәлеп карыйм, тик таный алмый. Милиционерлар арасында танышларым юк. Нигә килгән ул минем янга, ни кирәк аңа?
- Тә-әк... Кем булабыз инде без?
- Мин кайда?
Миңа милиционер түгел, ниндидер хатын-кыз җавап бирде:
- Борчылма, больницада син.
Шундый ягымлы тавыш иясен күрергә теләп, башымны борган идем, авыртудан күзләремә яшь атылып чыкты.
- Кузгалма, апаем, тыныч кына ят.
Бу юлы тавыш баш очымда гына ишетелде, каршымда ак халатлы апа басып тора иде.
- Чурт вазми, моның сөйләшерлек рәте дә юк бит, - ди милиционер. – Кайдадыр себерелеп йөриләр дә, безгә шуларның пычрагын җыярга кала.
- Алай димәгез инде, - ди ак халатлы апа. – Бигрәк каты кыйнаганнар бичараны.
- Бирмәгәндер. Бирәсе булмагач, ничего урманда йөрергә!
Мин аларның сүзләренә төшенеп бетә алмыйм әле. Кем турында сөйләшүләрен дә аңламыйм.
- Әй, кызый, сөйләшерлек рәтең бармы? Исемең ничек, хәтерлисеңме?
- Наргизә.
- Кычкырыбрак әйт, ишетмим.
Кычкырып әйттем түгелме соң инде? Үз тавышымнан хәтта башым чыңлап китте.
- Бәлки иртәгә килерсез? Күреп торасыз, хәле юк бит.
- Көн саен свиданиегә килеп йөрергә вакыт юк минем. Безнең эштә оперативность кирәк. Кайнар эздән йөрмәсәң, шиш, тотарсың көчләүчене. Йә, ялындырма, сөйлә, ни булды анда сезнең?
Кайда? Кайчан? Мин белмим, берни хәтерләмим. Бернинди уйсыз буш карашымны милиционерга төбим.
- Да-а... Пожалуй, берни барып чыкмас, тәки иртәгә килергә калыр.
Милиционер күз алдымнан югала, аның дөп-дөп баскан аяк тавышлары ерагая.
Янымда ак халатлы апа гына кала.
- Кайгырма, сеңлем. Хәтерең кайтыр, син әле шок хәлендә. Үзең белән ни булганын исеңә төшерергә тырыш. Сине җәберләгән бәндә тиешле җәзасын алырга тиеш. Табарлар, утыртырлар.
Бу апаның тавышы бигрәк йомшак, шундый назлы. Әнинекенә охшаган. Тизрәк әни килсен иде, аны күрәсем килә.
Күзем йомыла, төшемдә наратлар күрәм, бик күп наратлар. Шундый төзләр, шундый биекләр. Алар гүя вальс бииләр, әйләнәләр дә әйләнәләр...
Мин төнлә уяндым. Ап-айнык булып. Акылым җәйге күктәй аяз иде. Уянуга барысын да искә төшердем. Авылга кайтырга җыенып, юлга чыгып басуымны, Женяны очратуымны, аның сүзләрен, кизәнүләрен дә искә төшердем. Тик ничек больницага килеп эләккәнемне күпме тырышсам да исемә төшерә алмадым. Сорау алырга килгән милиционер да, аның сүзләре дә хәтеремдә яңарды. Уйлап ята торгач аңладым, Женя мине кыйнаган гына түгел, аңсыз хәлемдә көчләгән дә... Кара эшен башкаргач, ташлап китеп барган. Кемдер мине табып алган, больницага китергән. Мөгаен, шулай булгандыр...
Хәлләр шәптән түгел...
Иртәгә кабат көнбагыш башлы милиционер килер, үзенең мәгънәсез, оятсыз сорауларын яудырыр. Мин аңа барысын да сөйләп бирергә тиеш. Аннары суд булачак. Аннары инде миңа төртеп күрсәтәчәкләр, менә бу бичара кызны мәсхәрә иткәннәр, аны хәзер кем кияүгә ала инде, и мескен, диячәкләр. Хәбәр авылга да кайтачак: “Мидхәт кызы оятка калган, җәй буе чапкан урысы көчләгән икән. Парторг кызлары да фәрештә түгел, үз баласы шундый булгач, башкаларны өйрәтеп йөрисе дә юк. Авыл егетләрен санламый кәпрәеп йөрсәң, менә шулай була ул,...” Һәм башкалар, һәм башкалар...
Безнең авыл апаларына гайбәт өчен җим генә бир. Ач кош балаларыдай авызларын ачып, йотарга гына торалар. Кеше кайгысы кем өчендер күңел юанычы... Әбиемә хәтле: “Теләгәнеңне алдыңмы, мәсхәрәгә калдыңмы?!”- дип мыскыл итәр әле. Кифаясы да тыштан кайгырган булып кыланса да, эчтән генә сөенер, менә, бик борын күтәреп йөргән идең дә, акылга утырттылармы, дияр...
Гайбәте бер хәл, минем язмышым җимерелде әле монда. Бу хурлык белән ничек яшәрмен? Киләчәгемнең кояшын урладылар. Үтәр сукмакларыма гөл түгел, көл сибелгән. Бәхеткә илтер күперләр янган...
Бернинди суд булмаска тиеш! Качарга, каядыр китеп югалырга кирәк! Минем кем икәнне белмиләр, янымда документларым юк иде. Саклык кассасында азмы-күпме җыйган акчам бар, шуларны алырга да, даның дөньяга таралганчы бу шәһәрдән чыгып таярга кирәк. Еракка, еракка китәргә!
Минем бер генә барыр җирем бар: ул Майлысу. Анда әниемнең туганы Фатыйма апа яши, ул мине куып чыгармас, үз янына сыйдырыр. Минем кайдалыгымны беркем белмәс. Югалган икән, югалган. Югалган кешеләр дөнья тулы, мин беренчесе дә, соңгысы да түгел...



- Горбачев илне таратып бетерә, әйтте диярсез. Россиягә Иван Грозный, Сталин кебек каты куллар кирәк. Безнең халык каешка өйрәнгән ул, ялкау урысны башкача тыңлатып булмый. Ә бу интеллигент илне таратачак. Башы-аягы белән Америка алдына китереп салачак. Факт, шулай булачак! Безгәме соң инде демократия?! Әкият! Урыска эчәргә булсын. Ә Горбачев аның көн-төн суыра торган тәмле сускиен тартып алды, анти-алко-голь-ная кам-па-ния, имеш! Тфу, адәм көлкесе! Урыс эчмиме соң инде?! Шунсыз яши алмый бит ул. Юк, бу демагогтан тучны рәт чыкмый. Всё коту под хвост. Демократия дигән нәрсәне безнең халык мәңге дә аңламаячак. Илдә бардак башлана, мин әйтте, диярсез. Факт, шулай булачак! Брежнев та бозау булды, халык урлашырга өйрәнде. Ә хәзер гупчим бардак булачак. Сталин кирәк, Сталин!
Аскы ятакта зур корсагын кочаклап, бертуктамый маңгай тирен сөртеп утыручы абзый баядан бирде лыгырдый да лыгырдый. Бер колагымда аның тавышы чыңлый, икенчесендә поезд тәгәрмәчләре тукылдый: “тыкы-тыкы, тыкы-тыкы...” Абзый каршында, уйлы карашын тәрәзәгә текә, орчык кадәрле генә бер әби утыра. Тыңлыймы ул бу тел бистәсен, аңлыймы, белмим. Абзыйның бер олау сөйләп ташлаган сүзләренә ни кушылмый, ни каршы дәшми. Ә тегесе туктарга уйламый да, һаман үзенекен такылдый. Туйдырып бетерде инде. Каян гына шундый мәгънәсез юлдаш туры килде. Баядан бирле йокламакчы булып азапланам, башымны мендәр белән дә каплап карадым, файдасы юк, бер кирәкмәгән сүзләр әллә каян саркып керәләр дә, шишара кебек башыма коелалар. Ярый ла, мин өске киштәдә ятам, тел бистәсе каршында утыручы мескен әбигә Ходай ярдәм бирсен.
Бердәнбер тыңлаучысының битарафлыгына, үзенең акыллы, дөрес сүзләрен күтәреп, хуплап алмавына абзый үртәлде:
- Бабуля, син саңгыраумы әллә? – дип сорады.
Миңа кызык булып китте, шыпырт кына үрелеп аска карадым.
Әби аның соравыннан битәр, тынып калуына гаҗәпләнде бугай, карашын иренеп кенә юлдашына күчерде дә, гаепле елмаеп куйды:
- Ни панимайт бит...
- Не понимайт, да... Ну народ... стадо баранов! Поймешь, но поздно будет, старая карга, - дип сукрана-сукрана чыгып китте абзый.
Хәзер инде әбинең теле ачылды:
- Уф, Аллага шөкер, әллә кайчан шулай кирәк иде, кеше миңгерәтеп утырасың монда. Синең Горбачевыңнан башка кайгым беткән ди. Миңа димәгәе, чукынышып бетсеннәр. Яшисен яшәгән инде. Кем булса да гади халыкны кайгыртмый барыбер. Безгә гомер буе нужа куарга, и Алла... Кысыр хәсрәт белән башымны катырып утырмаса соң...
Әби белән без поездга Куйбышев каласында утырдык. Аны бик акыллы, кырыс кыяфәтле улы белән килене озатып калды. Мәңгегә аерылышкан кебек бик озак хушлаштылар. Ике тарафтан да бәйнә-бәйнә үгет-нәсихәтләр бирелде.
- Әнкәй, зинһар, теләсә кемгә ышанып ияреп китә күрмә. Миңлегөлнең килеп каршылавын көт, - дип кат-кат кисәтте улы.
- Беләм, улым, беләм. Юл йөргәнем бар, бала-чага түгел. Минем ише карчыклар кемгә кирәк? Үзегезне саклагыз. Әлбирт соңлап йөрмәсен. Бандитларга ияреп китәр дип котым оча, - диде әби.
Минем кыяфәт тә бандитларныкыннан ким түгел иде, шуңа күрә, вагонга керү белән, урын-җир алганчы ук, өске ятакка менеп кунакладым да, поезд кузгалып киткәнче тынымны да чыгармадым. Әмма өч тәүлек буе качып ятып булмый, анда-монда барып килгән арада да әбинең очлы күзе барысын да күреп-чамалап алды. Тик аның да бу дөньяда беренче көн генә яшәве түгел, әллә ни исе китмәде, хәлемә кереп:
- Ирең кыйнадымы әллә? - дип кенә сорады.
Миңа җавап эзләп баш ватасы да калмады, йөземә мескен кыяфәт чыгарып “ирем”нән зарланырга тотындым.
- Эчәдер әле, иблис. Шул шайтан суы адәмнәрнең акылын томалый, - диде әби.
- Эчә шул...
- Кибеттә булмаса, җир тишегеннән табып булса да эчәләр, имансызлар. Ул якка башлары эшли аларның. Минеке дә башы-аягы белән кереп чумган иде. Сугыштан өйрәнеп кайтты. Аңа хәтле аракы дигән нәрсәнең барлыгын да белми идек. Картайгач та ташламады, намаз укып утырасы урында шуны чөмерә иде. Теге дөньяда җавап бирәсең бар, иртәнге намазыңны булса да укы, дип үгетли идем, кая ул! Намаз укымагансың дип кире борып кайтармаслар әле, дип авыз гына ера иде. И-и, бозылды ирләр, бозылды... Шул нәрсә авызларына керсә, зина да кылалар, кан да коялар.
Әби миңа кызганыч караш ташлады:
- Ярый әле исән калгансың, олан. Бөтенләй имгәтеп ташламаган. Инде кая барасың соң?
- Әндижанга, апамнарга.
- И-и, бәбкәм, юлың бигрәк ерак икән. Башка туганнарың юкмыни? Киткәнеңне ирең беләме соң? Эзләп бармагае тагын.
- Юк, бармас. Миннән котылганына шатланып утырадыр әле.
- Алдагысы хәерле булсын, диң. Ходайдан бәхет, тәүфикълы иптәш сора.
Әби миңа байтак акыл өйрәтте. Мин дә ярыйсы гына борчак сиптем. Юлда очраган бер кешегә тормыш юлыңны бәйнә-бәйнә сөйләп утырмассың бит.
Оренбургка җиткәч, безнең янга менә бу акыл иясе, тел бистәсе менеп кунаклады. Салават күперенең барча төсләре белән бизәлгән “нурлы” йөземне моңа күрсәтмәс өчен, мин тизрәк ятагыма менеп постым, урысча сөйләшүенең рәте-чираты булмаган әби дә телен аркылы тешләде.

Рәмзия Габделхакова
(дәвамын иртәгә укыгыз)