📝 Мәңге тере, мәңге үлмәс Классиклар, даһилар. Гасырлар узганнан соң да, Безнең белән яшиләр. (Гариф Ахунов) ✨ Якташ язучыбыз Гариф Ахуновның тууына бүген 100 ел. Ул районыбызның Өчиле авылында дөньяга килә. Арча педагогика көллиятендә белем ала. 🌟Арча шәһәренең Язучылар аллеясында әдипнең бюсты урнаштырылган. 🌟Моннан тыш Казанбаш мәктәбе Гариф Ахунов исемен йөртә һәм шәһәребездә әдипнең исемен йөрткән урам бар @arskmedia.ru