✅ Керәшен яшьләре лидеры Игорь Шрыков: «Татарстанда яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар» Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков 14 сентябрь көнне сайлауларда катнашып, үз тавышын бирде. - Сайлауларга йөрергә кирәк. Бу дәүләтебезнең, республикабызның киләчәгенә битараф булмауны күрсәтүче бер билге. Безнең Татарстанның соңгы 10-15 елда ничек алга киткәнен күрү өчен эксперт булу кирәк түгел. Бу инде, русча әйтмешли, «на лицо». Бу юлны безгә сакларга кирәк, һәм алга таба да үсәргә, үсәргә. Яшьләр өчен Татарстанда бик күп мөмкинлекләр тудырылган – оешмалар, төрле социаль программалар булдырылган. Мәсәлән, бер ел элек яңартылып ачылган «Вертолет» яшьләр үзәгендә бүгенгесе көндә керәшен яшьләре бушка спорт белән шөгыльләнә. Яхшы бит! Без, яшьләр мондый программаларга бик шат! – дип искәртте Игорь Валерьевич. Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasen-iaslare-lidery-igor-srykov-tatarstanda-iaslar-ocen-boten-momkinleklar-da-bar
✅ Керәшен яшьләре лидеры Игорь Шрыков: «Татарстанда яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар
14 сентября 202514 сен 2025
~1 мин