Найти в Дзене
Кряшены

🌾Зәй ягындагы Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче танылган керәшен шагыйре Никифор Ионович гомер буе поэзиягә тугрылык саклый

🌾Зәй ягындагы Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче танылган керәшен шагыйре Никифор Ионович гомер буе поэзиягә тугрылык саклый. Сиксән дүртенче яшен ваклаучы карендәшебез күңелендә шигырь уты сүнмәсен, поэзиягә гашыйк җаннарны яңадан-яңа шигырьләре белән сөендерсен📝 Сагыш💔 Болай сагыныр идемме, Шушы җирдә тумасам, Тау итәкләрендә ятып, Җир җиләге җыймасам. Болай сагыныр идемме, Читтә яшәп туймасам, Сабый чактан яланаяк Җир җылысын тоймасам. Болай сагыныр идемме Таң йокыларым бүлеп, Бер нарасый бала кебек, Кайнар яшьләрем түгеп. Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/nikifor-tukmacevnyn-iana-sigyrlare-1757941815

🌾Зәй ягындагы Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче танылган керәшен шагыйре Никифор Ионович гомер буе поэзиягә тугрылык саклый. Сиксән дүртенче яшен ваклаучы карендәшебез күңелендә шигырь уты сүнмәсен, поэзиягә гашыйк җаннарны яңадан-яңа шигырьләре белән сөендерсен📝

Сагыш💔

Болай сагыныр идемме,

Шушы җирдә тумасам,

Тау итәкләрендә ятып,

Җир җиләге җыймасам.

Болай сагыныр идемме,

Читтә яшәп туймасам,

Сабый чактан яланаяк

Җир җылысын тоймасам.

Болай сагыныр идемме

Таң йокыларым бүлеп,

Бер нарасый бала кебек,

Кайнар яшьләрем түгеп.

Күбрәк шигырьләр: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/nikifor-tukmacevnyn-iana-sigyrlare-1757941815