Найти в Дзене
Сельские Нивы

Тау артында кояш бар

6 өлеш. Уйлый торгач, тулай торакка барып карарга булдым. Безнең янда гына кооперация техникумы бар, анда укучыларга хөррият: ике адымда гына общагалары. Аны бик мактыйлар. Тәртип икән анда, бөтен җирләре ялт итеп тора икән. Дәресләр башланганчы, иртүк шунда юнәлдем. Бәхетемә, комендант урынында иде. Бер бәйләм ачкычларын шалтыратып, каршыма үзе килеп чыкты.

Уйлый торгач, тулай торакка барып карарга булдым. Безнең янда гына кооперация техникумы бар, анда укучыларга хөррият: ике адымда гына общагалары. Аны бик мактыйлар. Тәртип икән анда, бөтен җирләре ялт итеп тора икән. Дәресләр башланганчы, иртүк шунда юнәлдем. Бәхетемә, комендант урынында иде. Бер бәйләм ачкычларын шалтыратып, каршыма үзе килеп чыкты. Озын буйлы, кабак башлы ябык кына бер апа. Тик аның җавабы мине юатмады:
- Бездә үз студентларыбыз эшли.
Һаман нидер өметләнеп, китәргә теләмичә таптанып торуымны күреп, кызганды бугай:
– Менә урам себерүче егетебез укып бетерә быел, киләсеңме соң? Аена җитмеш сум түлибез, - диде.
Минем исәп җыештыручы булып керү иде. Ләкин сайланып маташыр чак түгел, ярар, дидем. Комендант апа миннән тегесен-бусын сорашты да, күршедә генә укып йөрүемне белгәч, син дә үзебезнеке икән, дип, беренче марттан эшкә чыгарга кушты.
Аның яныннан харап горур кыяфәттә кайттым. Күңелемнән генә әти белән бәхәсләшеп тә алдым әле: авызым тулы кан булса да, сезгә ялынмам, беркайчан берни сорамам! Үз тормышымны үзем көйләрмен, күзегезгә дә күренмәм!
Әти мине онытты, ташлады дип әйтә алмыйм. Ул берничә тапкыр телефоннан сөйләшүгә чакырып карады, тик мин - ләм-мим. Шулай итеп, сер бирмәс, тәкәббер кызый тарафыннан “протест акция”се бшланды. Хатына каршы да җавап язмадым. Үпкәләгәнемне белеп торсын!
Эш белән укуны бергә алып бару җиңел түгел. Урамны иртүк, халык кузгалганчы себерергә кирәк. Ә җылы урыннан кузгаласы, йокының татлы кочагыннан һич аерыласы килми. Сәгать дүрттән күзне ертып торып басам. Минем исәп, бераз эш күрсәткәч, тулай торактан урын сорау иде. Тамара Васильевна бик яхшы күңелле кеше булып чыкты, үзем сүз кузгатканчы ук: “Торыр урының бармы?”- дип сорады. Дербышкидан ук килеп йөрүемне белгәч, алып кил әйберләреңне, бер карават кына табарбыз әле, дип шатландырды. Шулай итеп, эшләр җайланды, борын күтәреп йөрергә тулы хакым бар иде.
Үземә ярдәмче дә таптым әле. Баш иеп, кеше күрми эшләп йөргән белән түгел, миңа күз салучылар булган икән. Ә мин сизмәдем дә. Бу арада күргән михнәтләр, авыр уй-кичерешләр арытты-талкытты гына түгел, күңелемне дә картайтты бугай. Олы хәсрәт вак-төяк борчуларны, шул исәптән мәхәббәт газапларын да күмеп киткән иде. Үземнең яшь кыз икәнемне, дөньяда егетләр барлыгын онытып та җибәргәнмен.
Бер иртәдә сукмакларны җепшек кардан чистартып маташа идем, яныма таныш түгел егет килеп туктады:
- Ял ит бераз, - диде дә, кулымнан көрәгемне алып, эшкә дә кереште.
Ярдәмнән кем баш тартсын, бу хәлгә бик тә шат-разый булып басып торам.
- Безнең беренче дәрес юк, иркенләп эшләргә була, - диде егет.
- Сезнең урында булсам рәхәтләнеп, туйганчы йоклар идем әле...
- Кызлар эшләгәндә ничек оялмыйча йоклап ятасың ди?!
- Рәхмәт инде сезгә...
- Әйдә, син дип кенә сөйләшик әле, дускай. Академиклар түгел бит. Исемең ничек синең?
- Наргизә.
- Нар-ги-зә... Һе... Илгизәне ишеткән бар, Наргизәне - юк. Ни аңлата инде бу исем?
- Нар - ут-ялкын дигән сүз. Шулай булгач ут-ялкын гизүче буламдыр инде...
- Алайса, кызый, бар икән әле күрәселәрең! Ходай ярдәм бирсен!
- Күргән кадәресе дә бик җиткән... – дим эчке әрнү белән.
- Япь-яшь башың белән зарланып тормасаң! Картайгач та өлгерерсең әле, - ди егет. Эшеннән туктап миңа төбәлә дә елмаеп такмаклый башлый:
- Бир кулыңны, бергә китик әле,
Бер бәхетне ике итик әле!
- Синекен бүлсәк кенә, миндә бүлешердәй бәхет юк...
- Бүләрбез, кайгырма! Без саран халык түгел. Таныш булыйк: Булат булабыз.
- Рәхмәт сиңа, Булат. Мин чынлап та арыган идем. Җепшек кар авыр, кулларым калмады чисти.
- Беләм, беренче курста үзем дә дворник булып эшләгән идем. Хәзер башка җай таптык. Дуслар белән базага товар бушатырга йөрибез.
- Анысы да җиңел түгел инде.
- Исәнлек булганда эшлибез аны.
- Булат, комендант күрсә ачуланыр, бир көрәкне үземә...
- Ачуланмый, курыкма! Тамара Васильевна әйбәт кеше ул, студентларны рәнҗетми.
Булат сукмакны кардан чистартып бетерде дә, көрәкне миңа сузды:
- Калганы сиңа, дускай.
Матур, ягымлы егет иде Булат. Зәңгәр күзләре елмаеп-көлеп тора. Карашы шундый ягымлы, җылы томанга, йомшак мамыкка төреп ала сыман. Буй-сыннары да бик килешле. Шулай танышып киттек. Тик Булат минем өчен бары дус кына була алды. Бик яхшы, ышанычлы дус. Ул соңгы курста укый, диплом эше язып йөри иде. Эшкә үзебезгә, Наратка кайтам, әйдә минем белән, диде. Тик минем күңелдә бушлык, шундый эчпошыргыч салкын бушлык, гүя тере мәет... Нигә шулай, үзем дә белмим. Күңелемне күрер өчен Булат мине төрлечә көйләп карады. Бергәләп кино, концерталарга йөрдек, хәтта берничә тапкыр ресторанга да алып кереп сыйлады. Аны яратырга, үз итәргә бик теләдем, бик тырыштым, ләкин... Күреп, аңлап торам югыйсә: Булат ышанычлы, әйбәт егет, аның көчле иңнәренә таянып, кулларыннан тотып, гомер юллары буйлап һич курыкмый-икеләнми атлап булыр иде. Сайлаган һөнәре дә тормыш итү өчен кулай, сәүдәгәрләр югала торган халык түгел. Тик нишлим, күңел эреми, хисләр сүнгән. Йөрәгемдә котып салкыны булгач, сөю уты кабынып-дөрләп китә алмый. Булат мине кияүгә чыгарга үгетләп ялварып йөрде-йөрде дә, өметен өзеп, кул селтәп, туган ягына кайтып китте...
Җәен исә үзем дә аның артыннан Нарат якларына юл тоттым.
Юк, һич тә Булатны өзелеп сагынганнан, аны күрәсе килгәннән түгел. Имтиханнар тәмамлануга, җәйге практикабыз башланды. Безне төрле районнарга, балаларның ял итү лагерьларына җибәрделәр. Хезмәт урынын сайлап алу мөмкинлеге бар иде, шуңа күрә һәркем үз ягына, туган йортына якынрак районга эләгергә тырышты. Ә миңа барыбер иде. Тоттым да Наратны сайладым. Булатның авыз суларын корытып өзми-куймый үз якларын мактавы да тәэсир итте бугай. Шомыртлы әрәмәләрне, җиләкле урманнарны, кыр казлары йөзә торган камышлы күлләрне үз күзләрем белән күрәсем килде. Синең белән барасым килә дип Әлфирә дә миңа иярде. Шулай итеп, авылга сугылып та тормыйча, хәтта үземнең кайда икәнемне хәбәр дә итмичә, туп-туры Наратка китеп бардым. Әтиемә рәнҗүем, минем сүзем, уй-теләкләрем белән санлашып тормаган әбиемә, әнинең эзләре дә суынмаган килеш йортыбызга килеп утырган Кифаяга ачу-үпкәләрем кара болыт булып бар күңелне биләп алган, җылы хисләргә урын калмаган иде ул чакта...
...Июнь аеның яңгыр сибәләп торган елак бер көнендә, без, бер төркем яшьләр, ябулы машинага төялеп, район үзәгеннән утыз-кырык чакрым ераклыкта урнашкан “Дуслык” лагерына юнәлдек. Бездән калганнар җирле халык, бер-берсен яхшы белә, мәш килеп сөйләшеп-көлешеп, җырлашып баралар. Арада кызлар күп, егетләр өч бөртек кенә. Җәебезнең ике ае шул кешеләр белән үтәргә тиеш. Сиздерми генә күзәтеп, сөйләшкәннәрен тыңлап барам. Чәчен кыска итеп кыркыган мул йөзле егет бик шаянга охшаган, мәзәк арты мәзәк яудыра. Ә сары чәчен муен-иңнәрен кытыкларлык итеп үстергәне җырга һәвәс, тавышы бик тигез, моңлы чыга. Озын нечкә буйлы, очлы борынлы, күмер күзле егет сүзгә артык катнашмый, үз уйларына батып, тыныч кына утыра. Ахрысы, бик хыялыйдыр. Бәлки күңеленнән генә шигырь язып барадыр. Кызлар шук, телләре һич тик тормый, егетләр алдында чытлыкланып та алалар. Ә без, болар арасына яңа килеп кушылган ике “кыргый кыз”, бер-беребезгә сыенып утырдык та, пышылдашып кына сөйләшәбез. Ят кешеләр алдында ачылып китеп булмый, ятсындыра. Тегеләр көлә: “Әй, кызлар, колак исе чыгармагыз!”
Атна да үтмәде, лагерь туган йортка, ә юлдашлар якын дуска әйләнде. Әйтерсең, бирегә иң шәп, иң күркәм кешеләрне җыеп китергәннәр. Мәктәптә практика үткән бар иде, балаларга әлләни якыная, уртак тел таба алмадым. Миннән укытучы чыкмый, юкка вакыт уздырып йөрим дигән фикергә дә килгән идем инде. Ялгышканмын, теләгең булса, бала күңеленә юл табып була икән. Лагерь ике-өч сәгатеңне ашык-пошык үткәреп кайта торган мәктәп түгел. Иртән дә, кичен дә гел бергә әвәрә килгәч, төрле тарафтан, төрле гаиләдән җыелган җиде-ят кешеләр дә үз туганнарың кебек якын тоела башлый. Ышанычларын яулый алсаң, нәни халык үзе сиңа тартыла, хәтта күңел серләрен ачып сала. Ә без исә шул балаларның бөртеген дә югалтмый, чирләтми-имгәтми, күз карасыдай саклап, ата-аналары кулына тапшырырга тиеш идек. Ул тиктормас халыкка мизгел саен күз-колак кирәк, көндезләрен генә түгел, төнге йокыларына хәтле саклыйсы.
Мин оста тәрбияче дә, балалар күңеле буенча белгеч тә түгел, ләкин шуны яхшы аңлыйм: аларны үзеңнән түбән, ким куярга ярамый. Тавыш күтәреп, янап-җикеренеп кенә буйсындырам, тыңлатам димә. Монда мөнәсәбәтләр үтә дә ихлас булырга тиеш. Бик сизгер зат бит алар. Синең алда – кечкенә булса да, кеше, шәхес, аны хөрмәт итәргә, сүзе-фикере белән санлашырга кирәк. Бала-чага гаделсезлекне, кимсетүне бик авыр кичерә.
Безнең отрядта шундый хәл булды.
Беркөнне Дима исемле малай миңа зар белән килгән. Әләкләшү дисәң дә була инде. Моның әнисе азык-төлек кибетендә эшли, малаен тәмле ризыктан өзми, күрәсең. Лагерьга да, улым ачлыктан үлмәсен диптер инде, бер пакет кәнфит-прәнник тутырып җибәргән. Дима иптәшләреннән кача-поса шул тәм-том белән сыйланып йөри икән. Башкаларга күрсәтсәң - бүлешергә кирәк, ә бүлешә башласаң - тиз бетә... Ләкин бер очлы күз моңардагы байлыкны сизеп-күреп алган да, шыпырт кына чәлдерә башлаган. Дима үзенчә эзләнү-тикшерү үткәргәннән соң, конфет кәгазьләрен бүлмәдәше Ринатның мендәр астыннан табып ала. Димәк, бездә ЧП, урлашу бар. Мин нишләргә тиеш?
Ринатны үз яныма чакырам.
- Диманың конфетларын син алдыңмы?
- Юк.
- Ә нишләп кәгазьләре синең мендәр астында ята?
- Белмим, Наргизә Мидхәтовна. Мин тимәдем.
Ринат гөнаһсыз карашы белән күзләремә туп-туры карап тора. Әлегә хәтле тәртипле генә йөрде бу малай, начар гадәтләре күренмәде. Кулыннан тотмаган килеш ничек гаеплим ди аны?
Малай бераз уйланып тора да:
- Әгәр мин алган булсам, фантикларны үземнең мендәр астына яшермәс идем, - ди.
Мин аның белән килешәм:
- Әйе шул, мин дә алай итмәс идем, ераграк ташлар идем.
Ринатның йөзе яктырып китә:
- Сез миңа ышансызмы?
- Ышанам.
Шул чакта аның шатланганын күрсәгез!
Уку бер нәрсә, ә практика, тормыш бөтенләй башка шул. Безнең отрядта бер малай бар. Шулкадәр кыюсыз, куркак инде бичаракай, гел башкалардан читтә боегып йөри. Көндезге йокы вакытында тәртип тикшерергә дип бүлмәләренә кергән идем, мышык-мышык елап ята бу.
- Ни булды, Алик? Кем рәнҗетте? – дим. Чөнки шәһәр малайлары шук, көчсезрәкләрне җәберләргә генә торалар.
- Әниемне сагындым...
Ямансулаган малайның күңелен күтәрергә теләп:
- Борчылма, озакламый әти-әниләр көне, күрешерсез, - дим. - Әниең сиңа тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килер...
- Юк, шул... Килмәс шул.... Без беркайчан да күрешә алмыйбыз... – Алик тагы да ныграк сулкылдый башлый.
Шунда иптәшләренең берсе әйтеп куйды:
- Аның әнисе юк бит, үлде...
Йөрәгем жу-у итеп китте. Юатыр сүз тапмый, бәгыремә төелгән бар кызгану хисләрен учларыма салып, башыннан сыйпамакчы идем, Алик кисәк кенә урыныннан кузгалып урамга атылды. Әллә инде әрнүен, күз яшьләрен читләргә күрсәтергә гарьләндеме, ни дисәң дә егет кеше бит.
Ә минем күз алдыма Илнар килеп баса. Кифая янында ничек яши икән ул? “Тор, улым” дип чәченнән иркәләп уятырга, аркасыннан кагып торырга әниебез юк шул хәзер. Әбигә дә ышаныч шул чама гына, җылы сүзгә, иркә-назга гомергә саран булды. Үткәннәрне күпме генә актарып эзләсәм дә, аның мине кочып сөйгән мизгелен хәтерләмим. Әти үз эшенә чумган, аны өйдә күрмисең дә. Ят кеше үз әниеңне мәңге дә алыштыра алмый. Илнарны барыбер чит күрәдер, кага-рәнҗетәдер Кифая. Классташым Айдар белән шулай булды бит. Аның әтисе үлгәч, әнисе Майбәдәр апа читтән кайткан бер абыйны йортка керткән. И-и сөйкемсез, әби әйтмешли, агач телле, пыяла күзле абый инде, карашыннан куркып җиргә сеңәрлек. Гөберле баканыкыдай тавышы белән сүгенә башласа, этләр дә куркып кача иде. Менә шул абый Айдарны бик рәнҗеткән, имеш. Кыйный да икән дигән хәбәр таралгач, хәтта мәктәптән тикшерергә барган иделәр. Хәбәр дөрес булып чыкты, Айдар юкка гына боегып йөрмәгән. Бәлки минем энем дә да, кеше күзеннән кача-кача, өзгәләнеп елыйдыр. Ә мин, аның иң якын кешесе, бердәнбер апасы, энемнең язмышы турында бөтенләй уйламыйча, кул селтәдем дә китеп бардым.

Рәмзия Габделхакова