Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Күптән түгел 95 яшен тутырган Каймә Нәбиуллинаның язмышы китап язарлык

Күптән түгел 95 яшен тутырган Каймә Нәбиуллинаның язмышы китап язарлык. 1953 елның апрелендә Мөндеш егете Гарәпша Нәбиуллинга кияүгә чыга. Кияүгә килгән йортта яшәүчеләр зур тетрәнүләр кичергән, кулак дип бар әйберләрен талап чыгып киткән булалар. Хәтта матчага кыстырылган карандашка кадәр алып китәләр. 1954 елның 13 маенда беренче балалары Хәлимә: аваз сала, 1956 елның 11 августында икенче балалары Гарәфетдин туа. Бу бала 5 яшендә кулына пыяла банка тоткан килеш ишек алдындагы ташка сөртенеп егыла һәм эченә пыяла кадалып шуның белән вафат була... Каймә Нәбиуллинага насыйп сынаулар моның белән генә тәмамланмый. Ана йөрәге күпкә түзә әле @arskmedia.ru

Күптән түгел 95 яшен тутырган Каймә Нәбиуллинаның язмышы китап язарлык.

1953 елның апрелендә Мөндеш егете Гарәпша Нәбиуллинга кияүгә чыга. Кияүгә килгән йортта яшәүчеләр зур тетрәнүләр кичергән, кулак дип бар әйберләрен талап чыгып киткән булалар. Хәтта матчага кыстырылган карандашка кадәр алып китәләр.

1954 елның 13 маенда беренче балалары Хәлимә: аваз сала, 1956 елның 11 августында икенче балалары Гарәфетдин туа. Бу бала 5 яшендә кулына пыяла банка тоткан килеш ишек алдындагы ташка сөртенеп егыла һәм эченә пыяла кадалып шуның белән вафат була...

Каймә Нәбиуллинага насыйп сынаулар моның белән генә тәмамланмый.

Ана йөрәге күпкә түзә әле

@arskmedia.ru