Найти в Дзене

Балтачта такси яллап китапханәгә киләләр

Балтачта такси яллап китапханәгә киләләр... Туган телдә нәшер ителгән яңа китапларны Балтачта яратып укыйлар. Төпкелдәге Имән авылыннан 74 яшьлек Ракига Сахапова машина яллап китапханәгә килеп китаплар ала. Мин Ракига Абзалтдин кызын бүген, 12 сентябрь көнне үзәк район китапханәсендә очраттым. Район үзәге Иске Балтачтан 20 километр ераклыкта урнашкан Имән авылыннан булып чыкты ул. —Гомерем буе сатучы булып эшләдем. Соңгы елларда авылдагы башлангыч мәктәптә техник хезмәткәр булдым. Яшь чагымнан китап укырга яраттым. Әнкәй өйдә китап укуга риза түгел, “Эш эшләми китап укыйсыз”, — дип ачулана. Бәрәңге бакчасына чыгып, бәрәңге арасында китап укый торган идем, — дип тормышындагы истәлекле мизгелләрен искә алып сөйләп алырга да өлгерде. Ракига апаның ничә китап укуы белән дә кызыксындым. Китапханәче Лиана Ахтариева белдерүенчә, соңгы арада гына аларның саны иллегә якынлашкан! көтеп торган җиңел машинага утырып Имәненә юл алды. Дәвамы - сайтта...

Балтачта такси яллап китапханәгә киләләр...

Туган телдә нәшер ителгән яңа китапларны Балтачта яратып укыйлар. Төпкелдәге Имән авылыннан 74 яшьлек Ракига Сахапова машина яллап китапханәгә килеп китаплар ала.

Мин Ракига Абзалтдин кызын бүген, 12 сентябрь көнне үзәк район китапханәсендә очраттым.

Район үзәге Иске Балтачтан 20 километр ераклыкта урнашкан Имән авылыннан булып чыкты ул.

—Гомерем буе сатучы булып эшләдем. Соңгы елларда авылдагы башлангыч мәктәптә техник хезмәткәр булдым. Яшь чагымнан китап укырга яраттым. Әнкәй өйдә китап укуга риза түгел, “Эш эшләми китап укыйсыз”, — дип ачулана. Бәрәңге бакчасына чыгып, бәрәңге арасында китап укый торган идем, — дип тормышындагы истәлекле мизгелләрен искә алып сөйләп алырга да өлгерде.

Ракига апаның ничә китап укуы белән дә кызыксындым. Китапханәче Лиана Ахтариева белдерүенчә, соңгы арада гына аларның саны иллегә якынлашкан!

көтеп торган җиңел машинага утырып Имәненә юл алды.

Дәвамы - сайтта...

-2