– Безнең әни гадел, пөхтә, эшчән булды, – дип сөйли кызы Миләүшә. – Бик акыллы, дөнья хәлләрен, илдәге бөтен яңалыкларның барысы белән танышып барды. Бераз усал да иде әле ул. Биш вакыт намазын калдырмыйча укыды. Кеше хәленә керә белде, кем керсә дә чәй эчертеп, сыйлап чыгара иде. Бервакыт дини китаплар сатып йөрүче бер ир-ат кергән иде, әни аны ашатып, чәй эчертеп чыгарды. Шул кеше чыгып киткәндә әнигә, у-у бик озак яшисең әле син, дигән иде. 💐 Сеҗе авылында яшәүче Шәмсенур апа Әхтәмовага 29 августта 100 яшь тулды. @arskmedia.ru
– Безнең әни гадел, пөхтә, эшчән булды, – дип сөйли кызы Миләүшә
11 сентября 202511 сен 2025
1
~1 мин