5 өлеш. Кичләрен дә, көндезләрен дә алар әти белән бергә. Райүзәккә дә бергә йөриләрдер... И-и, теләгән кешегә ничек тә очрашып була инде. Әнинең генә түгел, минем дә йөрәк яна. Әгәр әби безнең янда тормаса... әгәр төп нигездә яшәмәсәк... әтине Кифаясы янына гына җибәрер идек...
Кичләрен дә, көндезләрен дә алар әти белән бергә. Райүзәккә дә бергә йөриләрдер... И-и, теләгән кешегә ничек тә очрашып була инде. Әнинең генә түгел, минем дә йөрәк яна. Әгәр әби безнең янда тормаса... әгәр төп нигездә яшәмәсәк... әтине Кифаясы янына гына җибәрер идек... Алай бик яраткач, торсын шунда... кадерле сөяркәсе янында... Әниемнең күз алдында җан көеге булып йөрмәсен. Юк икән юк. Ә болай... бар да ул, юк та...
Гыйнвар аеның буранлы көне иде. Уйламаган-көтмәгәндә безгә Самат абый килеп керде. Колхозның баш механигы ул, Казанга сирәк булса да килгәли. Мин торган фатирга да кергәне бар, көзен бәрәңге китергән иде. Бу юлы да, бәлки, ни дә булса алып килгәндер.
Мин авылдаш абыйны шатланып каршы алдым:
- Әйдәгез, Самат абый, үтегез, чәй эчегез, җылыныгыз.
- Юк, сеңлем, утырып тормыйм, ашыгам.
Ул бераз таптанып торды да:
- Син җыен, сеңлем... Әтиең сине кереп алырга кушкан ие...
- Ник?! Каникул башланмады бит әле, Самат абый. Тагын ике имтиһан бирәсе бар. Мин кайта алмыйм.
Самат абый гаепле карашын миңа төби:
- Кайтырга кирәк бит, сеңлем. Кайтырга кирәк...
Күңелемә салкын дулкын булып шом тула, кабаланып-куркып сорыйм:
- Нәрсә булды, Самат абый? Әйтегез, ни булды?
Тик соравым җавапсыз калды.
- Син җыен, югыйсә караңгыга калабыз.
- Урамда буран котыра ич. Ничек кайтырбыз соң?
- Ничава, йөрмәгән юл түгел. Чаллы юлына кар төшәргә дә өлгерми анда, машиналар тыз-быз йөреп кенә тора.
Мин тиз-тиз җыенып, Самат абыйга иярдем. Җанымны билгесезлек, сораулар телә: ни булган? Сизәм, хәерлегә түгел. Ләкин дөреслекне белергә куркам.
Казанны чыккач, түзмәдем, тагы бер кат сорадым:
- Самат абый, газапламагыз, әйтегез инде: ни булды соң?
Самат абый көттереп кенә җавап бирә:
- Әниең авырый.
Мин җиңел сулап куйдым. Югыйсә күңелгә әллә нинди начар, шикле уйлар килгән иде. Авырый - ул әле үлгән дигән сүз түгел, димәк, әнием исән, өмет бар.
- Анда одеял бар, сеңлем, төренеп ят. Йокласаң, юл кыска була, - диде Самат абый.
...Мин уянганда район үзәген үткән идек. Авылга керәсе юлны кар күмгән, ике адым үтәбез дә, кар көрибез. Мин түгел, әлбәттә. Мин одеал астында, җылыда ятам. Авылга төнге уннарда гына кайтып җиттек.
Машинадан төшүгә әти каршы алды. Аны шундук сорауларга күмеп ташладым:
- Әнигә ни булды? Нинди чир диделәр? Хәзер кайда ул, өйдәме, балнистамы?
- Өйдә... – диде әти кулымнан сумканы алып.
Ул, җилкәсенә дөньяның бар йөге төялгән кебек, башын иеп, сөйрәлеп кенә атлый. Капкага җиткәч, туктап, тирән итеп сулыш алганнан соң, карашын миңа төбәде:
- Сабыр бул, кызым, сабыр бул. Дөреслектән качып булмый... Әниең үлде...
Шуннан ни булганын яхшылап хәтерләмим. Барысы да томан эчендә, әллә төш булды ул, әллә өн.
Без өйгә кердек. Алгы якта төнге ут кына яна. Шул сүрән яктылыкта бүлмә уртасында ак җәймә белән капланган әнинең гәүдәсен, аның кырында дисбе тартып утырган күрше әбиләрен күрәм. Өзгәләнеп кычкырып, әнием өстенә капланам: “Әнием! Мин кайттым, тор инде, әнием! Әнием, мин бит бу, ач инде күзеңне. Тор инде, зинһар! Әнием, бәгърем!” Карчыклар мине күтәреп торгызалар:
- Кызым, алай ярамый. Әниеңне борчыма. Ул барсын да күреп, ишетеп тора. Мәет янында тавышланырга ярамый.
Икенче көнне өебез хушлашырга килүчеләр белән тула. Барысы да кайгыбызны уртаклаша. Барысы да:“Ахыры хәерле булсын, Ходай сабырлык бирсен”, - ди. Сәлим дә күземә чалына, карашында – әрнү-кызгану, яныма килеп ниндидер юату сүзләре әйтә. Мин таш кебек катып йөрим. Канлы яшьләрем бәгыремә оешкан. Акырып еласам, алар бәлки түгелер иде, тик елый алмыйм. Ә әти елый, күз яшьләре белән елый. Мин җансыз робот кебек кушкан бер эшне үтәп йөрим: “су җылыт, комганны әзерлә, энә бир, ак җеп бир, суны түк”... Калтыранган кулларым белән әниемә ахирәт күлмәге тегәм. Кеше үлгәннән соң да җирдә өч көнлек эше кала диюләре шул икән... Ярый әле бар ул эш, ярый әле бар. Әнине алып китәләр. Без, хатын-кызлар, каберлек кырында басып торабыз. Мин таш йөз белән әниемне кабергә иңдергәннәрен күзәтәм. Үзем уйлыйм: “Тизрәк бу төш бетсен иде. Тизрәк уянасы иде дә, тере әнине күрәсе иде!” Ә төш дәвам итә. Әнисез йортка кайтабыз да, күрше апалар белән өйне, керләрне юа башлыйбыз. Хәтта чип-чиста керләрне дә юарга кирәк. Имеш, җан чыкканда бөтен җиргә кан чәчри, тик без аны күрмибез икән.
- Әниеңнең киемнәрен ташлама, туганнарга, күрше-тирәгә өләш, - ди Фәрдия апа. – Истәлеге итеп киярләр.
- Иске-москыларын тастымалга тура. Ләкин берүк идән юарга тотма, аяк астына салма, әниең рәнҗеп ятар, - дип өсти Нурсинә апа.
Керләр күп, алар белән бакчадагы баулар тула. Кышкы салкында әниемнең күлмәкләре бозланып ката. Әни салкын җир астында ята... Мескен әнием салкын җир астында ята... Үзе дә, күлмәкләре дә өши... Шуны уйлыйм да, кинәт кычкырып елап җибәрәм...
Әнием бу авылда чит кеше иде, әби әйткәнчә, килмешәк. Аның монда бер туганы да юк. Бердәнбер апасын сөйгән егете үзе белән Кыргызстанга ияртеп киткән. Кыргызстан күрше авыл түгел, сагынган саен йөгереп кайта алмыйсың. Кайнаналы йортта кунак булуның әлләни яме дә булмагандыр, Фатыйма апа якты йөзен безгә бик сирәк күрсәтте. Аның каравы әтинең туганнары бусагага тузан кундырмады инде. Әни ялгыз иде, аның рәхәтләнеп сөйләшер, сер түгәр кешесе булмады. Сер бүлешер, күңелең бушатыр кеше булмаса, бар хәсрәт-әрнүең йөрәгеңә кара кан булып оеша, диләр. Әнине шул алып киткән. Аны су буеннан, кер чайкарга төшеп киткән җиреннән алып кайтканнар. Кулына әтинең күлмәген тотып җан биргән мескенкәем. Нинди уй-сагышлар алып киткән аны бу дөньядан? Бәлки кулына әтинең күлмәген алгач та, мин юам, башкалар коча-назлана, дип уйлап куйгандыр. И әнием...
Мин әтине күралмас булдым. Ул үзе дә миннән ким газапланмый бугай. Бу көннәрдә гел өйдә моңаеп утыра. Тота да гаилә альбомын актара, әниемнең рәсемнәренә карап уйга бата. Йә кисәк кенә киенә дә, каберлеккә менеп китә. Әнине вакытсыз гүргә кертүен үзе дә аңлый бугай ул, тик үкенүдән ни файда. Юк әни, юк... Бу юклыкка, бушлыкка ияләшү авыр, әле һаман ышанасы килми. Әни каядыр чыгып кына киткән кебек... Менә-менә ишек ачылыр да, башын ия төшеп, әкрен генә басып кайтып керер кебек...
Ни усал әби дә басылып калды, сөйләшмәс-дәшмәс булды. “И-и, дөньялар...” –дип авыр сулап куя да, шуның белән сүзем бетте дигәндәй, карашын читкә бора. Илнар балалыгы белән фаҗиганең тирәнлеген аңлап та бетерми бугай. Бәлки янында мин булганга җиңелрәк кичерәдер. Апа апа инде ул, апалар әни урынына кала.
Ә бит миңа китәргә кирәк, тапшырылмаган имтиһаннарым өстә тора.
Әни юк. Ләкин яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә.
3
Кышкы каникулда мин әтине өйләндереп килдем...
Бу хәл шулай тиз булыр дип һич уйламаган идем, әлбәттә. Ике атна элек кенә күз яшьләренә буылып, хәсрәттән сыгылып төшкән әтине шул арада әйтерсең алмаштырып куйганнар, кияү егетемени! Кифаясе юаткандыр инде, йөзе тулган айдай балкый, күзләре елтырап тора, каймак ашаган мәчедәй борын астыннан: “Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге,” - дип мыраулап йөри. Шат иде әти, көләч иде, аны бу кыяфәттә күргәч, ачу-үртәлүдән шартлар дәрәҗәгә җиттем. Әби дә кайгылы кешегә охшамаган, яшь киленнәр сыман җил-җил йөгереп йөри. Мине күргәч, әле кичә генә аерылышкандай коры гына:
- Чәй кайнаган, аш плитәдә, үзең кара инде, - диде дә, каядыр чыгып та югалды.
Тик миндә ашау кайгысы түгел, тамагымнан ризык үтми. Боек карашым белән әнисез йортның почмакларын айкап, моңсу уйларга чумып, өстәл янында ялгызым утырдым-утырдым да, аптыраганнан мунча ягарга киттем.
Әнидән башка бу өйдә миңа бер ямь юк иде...
Кичен исә әтидән шундый сүзләр ишеттем:
- Кызым, күпме елап утырсаң да, әниеңне кайтарып булмый. Күреп торасың, әбиең картайды. Син бала-чага түгел, тагы бер елдан укытучы буласы кеше, мине аңларсың. Кыскасы шул, кызым: мин өйләнмәкче булам. Ни диярсең?
Миннән ни “ә”, ни “бә” ишетмәгәч, кайтарып сорады:
- Син каршы түгелдер бит?
Шул сүзе миңа җитә калды, күңелдә кайнаган нәфрәт ташкынына гүя юл ачылды, сулышыма буылып кычкырып җибәрүемне үзем дә сизми калдым:
- Мин каршы! Каршы!!! Әле әнинең кабере дә суынырга өлгермәгән, син инде үзеңнең... Син... син үзеңнең себеркеңне монда алып кайтмакчы буласың! Сезнең аркада әни үлде! Син үтердең әнине! Син үтердең!
Гомердә дә мине мондый халәт-кыяфәттә күрмәгән, авызымнан бер кәлимә каршы сүз ишетмәгән әти югалып калды:
- Чү, кызым, сүзеңне үлчәп сөйлә, артыгын кыланма алай...
Кай арада ишеткән, кече яктан әби җилтерәп килеп керде:
- Атаңа каршы сөйләргә ни хакың бар, маңка! Аның төкереге генә бит син! Мидхәт, ни пычагыма телеңне әрәм итеп, киңәшеп утырасың моның белән?! Үзең – баш, үзең – хуҗа, ничек телисең, шулай эшлә!
Йөрәккә пычак кададылармыни, хәлем-сабырлыгым бетте, илереп-илереп еларга тотындым. Үзем елыйм, үзем ярсый-ярсый такмаклыйм:
- Сез үтердегез әнине! Икәүләп таладыгыз! Бер көн рәхәт күрмәде мескенкәем. Әзергә бәзер булып, шул ыштансыз Кифая монда килмәкче буламы?!
- Нинди Кифая булсын ди ул сиңа? Анаң кебек кешегә шулай дәшәләр димени, тәрбиясез бала?! Апа дип сөйләш! – диде әти.
- Әйтми генә торыйм әле! – дидем мин киреләнеп. Әрнү-үртәлү хисләре күз-акылны томалаган чак иде. - Әнә, Зәкия әтисенә дә Шакир дип кенә дәшә әле.
Зәкиянең әтисе - мәңге айнымас бер сәрхүш абзый, исерек килеш әниләрен кыйнап бик нык имгәткәч, Зәкия аңа башка бер тапкыр да “әти” дип дәшмәскә ант иткән, имеш. Һәм сүзендә тора да. Тәки әтисенә “Шакир” дип йөри. Үземнең дә ишеткән бар, бер чак кибеттә сатучы Сөммия апага: “Безнең Шакир керсә, бурычка бирә күрмә!” – дип сөйләнеп торган иде.
Әнине газап утларында яндырып, вакытсыз гүргә керткән шул кыланчык Кифаяга зурлап-олылап “апа” дип тел әрәм итәмме соң?! Хәзер, тот капчыгыңны! Әнинең кабере суынмас борын монда йөгереп килмәкче була, оятсыз! Килми генә торсын әле! Барыбер көн күрсәтмим мин аңа! Ник килгәненнә үкенер, мин әни кебек булмам, җебеп тормам!
Әтигә дә шулай дидем. Ул аптырап баш чайкаудан уза алмады. Миннән ким ярсымаган әби исә бирешергә уйламый, бөеренә таянып, бугаз киереп, һөҗүмен дәвам итә:
- А-а, карагыз әле берәүне! Батырайган, кеше булган икән! Атаңа акыл өйрәтергә иртә әле сиңа. Нишләргә кирәклеген үзе беләдер. Өйләнәм дигәч, өйләнер. Синнән кем сорап тора?!
Миннән рөхсәт сорап торучы чынлап та булмады... Әти үз сүзеннән чигенә торган кеше түгел. Ул ничек хәл итә - шулай булачак.
Әтидән бары бер генә нәрсә үтендем, ул да булса, бу йортка чит хатын кергәнче, әнинең кырыгын үткәрү иде. Әбиләрдән ишеткәнем бар, үлгәч тә, кешенең җаны кырык көн үз йортында яши, барысын күреп, ишетеп тора икән. Шуңа күрә өйне ташлап йөрергә дә ярамый, диләр. Имеш, җан ямансулап елый ди. Үз өендә Кифаяның хуҗа булып йөрүен күргәч, әнинең җаны бик рәнҗер. Исән вакытта да күпме рәнҗеткәннәр, инде үлгәч тә рухына хөрмәт юк.
Ләкин бу үтенечем дә аяк астында калды. Әтинең кирелеге, үҗәтлеге, минем сүз-теләгем белән тамчы да исәпләшмичә, әби белән Кифая кубызына биюе аңа булган нәфрәтемне тагы да дөрләтеп җибәрде. Шул көннән соң безнең арада бернинди якынлык калмады, әти минем өчен җиде ят кешегә әйләнде.
Кифая безнең бусаганы атлап кергән көнне, каникулым да тәмамланмаган килеш, Казанга китеп бардым. Мин әнисез ятим генә түгел, туган йортыннан мәхрүм калган сукбай да идем...
Борын күтәреп чыгып киткән белән түгел, кикрик тиз шиңде. Стипендиянең яртысын фатирга түләгәч, башым учлап уйга калдым. Болай да санап карадым кулымдагы “Ленин башларын”, тегеләй дә санап карадым. Ләкин өстенә карап күпме санасаң да, үкереп еласаң да, җавап бер: бу тәңкәләр - ипилек-тозлык кына. Дөрес, минем әле итем-бәрәңгем бар. Әлегә... Алар бетсә, коры суда утырачакмын. Нидер эшләргә кирәк. Әйе, эшләргә кирәк!
Рәмзия Габделхакова