Ару-имин иртәләр, карендәшләр!☀️ Карендәшкә❤️ Җир йөзендә күпме керәшен бар, Илдә-көндә күпме исәбе? Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең Сау-тазамы тамыры, үзәге? Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле Бәгыреңне өтеп исәме? Яман телләр җанга салган яра Үзәгеңне, әрнеп, өзәме? Иркә ачып бер утырыйк әле, Эчең бушар, зарың сөйләрсең. Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит, Карендәшем, асыл керәшен. Инде ару гына яшә берүк. Келәүләрең кирләп китмәсен. Имәндәй нык, таза нәсәбеңнең Бөреләрен кырау өтмәсен. Ямаш Игәнәй📝 @tuganaylar_2002