Күпчелек яшьләрнең каһвәханәләрдә эшләп утырганын еш күрәбез: алар ноутбукка текәлгән килеш әкрен генә каһвәләрен йотып куялар; кайберәүләр колакчын киеп зумнан дәрес, шалтыратулар алып бара. Кыскасы, каһвәханә үзенә күрә бер эшлекле зумерлар мохитенә чума. Ләкин офиста эшләүне сайлаучы яшьләребез дә бар безнең.
«Офис» дигәч, күз алдыма псевдо-документаль форматта төшерелгән «Офис» сериалы килеп баса. Үзебезнең редакция турында ситком төшерсәләр, шулай ук кызык булыр иде кебек. Әмма бу юлы, әйдәгез, сериал геройлары итеп Бөтендөнья татар яшьләре форумы коллективын күзаллыйк. Алар өчен идеаль офис нинди ул? Гадәти эш көннәре ничек уза? Хәзер белербез!
ИРТӘН – КАҺВӘ, КӨНДЕЗ – ЭШ, КИЧ – PLAYSTATION
Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
– Минем өчен идеаль офис – бөтенләй үк «офис» түгел. Анда кеше үзен ирекле итеп тоярга тиеш: киң урын, биек түшәмнәр, панорамалы тәрәзәләр, кояш яктылыгы, энергия булсын. Эш – җәза түгел, ә иҗат, шуңа күрә мохит тә шул иҗатны стимуллаштырырга тиеш. Әлбәттә, кешеләр дә мөһим – команда, коллективтан күп нәрсә тора.
Офиста идеаль көн минем өчен каһвәдән башлана. Шуңа күрә офиста каһвә машинасы кирәк. Аннары пуфиклар, креатив ял итү зоналары, бәлки берәр диван да. Диварда илһам бирә торган язулар, интерактив экраннар, тиз эшли торган Wi-Fi һәм...бер почмакта PS5 – эш беткәч башны ял иттерергә.
Минем өчен иң мөһиме – вариативлык. Офиста да төрле урыннарда утырып эшләргә яратам. Бер урында утырып эшләү – минем өчен түгел. Кайвакыт иҗат өчен каһвәханәләргә дә йөрим.
Соңгы вакытта миннән: «Хәзерге татар яшьләре нинди ул?» – дип сорыйлар. Хәзерге яшьләр – бик креатив, максатчан һәм үзен эзли торган буын. Алар дөнья каршында комплекссыз, ачык, әмма шул ук вакытта үз милләтен, телен югалтырга теләмәүче. Күпләр үзен берәр җәмәгатьчелекнең, берләшмәнең өлеше итеп тоярга тели.
Кызганыч, татарча сөйләшүчеләр азая бара, ләкин безгә соңгы вакытта татарча белмәгән, ләкин милли горурлык хисе булган, телне өйрәнергә теләүче яшьләр күп килә. Шуңа күрә без аларны татар телле мохиткә кертеп җибәрер өчен, төрле мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз.
КИҢ ТӘРӘЗӘ, ИНТЕРНЕТ, БЕРГӘ ТӨШКЕ АШ
Айзилә Абдрахманова, Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе:
– Минең өчен идеаль офис – безнең офис: сулда – Эльмира, уңда Райнур утыра. Артка борылып карасаң, тәрәзәдән Ирек мәйданы күренә. Бүлмәдә тәмле каһвә исе таралган – кәефне күтәрә. Эшлисе килеп торган, иҗат итәргә, фикер алышырга этәргән рәхәт урын ул.
Идеаль офис иң беренче чиратта кешеләр белән бәйле. Бер-береңне ярты сүздән аңлыйсың, идеяләреңне курыкмыйча тәкъдим итә аласың, юмор хисе дә, ярдәм итү дә гадәти күренеш. Андый мохиттә син үзеңне иркен, кирәкле итеп тоясың. Кыскасы, идеаль офис – эш урыны гына түгел, ул рухи «өй».
Безнең төшке аш вакыты – аерым «ритуал»: кемдер якындагы кафега чыгып китә, кемдер ризыгын үзе белән алып килә, я булмаса, бөтенебез бергә берәр җиргә барып ашыйбыз, үзебез өчен яңа урыннар ачабыз. Бергә паркка чыгып йөрибез – һава сулап, башны яңартып кайтабыз. Кайвакыт эшләргә коворкингларны да сынап карыйбыз, урамда, паркта ноутбук белән эшләгән чаклар да була. Урынны алыштыру «янып» чыкмаска, эштән арып китмәскә, башны яңартып алырга ярдәм итә. Иң мөһиме – интернет булсын, ә эш үзе бара ул.
АУЛАК УРЫН, ЫШАНЫЧ, ИҖАДИ МОХИТ
Эльмира Вәлиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе:
Минем өчен идеаль офис – уңайлылык һәм дустанә мохитле урын. Һәр хезмәткәрнең үзен команданың бер өлеше итеп тоюы, идеяләр белән ирекле алмаша алуы һәм эш өчен илһам таба алуы мөһим дип саныйм. Миңа бигрәк тә коммуникация өчен ачык зоналар, шул ук вакытта аулак эш урыны һәм көчләрне торгызырга мөмкин булган ял итү зоналары булу мөһим.
Нәтиҗәле эшләү өчен офис барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылырга тиеш: тиз интернет, уңайлы җиһазлар, һәр хезмәткәрнең аерым эш урыны. Әмма иң мөһиме – ышаныч, үзара ярдәмләшү һәм иҗат атмосферасы тудыручы кешеләр.
Миңа офиста эшләү уңайлырак. Беренче чиратта, монда нәтиҗәле эш һәм хезмәттәшләр белән аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган. Офиста проектлар турында фикер алышу, оператив карарлар кабул итү җиңел. Шулай ук биредә продуктив эшләргә, игътибарны читкә юнәлтмәскә мөмкинлек бирә торган барлык кирәкле җиһазлар һәм технологияләр бар.
Яшьләр өчен хәзер эш – акча чыганагы гына түгел, ә шәхси үсеш, үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Әгәр эш урыны мотивация бирә, рухландыра икән – ул кәефне дә, тормыш сыйфатын да күтәрә. Киресенчә булганда, эмоциональ тискәре тәэсир ясый, хәтта потенциалны күрсәтергә дә комачаулый. Шуңа күрә яшьләр эш урынын сайлаганда аның миссиясенә, мохитенә, ихтирамлы мөнәсәбәткә игътибар итә.
ҮСЕМЛЕКЛӘР, КИТАП КИШТӘСЕ, ВИНИЛ УЙНАТКЫЧ
Ләйсән Фәхриева, Бөтендөнья татар яшьләре форумының проектлар менеджеры:
Мин табигатьне яратам, шуңа иң беренче булып офисны үсемлекләр белән тутырыр идем. Төсләрнең дә табигыйләрен сайлар идем: көрән, яшел һәм ачык акцентлы чәчәк төсләре. Хыялдагы офисның зур тәрәзәләреннән шәһәрнең матур һәм илһамландырырлык манзарасы ачыла. Офис иркен, кирәк булса хәрәкәтләнеп алырлык буш урын бар. Бүлмәнең бер почмагында матур гына китап киштәләре урнашкан. Китап киштәсе янында – винил уйнаткыч.
Төп ихтыяҗларга уңайлы эш урыны, су һәм саф һава керә. Офиста эш, чәй эчү һәм ял зонасы аерым булырга тиеш дип уйлыйм. Бер урында утырып эшләп арсаң, йомшак диванда «перезагрузка» ясыйсың яки команда белән чәй эчәсең.
Хәзерге вакытта оешмага «комьюнити» булдыру мөһим. Шуңа еш кына кунаклар килә торган булса, алар өчен дә урын кирәк, һәм бу функцияне шул чәй зонасы үти ала.
Мин «сыгылмалы» график белән эшлим: теләгән вакытта киләм һәм китәм дип әйтеп була. Әмма берәр зур проектка әзерләнгән вакытта көне-төне офиста утырам.
- автор: Рәфидә Галимҗанова