12 өлеш. Мин дәшмәдем, гауга оештырасым килмәде. Үз өемдә түгел лә, беркем чакырып китермәгән кунак кына. Кунак икәнсең, тыйнак бул, хуҗаларны хөрмәт ит. Шуңа күрә, җирән чәчнең туйдыргыч монологына, бер кирәксез җәнҗалга тизрәк нокта куярга теләдем:- Утырсын, олы кеше бит. Ә мин басып та барырмын. Ерак ара түгел, түзәрбез.
Мин дәшмәдем, гауга оештырасым килмәде. Үз өемдә түгел лә, беркем чакырып китермәгән кунак кына. Кунак икәнсең, тыйнак бул, хуҗаларны хөрмәт ит. Шуңа күрә, җирән чәчнең туйдыргыч монологына, бер кирәксез җәнҗалга тизрәк нокта куярга теләдем:
- Утырсын, олы кеше бит. Ә мин басып та барырмын. Ерак ара түгел, түзәрбез.
Ләкин абзый тынычланмады, үз сүзе аста калганга гарьләнеп, агулы угын миңа күчерде. Мыскыллы тавыш белән:
- Башка җирдә телең озын бугай, матур чыраеңа фингалны юкка гына утыртмаганнардыр, - дип бәйләнергә тотынды.
Шулчак безнең “күңелле” әңгәмәгә салонның алгы ягыннан яңа тавыш кушылды:
- Җитте инде сиңа, Аркаша! Һәр көнне бер балык башы. Кем сине монда чакырып китергән?! Ошамаса, кит тә бар, кем тота? Ачудан буылып, инфарк белән егылмагаең.
Ни хикмәт, Аркаша абзый әлеге ирнең сүзенә бик тиз буйсынып, башка дәшмәде. Мин аның эчпошыргыч тавышыннан котылуыма сөенеп, тәрәзәгә борылып бастым да, юл буйларын күзәтеп бара башладым.
***
Минем Майлысуга беренче килүем түгел. Бер җәйдә Фатыйма апа безгә кайткач, үгетли-үгетли әниемне кунакка алып киткән иде. Әни мине дә үзе белән ияртте. Тик ул чакта әле бик бәләкәй идем, шуңа күрә яхшылап хәтерләмим дә. Харап биек таулар, бер-берсенә игезәктәй охшаган матур ак йортлар, тигез урамнар һәм чияләр, бик күп чияләр истә калган. Мин аларны ак чәчәкләр төшерелгән кечкенә чиләгемә тутыра идем дә, шуны үземнән калдырмый, көне буе ашап йөри идем...
Фатыйма апа сөйләгәнчә, ак матур йортларны иң башта немецлар салган икән. Бу халыкны сугыш вакытында Идел буеннан Урта Азиягә сөргәннәр. Немецлар бик пөхтә, тырыш халык, монда да югалып калмаган, җиң сызганып өр-яңадан тормыш корып җибәргәннәр. Алардан күреп урыслар, татарлар да нәкъ шундый уңайлы җыйнак йортлар сала башлаган. Әгәр тау башына, - юк, тау башына ук түгел, анда менүләре ай-һай... - әгәр өскәрәк, биеккәрәк менеп карасаң, поселок макеттагы уенчык шәһәр булып күренер иде. Гөлбакча эчендә утыручы ак кала.
Әйе, кайчандыр, әниемә ияреп, мин бирегә кунакка килгән идем. Ә хәзер, үткәннәремнән качып, тормышымны өр-яңадан башлар өчен бөтенләйгә дип килүем. Туган җиремнән мине беркем кумады, кумаса да, ирекле көннән аны ташлап, җиде ят җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булдым.
Мине күргәч, Фатыйма апа бер мәл һушсыз торды, аннары күзләрен дә, авызын да зур ачып:
- Ә-ә?!. – диде.
- Ә-ә шул... – дидем мин, бу хәлгә үзем дә бик аптыраган сыман. Тагы ни диим инде? Бердән, чакырылмаган-көтелмәгән кунак, икенчедән, йөземә карарлык түгел.
- Әстәгъфирулла! Наргизә! Синме соң бу, әллә күземә генә күренәсеңме?!
- Мин инде бу... Исәнме, Фатыйма апа...
- Киләсеңне ник хәбәр итмәдең? Приступ була язды бит. И-и, могҗиза диген, кил әле бер кочаклыйм үзеңне, ни гомер күргән юк! Ярый әле өйдә чагым туры килде. Ләбиб дусларына мунча салышырга киткән иде, Әнәс эштә. Капка төбендә аптырап басып торыр идең.
Фатыйма апа үз күзенә үзе ышанмагандай үрелеп-сузылып миңа карый:
- И Ходаем, нишләдең син, сеңлем?! Йөзеңә карарлык түгел. Ни булды, кыйнамаганнардыр бит?
Мин алдадым, әлбәттә. Поезда барганда өске ятактан егылып төштем, дидем. Апа анысына әллә ышанды, әллә ышанган булып кына кыланды гына, һәрхәлдә, бу турыда башка сүз кузгатмады.
Йөгерә-йөгерә чәй өлгертте, чәй янына әллә никадәр ризык тезде: үзе пешергән кекс-печеньелар, чебуриклар шунда, карбызы-кавыны... Минем ачыгу җиткән иде, кыстаганны да көтмичә, кабаланып ашарга керештем. Ә Фатыйма апа өстәлгә һаман тәм-том тезә. Үзе табын кора, үзе шул арада авыл хәлләрен сораша, ду китереп әтине сүгә:
- Кара син аны, азгын тәре, башта, башын-күзен тондырып чаба-чаба, Гөлзадәне чиргә сабыштырып, гүргә кертте. Аннары, үлгәч, кабере дә суынмаган килеш, өйләнеп мыскыл итте. Чыдар әмәле калмаган икән берәүнең! Юньле адәм түгел инде, кырыгын үткәргәнче дә сабыры җитмәде затсызның. Бу хурлыкка йөрәгең янып, кара күмергә әйләнерсең. Ну үзем шунда булсам, артын кыздыра идем инде ул азгын иблиснең.
Йөз-кыяфәте белән дә, холык-фигыле белән дә Фатыйма апа әнигә бөтенләй охшамаган. Әрсезлеге дә, усаллык-чаялыгы да бар. Әллә шундый булып туган, әллә читтә, җиде ят кеше арасында яшәп, усалланган-шомарганмы, әби әйтмешли, агулы энәләрен тырпайтырга гына тора. Үземнең дә әтигә мәхәббәтем ташып тормый торуын, шулай да Фатыйма апа авызыннан мондый зәһәр сүзләр ишетү бер дә рәхәт түгел. Ни дисәң дә, минем әтием бит ул.
Ләкин Фатыйма апаның әтиемә карата ачу-нәфрәтле булуы ярап та куйды. Куркып-шикләнеп кенә:
- Мин бит кунакка түгел, Фатыйма апа... бөтенләйгә килдем, - дигән идем, йөзе яктырап китте:
- Бик дөрес эшләгәнсең, сеңлем! Ул аждаһалар янында кан елап ятканчы... Гөлзадәне дә әллә кайчан кайтып аласым калган. Рәхәтләнеп үз иркендә яшәр иде мескенкәем... Кайнана янында тормыш тормыш түгел, ормыш инде ул!!!
Фатыйма апаның күзләренә яшь тулды. Ул аларга рәхәтләнеп тамарга да ире бирми, кул аркасы белән сыпырып та алды. Болай да тулып ташкан күңелне тагы да нечкәртәсе килмәде, сүзне тизрәк башкага бордым:
- Җизни ни дияр икән, Фатыйма апа? Ачуланмасмы?
- И-и, аңа! Ике дөнья бер кәнди! Сине түгел, мине дә күрми әле ул. Әтиең монда киткәнеңне беләме соң?
- Юк.
- Әйтмичә дөрес эшләгәнсең.
Аның сүзеннән эчемә җылы керде. Минем теләктәшем, яклаучым бар!
- Фатыйма апа, монда икәнемне син дә әйтмәссең, яме. Әти барыбер эзләр инде ул. Бәлки хат та язар.
- Язсын! Алар белән кем сөйләшкән әле! Тик ятсыннар шунда ут йотып. Мидхәт тә хәсрәтләнсен әле бер. Артык рәхәт яшәмәкче була. Яшь хатын алдым дигәч тә... Син кайгырма, сеңлем, эшен дә җайларбыз, яхшы кияү дә табарбыз үзеңә. Монда шәп егетләр күп, кәләшләр генә җитми. Кыз эзләп Рәсәйне айкап кайталар. Менә дигән татар егете белән таныштырам мин сине.
Шулай итеп мин ышанычлы кулга эләктем. Бер атна дигәндә Фатыйма апа, барысын җайлап-майлап, мине балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә дә урнаштырды.
***
- Әйдә, Наргизә, без синең белән бүген кунакка барыйк әле. Югыйсә күземне ачырмыйлар, очраган берсе, ник карендәшеңне бездән яшереп ятасың, диләр. Уллары буй җиткән хатыннар килен рәхәтенә тиенмәкче булып мәш килә. Барысына да татар кызы кирәк.
- Әллә берәрсе белән таныштырмакчы буласыңмы? – дип сорадым куркып. Егет затыннан беркемне күрәсем килми, ераграк йөрсеннәр берүк. Ул халыктан җаным бизде. Кияүгә чыгарга атлыгып торган кеше юк әле монда.
- Өметләнмә дә! Таныштырмыйм да, берсенә дә бирмим дә сине, туганым! Бик рәхәт әле бергә. Бөтен эшемне эшләп торасың. Ике ир-ат карап хәлдән тая идем, син килгәч, рәхәткә чыктым. Әнәскә генә алып куярбыз әле үзеңне. Монда андый никахлар рөхсәт ителә. Әтиләре бертуган булса гына ярамый, әниләре карендәш булса, куркыныч түгел. Шундый гаиләләр беләм мин. Үзләре туганнан туган, үзләре ир белән хатын. Балалары да сау-сәламәт. Валлаһи менә!
Үземне Әнәс кочагында күз алдыма китереп, чирканып киттем. Шул гына җитмәгән иде, үз туганыңа кияүгә чык, имеш. Бергә яшәгән белән түгел, аны кочаклап ятасы да бар бит әле... Оялмыйча! Юктыр, мин башка беркемне ярата да, якын итә дә алмамдыр, ахры. Тәки шулай ялгыз яшәрмендер, мөгаен. Кунакка да барасым килми.
- Үзең генә бар әле, апа.
- Юк, алай булмый, туганым. Рәшидәләрдә аулак өй бүген. Ире санаторийга китте. Син курыкма, анда хатыннар гына була. Монда гадәт шундый. Ирләр, хатыннар мәҗлесе аерым-аерым үткәрелә.
- Курыкмыйм мин, барасым килми, шул гына.
- Үзебезнең яктан килгән һәр яңа кеше алтын бәясе монда. Туган як хәлләрен беләсе килә бит. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип җырлыйлармы әле? Укаң коелмас, барырга кирәк. Аларның сине күрәсе килә.
- Башка вакытта барырмын, бүген түгел, - дип күпме карышсам да, тәки ияртте.
Фатыйма апаларныкы кебек үк ак балчык йортка килдек. Тәрәзәдән күреп торганмы, каршыбызга хуҗа апа килеп чыкты. Татар хатыны димәссең дә, табак битле, каратут йөзле, җәенке борынлы, кысык кара күзле. Бик ягымлы үзе, тәмле телле:
- И-и, Фатыйма бәгырь, шундыен да күркәм кызны яшереп тотарсың икән! Урларлар дип куркасыңдыр инде. Сөбханалла! Шундыен да ак чырайлы матур кызлар булыр икән! Монда барыбыз да нигырга әйләнеп беткәниек. Кер, кер, багалмам, ятсынма, төкле аягың белән үтәең. Сөбханалла! Улкаем булса, үз кәләшем итәр ием лә соң, улкаем юк шул.
Кунак бүлмәсенә үттек. Биредә салкынча һәм караңгы. Ике як диварда да - зур затлы келәмнәр. Тәрәзәләргә - кояш нурлары, эссе үтеп кермәсен өчен калын бәрхет пәрдәләр эленгән. Бүлмә уртасында төрле сый белән тулган түгәрәк өстәл. Йомшак диван-кәнәфиләрдә берничә хатын-кыз ипләп кенә сөйләшеп утыра. Яшьләр юк, барысы да Фатыйма апа чамасындагы халык. Ялтыравык купшы бизәкләр төшерелгән яулыкларын артка чөеп бәйләгәннәр, өсләрендә, эссе булуга карамастан, озын җиңле күлмәкләр.
Рәшидә апа, йомшак кына иңемнән төртеп, кунакларына дәште:
- Менә сезгә иң зур, иң кадерле күчтәнәч, бәгырькәйләрем! Туган якның саф җилләрен, кардәшләрнең кайнар сәламнәрен алып килгән. Күрдемдәген үзен, таң калдым, матур да соң безнең татар кызлары, үтә матур!
Әллә ничә пар күз берьюлы минем тарафка юнәлде.
- Исәнмесез... – дидем оялып кына. Ят карашлардан тизрәк качарга теләп диванга сеңдем.
- Киләсе кунакларым килеп җитте, әйдәгез табынга сыеныгыз, - диде хуҗа апа.
Минем дә аш үткәргәнем бар. Юк ла инде, үзем генә түгел, әни белән. Мәҗлес җыйган көнне ул мине беркая җибәрми иде. “Кул астында бул әле, кирәгең чыгуы бар”, - дип гел янында тота иде. Харап җаваплы эш ул аш үткәрү. Бездә табын патшасы - бәлеш, ансыз бер мәҗлес тә үтми. Ите йә бәрәңгесе пешмәсә, камыры көеп китсә, яме бетә, битең пешә инде. Әни мескенкәем аш үткәргәндә шул бәлешләре өчен үзе дә яна-көя иде. Мич янына кырык тапкыр килеп әйләнә. Табынга чыгарып, капкачын ачкач кына: “Аллага шөкер, йөз кызартырлык түгел, бәлешем уңган,” - диеп җиңел сулап куя иде.
Монда бәлеш пешермиләр икән. Чөнки бәрәңге кытлыгы. Ит исә ниндиен телисең шунысы бар. Карбыз-кавын, җиләк-җимеш тә тулып ята, ә менә бәрәңге юк. Булганы да күгәрчен күкәе зурлыгында гына. Шуңа күрә мантыйны ит белән суганнан гына пешерәләр. Бәрәңге урынына кайчакта кабак турап салалар.
Бәлеш урынына монда пылау чыга. Үзбәк пылавы безнекенә охшамаган, итне ваклап түгел, зур итеп турыйлар. Аны дөге белән бергә бутамыйча, пылау өстенә кисәк-кисәк килеш тезеп куялар. Пылауны мамык маенда пешерәләр. Мин башта бик гаҗәпләнгән идем: мамыкның нинди мае булсын? Була икән. Бик файдалы һәм искиткеч тәмле май. Ул пылауга аерым, үзгә тәм бирә икән. Пылау һәр кешегә аерым бүлеп бирелми, зур таба хәтле сай тәлинкә белән табын уртасына куела.
Кара чәй урынына күбесе яшелне эчә. Чөнки ул тирләтми, сусауны баса. Мондагы татарлар да үзбәк-кыргызның яшәү рәвешен, йола-гадәтләрен алган. Кеше климатны түгел, климат кешене үзенә яраклаштыра.
Табындагы ризыкларга мәдхия укып, уңган хуҗабикәне мактый-мактый ашап-эчкәннән соң, халыкның игътибары безнең тарафка күчте. Фатыйма ападан минем хакта тегесен-бусын сораштылар да, аннары үземне сорауга күмделәр:
- Безнең якларда ни хәлләр бар?
- Яңгырлар вакытында яудымы?
- Печән әзерли алдыгызмы? Яшелчәләр уңдымы?
- Көтү йөриме, маллар күпме, көтүчегез бармы?
- Авылда яшьләр каламы? Мәктәптә ничә бала укый? Колхозда акча яхшы түлиләрме?
- Суны каян аласыз, коеданмы, чишмәдәнме?
- Авылга газ кергәнме?
- Урып-җыю башландымы? Быел игеннәр ничек? Колхозыгызда комбайннар җитәрлекме?
Үләм дип торам!!! Каян белим мин боларны?! Авылга кайтканым бармы? Ярый әле Фатыйма апа ярдәмгә килде, белсә дә, белмәсә дә, минем өчен ул җавап биреп утырды. Тисә тиде, тимәсә юк, кем барып тикшерә? Бу хатыннарга болар ниемә кирәк?! Нәрсә дип кеше башы катыралар? Көчкә түзеп утырдым, тизрәк чыгып ычкынасы иде моннан, ник кенә килдем.
Сүзгә сүз ялганып, беразга мине онытып тордылар.
- Инәй исән чакта авылга ел саен кайта идем, - дип сөйләп китте минем каршыда утырган озынча йөзле, очлы иякле апа. - И-и бездәге җәйләр! Әкият бит ул! Яшенле яңгырларны үлеп ярата идем. Кешеләр куркып кача, ә мин, исәр, урамга чыгып басам. Инәй артымнан чыга, кер, йә яшен сугар, ди. Курыккан кешене генә суга ул. Манма суга батып керә идем. Яңгырдан соң һаваның тәмлелеге! Җиләк исләре килә иде. Бал урынына ипигә ягып ашарлык. Сагынып үләм инде авыл җәйләрен.
- Җәе генәме соң, кышын әйт син, бөтен дөнья акка күмелә. Кар ашап тамак туя иде, - дип кушылды аның кырындагы хатын.
- Сездә кар яумыймыни?- дип сорадым мин.
- Ява да, шундук эреп тә бетә, күрергә дә өлгермисең. Тау башларында гына ел буе ята. Анда кем менгән? Кәҗәләр дә менеп җитәлми әле.
- Менәр иде дә, тау башында кардан башка җен дә юк. Кәҗәгә аңа матурлык кирәкмени, чәйнәр азык кына булсын.
- Тау дигәннән, бер кызык сөйлим әле сезгә, - дип сүзгә кушылды әлегәчә дәшми утырган зәңгәр күзле, саргылт чәчле бер апа. - Безнекеләрне эшкә йөртүче шофер Никулай кызык иткән бит. Шулай кайтып барганда автобусын туктаткан да, капчыгын күтәреп, тау башына менеп киткән. Кая барасың, дигәннәр. Бу әйткән, алма җыярга, дигән. И көләләр икән моннан. Тау башында нинди алма, янәсе. Карасалар, теге тулы капчык белән төшеп тә килә икән, малакаем! Ышанмаганнар, ачып караганнар. Валлаһи, алма икән, иллә кызыл, иллә эре алмалар. Моннан гына күренми, анда алма күп, ди икән Никулай. Икенче көнне болар да капчык белән алма җыярга менеп киткәннәр...
- Җыйганнармы соң?
- Җыйган ди сиңа, тот капчыгыңны! Нинди алма булсын ди анда? Кәкре каенга терәткән Никулай боларны. Икенче Хуҗа Насретдин! Төнлә тау башына алмалар менгереп куйган да, икенче көнне шуны алып та төшкән.
- И-и, иренмәс җан икән. Кеше шаккаттырам дип тау башында үрмәләп йөрмәсә, башка эше беткәнме.
- Ирләр гомергә бала-чага бит алар. Безнең исәрләр дә, моңа ышанып, тау башында алма эзләп йөргәннәр.
- Ату үзегездә юк!?
- Үзеңнеке тәмле булмый ул, бушка килгәне тәмлерәк.
- Никулайдан булыр. Көн саен берәр мәзәк чыгарып тора. Былтыр алдау көнендә ярты Майлысуны чиратта тотты бит. Иртәнге сәгать дүрттә үк кибет янына килеп баскан икән бу. Моны тәрәзәсеннән күреп бер карчык чыккан, нәрсә китерделәр, ни саталар бүген, ди икән. Комбикорма, дигән Никулай. Үзе киткән дә барган. Карчык кибет төбен саклар калган. Фая килгәндә кибете янында бер көтү халык көтеп тора икән. Егылып китә язган мескен.
- Мин дә бар идем анда, чынлап торып ышандык шул. Малларны ашатырга кирәк бит.
Фатыйма апалар гына түгел, монда үз хуҗалыгы белән яшәүчеләрнең күбесе куян-сарык, дуңгыз, хәтта сыер да асрый. Шуңа күрә биредә ит кытлыгы юк, базар тулы. Хакы да арзан, ит-колбасага бездәге кебек озын-озын чиратлар да күренми.
***
- Наргизә туганкай, берәр яңа җыр җырла әле. Безгә татар җырлары бик тансык бит. Кыргыз, үзбәкнекен тыңлап туйган инде. Радиода да шул, телевизорда да шул... Җитмәсә урамда да көне-төне акырталар.
Судан коры чыккан идем, инде утка илтеп тыктылар. Таптылар шәп җырчыны! Мин бит татар җырларын белмим... Училищеда укыган чакта бию кичәләрендә гел урыс яки чит ил җырларын гына әйләндерә идек. Хәер, өйдә дә гел шулар, заманча көйләр яңгырады. Татар җырларын мәҗлесләрдә ишеткән бар барын. Өлкән яшьтәге абый-апалар гармунга кушылып бик моңлы итеп җырлыйлар иде. Ул җырлар миңа артык күңелсез, сагышлы булып тоела иде. Яшь кешегә дәртле, күңелле көйләр тансык бит. Шуңамы, татар җырлары белән әлләни дуслыгым юк. Хәер, белгән, яраткан, йөрәк түрендә йөрткән бер җыр - “Алтын алка” бар. Аны әни җырлый иде. Ул минем әниемнең җыры иде...
Бервакыт кызлар белән кич утырып кайтып киләм шулай. Җәй көне иде. Күктә бар дөньяны көмеш нурга күмеп тулы ай йөзә. Турыбызга җитәрәк, әни тавышын ишетеп, барган җиремнән туктап калдым. Шыпырт кына басып койма янына килдем. Карасам, әни бакчадагы таганга утырган да, тирбәлә-тирбәлә әкрен генә җырлый:
- Алтын алка сына диләр,
Сынмый да бөгелми дә.
Саф мәхәббәт сүнә диләр,
Сүнми дә сүрелми дә.
Алтын алкаларым сынса,
Алырсың микән алка?
Булырсың микән үземә,
Калырсың микән ятка?
Әнинең ялгызлыктагы илаһи мизгелләрен өзәргә теләмичә, коймага сөялгән килеш тын гына басып тордым. Җырның көе генә түгел, сүзләре дә мине шул хәтле тетрәндерде, күңелем кылларына үзем дә аңламаган бик тирән моң-сагышлар килеп уралды. Айлы төндә берьялгызы моңаеп утырган әнием шундый кызганыч булып китте. Янына килеп, аны кочып аласым, юатасым килде. Ләкин урынымнан кузгалмадым, кыенсындым. Ул чакта әле унике-унөч яшьлек бала гына, әнинең нигә шулай моңаюын аңлап та бетермәгәнмендер. Ләкин күңелем монда мин белмәгән ниндидер тирән сагыш, фаҗига ятуын барыбер сизде. Бу җыр миңа шул хәтле нык тәэсир итте ки, китаптан табып алып, аның сүзләрен көндәлегемә күчереп тә алдым әле. Әни үлгәннән соң тагы тыңлыйсым килеп, телевизордан татар концертларын караштырсам да, ул җырны кабат ишетергә насыйп булмады.
Җыр белән бәйле тагы бер хатирә бар. Әтиемне туган көне белән котлап, дуслары радио аша җыр тапшырганнар иде. Сиңа нинди җыр ошый, дип әүвәл үзеннән сораганнар. Әти әйткән, Зөһрә Сәхәбиева җырлавын яратам, дигән. Сораулар буенча әзерләнгән ул концертны бергәләп тыңладык. Әтиемә багышлап “Әйткән идең” дигән җырны тапшырдылар... Аны Хәсән Туфан кадерле Луизасын югалткач язган икән. Ул җырда мондый сүзләр бар:
Юлыктым мин шундый бер чәчәккә,
Көтмәгәндә, уйламаганда.
Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә,
Әйтерсең лә синең дәвамга...
Әнием аны тын да алмый тыңлады да, моңсу гына: “Бик урынлы җыр булган бу...” - дип куйды. Әти ул чакта чынлап та бер “чәчәк”кә юлыккан булган икән. Тик, нишләргә соң дип, ул әни исән чакта ук баш ватып йөрде... Әни үлгәч исә аптырап, озак баш ватып тормады, барысы да бик тиз хәл ителде дә куйды...
Менә ул җырны, үч иткәндәй, бик еш тапшыралар. Бик матур, моңлы җыр үзе, тик аны ишеткән саен җан әрнүем яңара, йөрәгем чәнчеп куя...
Әлләни моңым булмаса да, Майлысу хатыннарына сер бирәсем килмичә, тамак кырып, “Алтын алка”ны башлап җибәрдем. Хәлемне аңладылар, миңа ярдәмгә килеп, әкрен генә башкалар да кушылды. Бергәләп тырышкач ярыйсы гына килеп чыкты.
- Маладис, иркәм, безнең яшьлек җырларын беләсең икән.
- Әни гел шуны җырлый иде, аннан өйрәнеп калдым.
- Урыны оҗмахта булсын мәрхүмәкәйнең, авыр туфраклары җиңел булсын, - диеште хатыннар.
- Әй, яшь чакта иренми идек тә соң, ә Рәшидә? Хәтерлисеңме, синең белән Илһам Шакировны тыңларга Ташкентка кадәр барган идек? Тәки кердек бит, билетны кулдан мең бәягә алып булса да кердек.
- Элек җырчылар, артистлар килеп, күңелне юатып китә иде, - дип сүзне ялгап китте иягенә миң кунган апа. - Үзебезчә концертлар, театрлар карый идек. Бер елны Әндижанга Сара Садыйкова килгән иде. И аның сөйкемлелеге, гел елмаеп кына тора. Безнең белән шундый гади итеп, үз итеп сөйләште.
- Кит аннан, шыттырасыңдыр ла! Нишләп синең белән сөйләшеп ваклансын ди ул?
- Валлаһи, чын әгәр, сөйләште! Концерттан соң картым белән янына барган идек, рәхмәт әйттек, тагын килегез, дидек. Шундый шатланды Сара апа.
- Элек шул ул! Ул чакта заманы да, кешеләре дә башка иде. Хәзер безнең якларда татар артистларының күренгәннәре дә юк. Без генә түгел, җырчылар да картая шул.
- Илһам һаман җырлый әле. Таһир гына күренми. Әллә кая югалды.
- Якуповмы? Эчә диләр бит аны.
- Эчмидер. Эчертәләрдер. Көнчеләр юри шулай эшли. Аныкы кебек тавыш беркемдә юк. Халык та яраткач, көнләшәләр.
- Казанга баргач, ул катнаша дип бер концертка кергән идем, сәхнәгә чыкмады. Афишага исемен язганнар, үзен чыгармадылар. Рәхәтләнеп “Олы юлның тузаны”н тыңлармын дигән идем. Шуны ишетсәм, тәгәрәпләр елыйм инде. Авыл да сагындыра, инәйләр дә...
Апакай яулык очы белән күз тирәсен сөртеп алды да, елак-моңлы тавыш белән:
- Зөһрә җырлаганча, ник шулай гомерем буена бетмәгән сусау икән... – дип куйды.
“Олы юлның тузаны” дигәч, минем дә искә төште, ул җырны әби бик ярата, шуны тапшырсалар, радионы бар көченә ачып куя иде. Таһир Якупов җырлаган икән...
- Исәнме икән соң ул?
Бу сорау миңа төбәп бирелде. Белмәсәм дә чатнатып:
- Исән! – дидем.
Исән булуы хәерле.
Җырчылар турында фикер алышу дәвам итә:
- Ә мин Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиеваны яратам. Икесе дә гөл кебек матурлар, ул тавышлары! Моң өстенә моң! Сандугачлар кебек сайрашып кына яшиләрдер алар.
- Зөһрә һөнәре буенча врач икән ул, - дип горурланып сүзгә кушыла Фатыйма апа.
- Эшли дәмени ул? Кит аннан, аларны да эшләтсәләр! Җырларга ничек вакыт тапсын ди аннары?! Андый талантлы кешеләрне уч төбендә биетеп, кадерләп-саклап йөртергә кирәк.
- Эшләми кая барсын, җырлап кына тамак туйдырып буламы?
- Хәзер яңа җырчылар чыга инде. Былтыр авылга кайткач, Фирзәр Мортазин дигән бер яшь җырчыны тыңлаган идем, күңелемә бик хуш килде. Үзенә бер төсле җырлый, тавышы җанга ята. Кассетасын монда да алып кайттым әле. Эч пошкан саен шуны тыңлыйм хәзер. Сүзләре дә бик мәгънәле. Шигырьләрен хатыны яза икән.
- Ник монда алып килмәдең, без дә тыңлар идек.
- Бәй, оныттыгызмыни? Маһинурның туган көненә алып килгән идем, бергәләп тыңладык ич!
- Теге... ничек әле... “Бәрәңге чәчәген” дә җырлаучы егетме?
- Шул-шул, тач үзе инде. “Ага чишмә” дигән бик матур җыры бар:
Юлларга чыгам икән,
Уйларга чумам икән.
Карыйм, карыйм, һич табалмыйм,
Еракта томан икән.
- И-и, гел безнең турында җырлый икән бу егет. Әллә үзе дә читтә интегәме? Әй, үтте инде гомерләр... Яшәве бер хәл, шул җиде ят җирдә ятып та каласы бар бит, туганнар... Кабереңне дә эзләп табалмаслар...
- Кабереңне эзләп килер кешең бармы? Өзелгән инде без туган җирдән. Шунда төпләнгән, тамыр җәйгән инде, Оркыя. Балалар да шунда үсте. Еласаң да юк, җырласаң да юк хәзер...
Кунактан мин авыр уйлар белән кайттым. Гомерләре читтә үткән апаларның өзми-куймый туган як турында сөйләшүләре, шул хәтле сагынулары мине таң калдырды. Монда яшәү күпкә кызыграк, җиңелрәк кебек югыйсә. Көзен дә, кышын да җылы, кибетләрдә җаның ни тели - шул бар. Җиләк-җимеш арзан. Бай, җитеш тормыш.
Әлмәттә хәтерлим әле, азык-төлек кибете киштәләрендә рәт-рәт балык консервлары гына тезелеп тора иде. Май, колбаса ише әйберләрне талонга гына бирәләр. Кибеттә ипи-сөт алып торганда, кайдандыр кайткан бер абзый мыскыл итеп:
- В России нищета, с голоду помрешь, - дигән иде.
Ә монда бит оҗмах! Белеп сагынулары түгелдер. Йә андагы хәлләрне белмиләрдер.
Фатыйма апага шулай дигәч, ул баш чайкады:
- Әй, туганым, кешедә тамак кайгысы гына түгел бит. Җан дигәнең барыбер кендек каны тамган җиргә тарта.
Рәмзия Габделхакова
(Дәвамы бар)