Найти в Дзене
Кряшены

Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авылыннан бер кочак көзге фотолар

Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авылыннан бер кочак көзге фотолар😍🍂🍁 Курайларда көз көйләрен уйнап, Агачларны сары төскә буяп, Куакларга җиләк-җимеш элеп, Агач төпләренә гөмбә тезеп, Урман буйлап алтын көз йөри. Көшел-көшел бодай, арыш җыеп, Саламнардан зур эскертләр куеп, Кара җирне уҗым белән каплап, Тракторлар белән гөрләп, шаулап, Кырлар буйлап уңган көз йөри. Балаларны мәктәпләргә дәшеп, Аяк асларына яфрак чәчеп, Тәрәзләрне яңгыр белән юып, Күп кошларны җылы якка куып, Урам буйлап наян көз йөри. 📖Григорий Родионов @tuganaylar_2002

Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авылыннан бер кочак көзге фотолар😍🍂🍁

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп, шаулап,

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

📖Григорий Родионов

@tuganaylar_2002

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10