💧Бөтен Россия буйлап террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза. Акция 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. 1 нче мәктәптә террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булган, алар арасында бик күп балалар булган. Акциянең асылы корбаннарны бер минут тынлык белән искә алу һәм символик рәвештә мәктәп яны участогында үскән чәчәкләргә яки агачларга «су сибү» дән гыйбарәт. Саба гимназиясенең 3 г сыйныф укучылары, директор киңәшчесе М.К. Әхәтова белән бергәләп, үсемлекләргә су сиптеләр. Бу ишарә безнең террорчылык актлары корбаннарына карата кайгы-хәсрәтебезне һәм кызгануыбызны символлаштыра. 😞
💧Бөтен Россия буйлап террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза
5 сентября 20255 сен 2025
~1 мин