Уку елы башланды. Беренче сентябрь көнен Дулкынланып көтәбез. Җәй аенда сагындырган Мәктәбебезгә керәбез. Ишекләрен ачуга, Укытучым каршы ала, Хаерле уку елы теләп Класска озата бара. Белем дөньясына чумып Океаннарда йөзәрбез, Саннарны санга кушып Мәсъәләләр чишәрбез. Көннәр күңелле узсын, Дәресләр кызыклы үтсен Уңышлы,шатлыклы булсын Безнең уку елыбыз. Ильяс Сабиров, Арча 5 гимназиясенең 7 сыйныф укучысы @arskmedia.ru