Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Нөркәлеләр Мәүлид көнендә СВОдагы солдатлар исәнлегенә догалар укыдылар

Нөркәлеләр Мәүлид көнендә СВОдагы солдатлар исәнлегенә догалар укыдылар. Бу көнне авылда яшәгән мөселманнар мәчеткә җыелып гыйбадәт кылдылар. Мәүлид — Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.нең) туган көне, ул авылда ел саен билгеләнә. Нөркә авылы мәчете имамы Нәзир Исламов мессенджерлардагы авылдашлар чатында бу көнге чара турында алдан игълан итте һәм авылда яшәгән мөселманнар билгеләнгән вакытка мәчеткә җыелды. Кичә барышында имам вәгазьләр сөйләде. Корьән аятьләре укыдылар, мөнәҗәтьләр әйттеләр, СВО зонасындагы ир-егетләр исәнлеген, илдә, дөньяда тынычлык урнашуын теләп догалар кылдылар (укыдылар). Нөркә авылыннан төрле яшьтәге күп ир-егетләр алгы сызыкта тыныч тормыш өчен көрәшә. Алар арасында контракт нигезендә хезмәткә юлланганнар күпчелекне тәшкил итә. Теләгән теләкләр кабул булып, көткән газизләребез җиңү белән кайтып, алар хөрмәтенә зур чаралар үткәрергә, табыннар оештырырга язсын!

Нөркәлеләр Мәүлид көнендә СВОдагы солдатлар исәнлегенә догалар укыдылар.

Бу көнне авылда яшәгән мөселманнар мәчеткә җыелып гыйбадәт кылдылар.

Мәүлид — Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.нең) туган көне, ул авылда ел саен билгеләнә.

Нөркә авылы мәчете имамы Нәзир Исламов мессенджерлардагы авылдашлар чатында бу көнге чара турында алдан игълан итте һәм авылда яшәгән мөселманнар билгеләнгән вакытка мәчеткә җыелды.

Кичә барышында имам вәгазьләр сөйләде. Корьән аятьләре укыдылар, мөнәҗәтьләр әйттеләр, СВО зонасындагы ир-егетләр исәнлеген, илдә, дөньяда тынычлык урнашуын теләп догалар кылдылар (укыдылар).

Нөркә авылыннан төрле яшьтәге күп ир-егетләр алгы сызыкта тыныч тормыш өчен көрәшә. Алар арасында контракт нигезендә хезмәткә юлланганнар күпчелекне тәшкил итә.

Теләгән теләкләр кабул булып, көткән газизләребез җиңү белән кайтып, алар хөрмәтенә зур чаралар үткәрергә, табыннар оештырырга язсын!

-2
-3