3️⃣ сентябрь көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә «Мәрхәмәтле Саба» үзәге һәм Саба районы яшь гвардиячеләре тарафыннан терактлардан зыян күрүчеләрне хөрмәтләү һәм искә алу йөзеннән «Тормыш тамчысы» акциясе оештырылды. 🔥Бу көн нәкъ егерме бер ел элек, 1 сентябрьдә, Беслан шәһәрендә булган фаҗига нәтиҗәсендә йөзләгән бала иң кадерле гомерен югалткан вакыйгаларга багышлана. Әмма безнең ил һәр һәлак булган баланы, террор корбанын хәтерли һәм хөрмәт итә. Акция җылы һәм тирән эчтәлекле узды. Волонтерлар кайгы күз яшьләрен һәм тыныч киләчәккә өмет символы булган тематик стенд әзерләделәр. Бу вакыйга бердәмлек, кызгану һәм явызлыкка бергәләп каршы торырга әзерлек үрнәге булды. Уртак тырышлык белән тормышыбызны куркынычсыз һәм бәхетле итә алачагыбызга ышанабыз!🤲🤲🤲 Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелде.
3️⃣ сентябрь көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә «Мәрхәмәтле Саба» үзәге һәм Саба районы яшь гвардиячеләре
4 сентября 20254 сен 2025
~1 мин