Найти в Дзене
Сельские Нивы

Төзәлмәслек яра

Ахыры. Гүзәл белән Гөлнара ашыгып кибеттән чыгып баралар иде. Марат киресенчә кибеткә керә иде, ишек төбендә үк очрагач Марат Гүзәлгә- Сәләм дустым, кара инде, танымыйсыңда, кисәктән генә бәреп йокмадың бит.- Марат гафу ит, без ашыга идек.- Бер минут вакыт табасыңмы дустыңа? 13 өлеш.
Гүзәл белән Гөлнара ашыгып кибеттән чыгып баралар иде. Марат киресенчә кибеткә керә иде, ишек төбендә үк очрагач Марат Гүзәлгә
- Сәләм дустым, кара инде, танымыйсыңда, кисәктән генә бәреп йокмадың бит.
- Марат гафу ит, без ашыга идек.
- Бер минут вакыт табасыңмы дустыңа?
- Әлбәттә синең өчен унны да табам.
- Ярый көтәсеңме мине? Мин Азатка гына сок алырга кереп чыгам.
Азат исемен ишеткәч Гүзәл:
- Ә мин дә аңа күчтәнәч алсам ярыймы?
- Әлбәттә ярый, ә үзең барып бирсәң ул тагын да шатланыр иде. Беләсең бит ул сине ярата.
- Шулайдыр, тик күрәсең бит мин нинди кыяфәттә.
- Аны үзгәртеп була бит, әйдә тизрәк әйберләр алыйк әле.
Гүзәл Гөлнарага карап:
- Син үпкәләмә, тик мин дустымны күрдем. Ә аның сүзен мин кире

Ахыры. Гүзәл белән Гөлнара ашыгып кибеттән чыгып баралар иде. Марат киресенчә кибеткә керә иде, ишек төбендә үк очрагач Марат Гүзәлгә- Сәләм дустым, кара инде, танымыйсыңда, кисәктән генә бәреп йокмадың бит.- Марат гафу ит, без ашыга идек.- Бер минут вакыт табасыңмы дустыңа?

13 өлеш.
Гүзәл белән Гөлнара ашыгып кибеттән чыгып баралар иде. Марат киресенчә кибеткә керә иде, ишек төбендә үк очрагач Марат Гүзәлгә
- Сәләм дустым, кара инде, танымыйсыңда, кисәктән генә бәреп йокмадың бит.
- Марат гафу ит, без ашыга идек.
- Бер минут вакыт табасыңмы дустыңа?
- Әлбәттә синең өчен унны да табам.
- Ярый көтәсеңме мине? Мин Азатка гына сок алырга кереп чыгам.
Азат исемен ишеткәч Гүзәл:
- Ә мин дә аңа күчтәнәч алсам ярыймы?
- Әлбәттә ярый, ә үзең барып бирсәң ул тагын да шатланыр иде. Беләсең бит ул сине
ярата.
- Шулайдыр, тик күрәсең бит мин нинди кыяфәттә.
- Аны үзгәртеп була бит, әйдә тизрәк әйберләр алыйк әле.
Гүзәл Гөлнарага карап:
- Син үпкәләмә, тик мин дустымны күрдем. Ә аның сүзен мин кире кага алмыйм. Ул минем абыем кебек.
Марат Гүзәлне бүлмәсенә алып кайтты.
- Гүзәл, үпкәләмә, иптәш кызыңа мине абыем кебек дидең, шулай булгач тыңла, иң беренче сиңа айнырга кирәк, бар душ кереп чык. Аннары киемнәреңне җый, кирәк-
яракларыңны, бездә берәр атна кунак булырсың.
- Бу кирәк дип уйлыйсыңмы?
- Гүзәл син нишлисең? Син озакламый әни буласың бит.
- Булмыйм, мин аны калдырам.
-
Ярар, теләсә нишлә, тик син үзеңне кулга алырга тиеш. Әлегә ял итәсең, айлыйм. Ләкин яллар бетә, ә аннары? Сине бит эштән куалар. Син нишләргә телисең, әйт. Абыең синең өчен ут йотып ятадыр. Хыяллары, сиңа булган ышанычы, көннән көн кимидер. Ничек уйлыйсың, синең бу кыланмышлырың аңа ошармы икән? Абыем кебек дидең мине, бар юынып чык. Җитәр үзеңне битәрләргә. Бала кирәкми икән калдырырсың, чыннан, ә нигә ул? Син бит хәзер үскән кыз.әнә абыйеңнын фотосурәтләрендә дә күзләреннән яшь ага, эх син.
Гүзәл битләрен юып чыкты, бер сүз дәшмичә киемнәреп җыйды, Маратка ияреп машинага чыкты. Ләкин менә Әминә апаның гына йөзенә карарга оялды.
Әминә апа җайлап кына:
- Кер кызым, үз өеңдәге кебек бул.
- Әминә апа, мин, мин...
- Акланма Гүзәл, кирәкми, төрле кеше төрлечә үткәрә кайгы- хәсрәтләрне. Ә син тынычланырга тырыш, алга таба атла. Әйдә, әнә сиңа Азат бүлмәсен бушаттык, бераз ял итеп ал, аннары сөйләшербез.
Чыннан да, Гүзәл үзен яхшы хис итә башлады. Белмим, бәлки Азат аның янында уйнап йөргәнгәме, бәлки өйдә үзен кирәкле кеше кебек хис итә башлагангамы, Гүзәл җанланды. Марат белән бергә барып, эшендә дә сөйләшеп, кабат эшкә чыкты. Ялларында, әти – әнисенең, абыйсының кабере янына кайтып килделәр. Гүзәлгә декрет ялына да чыгарга вакыт җитте. Тик ничек кенә сөйләшсәләр дә, Гүзәл үз сузендә торды. Юк, ул баланы
яратмады, аны балалар йортында калдырудан баш тартмый. Әминә апа да Гүзәлгә ияләште, аның аларда яшәп калуын сорады. Баланы да карарга булышырбыз диде, ничек кенә әйтсәләр дә файдасы юк иде. Гүзәл баланы табуга хастаханәдә калдыруын кабат, кабат әйләндереп әйтте.
Менә көтелгән көн килеп җитте. Гүзәлне балалар тудыру йортына илттеләр. Аның тулгаклары бик көчле булды. Булачак баланы ул тагын да катырак сүкте. Әле
яратмавы җитмәгән, туганчы ук җазалыйсың,
, нигә шундый авыр чыгасың? Нигә минем авыруымны телисең - дип кычкырды..
Шактый кычкырып яткач, нарасый дөньга туды. Шәфкать туташы:
- Гүзәл акыллым, баланы сүкмә, барысы да шулай туа. Котлыйм, синең кызың бар.
Гүзәл генә бер сүз дәшмәде. Күпмедер вакыт үткәч, баланы ашатырга алып килделәр, Гүзәл генә башын борды.
- Син үзең беләсең нәрсә эшләргә, теләсәң нишлә , тик бала ач, бер булса да ашат инде еламасын.
Бала елаганын ишеткәч көч хәл белән үзенең ачуын җиңеп, ул бала имезергә ризалашты. Кулына баланы алгач башта аңа карамады. Аннары күзе төште.
- Тукта, тукта, бу нәрсә соң? Аның алдында кечкенә Гомәр, абыйсы ята түгелме соң. Әйе, әйе, хәтта бит уртасында нәкъ абыйсыныкы кебек миңе бар. Юк, юк бу булуы мөмкин түгел. Кечкенә кыз әнисенә сызык кына ярык арасыннан карап куйды. Гүзәл кабат аптырады, кара инде, әллә күзләре дә абыйсыныкы кебек. Гүзәлнең күзләренә үзе дә сизмәстән яшь бөртекләре җыелды.
- Абый, абыем минем, кайткан, ул миңа кайтып көч бирергә кызым булып кайткан.
Ул баласын каты итеп кысты. Шәфкать туташы аңа таба карап куйды.
- Әле карарга да теләмәгән идең бит.
- Рәхмәт сезгә, мин әздән генә зур гөнаһ эшләмәдем.
Гүзәлнең йөзеннән яшь бөртекләре бала битенә тамды. Ул әкрен генә сөртеп алды да.
- Гафу ит мине балам, гафу ит әниеңне. Мин синең күзләреңнән күз яшенә тәгәрәргә ирек бирмәм. Мин сине бәхетле бала итәчәкмен.
Бүген Гүзәл хастахәнәдән чыга. Каршы алырга Сөмбелә белән Рифат та кайтты. Әминә апа белән Марат, аны үзләренә кайтырга күндерделәр.
Сөмбеләнең дә бала көтүен белгәч, Гүзәл бик шатланды. Ә иң шатланганы Азат иде. Ул төрле сәбәпләр табып бала янына керде. Әминә апа да бала карарга булышты. Бүген мулла чакырып кызга Рузалия дип исем куштылар. Гүзәл дә хәленнән килгәнче Әминә апага булышты. Тәмле ашлар пешерде, камыр ризыгына осталыгын күрсәтте. Беркөнне Әминә апа Маратка карап:
- Улым, мин кыстый алмыйм, беләм мин сиңа бары үлгән хатыныңның әнисе, әби булырга тиешле кеше. Беләсеңме, мин бит шатландым син бездә яшәргә калгач. Азат та усә. Әйт әле, синең
яратып йөргән кешең бармы?
- Син нәрсә инде әни.
- Син бит әле яшь, миңа авыр дип уйлама,.кызым үлде дип сине бәхетсез итәсем килми. Син бер дә курыкмыйча өйләнә аласың.
- Кемгә әни? Минем ул турыда уйлаганым да юк бит, өйләнү түгел.
- Димәк уйларга вакыт җиткән. Әгәр үпкәләмәсәң әйтер идем. Әнә Гүзәл үзенә ялгыз, бик эшчән, әйбәт кыз. Азатка да яхшы әни булыр иде. Әгәр мин белмәгән
яраткан кешең булмаса, бәлки бергә булырсыз.
- Әни, сүз дә юк, Гүзәл әйбәт әни, акыллы хатын булыр иде. Күп күргән, әйе, аның да бәхетле булырга хакы бар. Миңа да ошый, тик үзе ни дияр бит.
- Сорарга кирәк улым, сорарга бер йортта торып кешедән дә яхшы түгел.
- Әгәр син риза булсаң әни, мин каршы түгел бәхетемне кабат сынап карарга.
Икенче көнне чәй эчеп утырганда Әминә апа сүзне башлады.
- Гүзәл кызым, инде кайчаннан бирле бер беребезне беләбез, син бик акыллы кыз, уңган.
Гүзәл әллә нишләп китте:
- Әминә апа, сез минем китүемне телисезме?
- Юк кызым, бөтенләйгә бу йортта калуыңны телим, килен булып калуыңны. Марат белән яңа тормыш башлавыгызны телим. Нәрсә уйлыйсың?
- Ә Марат нәрсә уйлый?
- Мин әни сүзен тыңларга ияләшкән инде,- дип Марат көлеп җибәрде дә
- Аннары бәлки ризалашырсың бергә бәхетле булырга, бергә алга атларга тырышырбыз.
Гүзәлнең бит буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, ул әкрен генә:
- Мин риза Марат, синең белән яңа тормыш сукмагыннан атларга, мин риза.
Тәмам.

Гөлчирә Галимова