Найти в Дзене
Сельские Нивы

Төзәлмәслек яра

9-10 өлешләр. Менә Гүзәл кабат үзен җиде юл читендә калган кебек хис итте. Нишләргә? Әгәр дә Сөмбелә әйткән сүзләр дөрес булса, ничек яшәргә? Бу билгесезлек йөрәген тагын яндырды, кабат, кабат йөрәгендәге ярасы ачылып каны сыркыды. Гүзәл бу мәсьәләне чишәргә Гомәргә шалтыратты.

9 өлеш.
Менә Гүзәл кабат үзен җиде юл читендә калган кебек хис итте. Нишләргә? Әгәр дә Сөмбелә әйткән сүзләр дөрес булса, ничек яшәргә? Бу билгесезлек йөрәген тагын яндырды, кабат, кабат йөрәгендәге
ярасы ачылып каны сыркыды. Гүзәл бу мәсьәләне чишәргә Гомәргә шалтыратты. Тегесе исә “ Мин сөйләшә алмыйм, эштә, әйдә иртәгә сөйләшәбез, безнең урында”,- диде. Ничек төн үткәрергә, аңа хәзер рәхәттер, ләкин Гүзәл нишләргә белмәде. Очрашу урынына Гүзәл алдан ук килеп утырды. Гомәр кулына чәчәчкләр күтәреп, берни булмаган кебек килеп басты. Гүзәлнең моңсу йөзен күргәч:
- Сөеклем, нәрсә булды?
- Миңа берни булмады, ә сиңа нәрсә булды? Серләреңне белмәм диеп уйладыңмы? Өйләнгән икәнеңне кайчан әйтергә теләгән идең? Өйләнгән булгач нигә мине түбәнсетеп, үзеңнеке иттең? Ә мин җүләр капкынга килеп эләктем.
Гомәр нәрсә әйтергә белмичә катып басып калды, ул сүзләр таба алмады. Гүзәл аның йөзенә туры карап:
- Нигә дәшмисең?
- Әйе, әйе, мин өйләнгән. Тик мин синең болай белүеңне теләмәгән идем. Мин ялгыштым, әйе, ялгыштым. Әллә син бер дә ялгышлыклар эшләмисеңме? Мин бик үкенәм, әйтсәм минем белән араны өзәрсең дип уйладым. Ә мин сине чыннан да үлеп
яратам. Мин эчкән идем, ул вакытта хатын белән дуслар идек. Ул бәйрәм көн минем өчен воҗдан газабы бирәсен белмәдем. Гомәрнең яшь бөртекләре бит буйлап акты. Гүзәл генә аны тыңлап бетермичә:
- Миңа синең бәйрәмнәрең кирәкми. Бары өйләнгән икәнеңне әйтергә, мине өметләндермәскә иде.
- Син тыңлап бетер мине, үтенәм тыңла. Без дустымның туган көненә бардык, бераз эчтек, ә минем хатын шуннан файдаланып яныма яткан, ахырдан мин йөкле дип килеп әйтте.
- Әйе, кинодагы кебек, ә син аны тыңлап өйләндең инде?
- Өйләндем, ә нишли алам? Кыз кешене ничек шундый хәлдә калдырыйм.
- Ә мин нишлим? Әгәр мин дә балага узсам, миңа нишләргә?
- Мин өйләнәм сиңа Гүзәлем.
Гүзәл көлеп җибәрде.
- Ничек, икенче хатынлыкка аласынмы?
- Юк, мин инде сөйләштем. Балага булышам, ә
яратмыйча яши алмыйм дидем.
- Кызык сез ирләр. Башта үзегезгә кирәкне аласыз да, аннары качасыз, битегез юган.
- Юк, син хаклы түгел, ул мине алдап өйләндерде, чынлап та, син әйткәнчә кинодагы кебек, бала да кетмәгән, алдаган, аннары гына балага узды.
-
Яратмагач, бала булмаганны белүгә нигә аерылмадың.
- Мин соң белдем, бик соң.
- Мин алай эшли алмыйм. Сине хатыныңнан аерып, балаңнын күз яшен түккәнне күреп, ничек бәхетле була алам... Аларның бәхетләрен җимереп ничек яши алам. Юк, мин булдыра алмыйм. Сау бул Гомәр. Балаңны ятим итмә, бар гаиләң янына кайт.
- Ә син?
- Мин белмим , белмим нишләргә дә.
Гүзәл өйгә кайтты. Аның башында мең төрле уй йөрде. Вакыты белән үз үзен үтерергә дә теләде. Эх, абый исән булса, миңа киңәш бирер иде. Ә бу тиле егет нәрсә дип тора. Аерыла имеш, нишли ул? Ирсез гаилә, түбәсез йорт кебек, салкын була. Ул йортка җил дә, кар-буран да, яңгыр да үтә. Ирсез хатын бар нәрсәгә гаепле була. Ничек Гомәр хатыны белән баласын шундый зур сынаулар үтәргә үзләрен генә калдыра ала. Бәхетенә Гүзәлнең эше бар. Ул бөтен җаны, тәне белән эшкә кереп китте. Аның тырышлыгын күреп, баш табиб реанимация бүлегенә эшләргә дәште. Гүзәл бик теләп ризалашты. Акрын гына вакыт үтте. Бүген Сөмбелә белән Рифатның никах көне, бу очрак буенча Гүзәлне дә бәйрәм итәргә кафега чакырдылар . Ләкин алдан ук, анда Гомәр дә булачагын әйттеләр. Чөнки нәрсә генә булмасын, ул Рифатның дусты. Гүзәл ризалашты, тик: ”Котлап кына китермен сезне, озак тормам, үпкәләмәгез дип алдан кисәтте”.
Гүзәл кафега килде. Кунаклар инде җыелган иде. Алар арасында Гомәр юк иде. Мөгаен мин булганны белгәч, килмәгәндер дип уйлады кыз. Бәйрәм матур барды. Кунаклар, берсеннән берсен уздырып яшьләрне котладылар. Яхшы гына эчәргә өлгергән Рифат:
- Әнә соңга калучы дустым килде. Әйт инде, нигә соңга калдың? Үз атыңны кабызмагач, хәзер җәяү йерисеңме?
Шунда кунакларның берсе:
- Әйе Гомәр, синең машинаң кая соң?
Рифат шунда ялгышмы, бәлки вакыты җиткәнгәме, Гомәр өчен иң авыр сүзләрне ычкындырды.
- Авариягә элегеп кеше бәрдергәннән бирле тимер атына утырмый ул.
Гүзәл Сөмбеләгә карап:
- Син беләсеңме бу хакта?
- Юк, әле яңа ишеттем.
Кунаклар арасында да сораучылар күп булды. Рифат кына сүзне икенчегә борды. Ләкин Гүзәл генә, барысы да биегәннән файдаланып, Рифат янына килеп утырды.
- Әйт әле, ә Гомәр нинди авариягә эләкте? Берәр җирен авырттырмагандыр бит?
- Юк үзенә берни булмаган. Ул көнне аның әнисе үлде.
Шулвакыт яннарына Гомәр килеп басты.
- Әгәр белергә теләсәң, үзем әйтәм, нигә кешедән сорыйсың.
Рифат нишлим дигән кебек иң башларын гына селкеде.
- Әйдә сөйлә инде, үзем сөйлим дидең бит. — дип Гүзәл Гомәргә карады.
- Ул көнне минем әни үлде дигән хәбәр алдым, нишләргә белмәдем, туры авылга кайтырга ашыктым. Караңгы иде, алда бер машина акрын гына кайта иде. Мин кычкыртам, ул аңламый. Минем ашыкканны белмиме әллә ул диеп, тизлекне арттырып аны уздым. Шунда нәрсәдер бәрдердем кебек булды. Көзгедән карадым, артта нәрсәдер ятып калды. Мин аны эт, яки башка берәр нәрсә генә дип китеп бардым. Җитмәсә артта машина килә. Мине үземне дә исерек вакытта машина бәрдергәне бар. Миңа бернидә булмады, Берни булмый исереккә, чуртым булсынмы, монда да исеректер дидем. Арттан килгән машина туктаганны күрдем. Ә юлда бәрдерелгән кеше үлгәнен, мин берничә көннән соң гына белдем, әнине күмеп кире районга кайтканда гына. Яшь егет үлгән булган. Мин курыктым, бик курыктым дөресен барып әйтергә. Әти авырый, хатын бала тапты гына. Әйтсәм утырталар, нишләргә иде миңа?
Гүзәлнең йөрәге дөп-дөп типте. Ул дәшми карап торды да:
- Син, син минем абыйны үтерүче. Кит, кит янымнан.
Гүзәл өстенә кигән пальтосын да кимичә урамга чапты. Ул кая барып бәрелергә белмичә алга таба атлады.
- Нәрсә бу, язмыш сынавымы? Ничек итеп мин абыйны үтерүчегә гашыйк була алдым? Минем бу җирдә яшисем килми. Мин ардым.
Гүзәл аздан гына яныннан үтүче машина астына кермәде. Үткән машина кырыйга борылып туктады. Машинадан бер ир-ат төшеп, Гүзәл янына атлады.
- Синең нәрсә яшисең килмиме? Үләсегез килсә, башка ысул табып була. Минем ни гаебем бар? Сезнең аркада төрмәгә утырыйммы? Сез нәрсә?
Әйтеп бетерүгә ул каршында Гүзәл басканын аңлап, .
- Гүзәл сезме? Менә бит ничек очрашырга туры килде.
Гүзәл дә егетне таныды.
- Марат.
- Әйе, мин. Сезгә нәрсә булды? Сез нигә шундый кыяфәттә? Әйдәгез машинага утырыгыз, туңгансыздыр.
Ләкин Гүзәл берни дәшми басып тора бирде. Дөресрәге нәрсә әйтергә белмәде, зиһеннәре чуалды. Марат көчләп диярлек аны машинага утыртты. Термоста калгын чәен салып бирде.
- Эчегез, сезгә җылынырга кирәк.
Гүзәл калтыраган куллары белән стаканны алды. Ләкин куллары аны тыңламады. Аның күзендәге яшь бөртекләре акты да, акты. Марат бер сүз дә әйтмәде. Ул аны аңлады, әлегә Гүзәлгә сүз әйтергә мәгънә юк. Гүзәл әниләре янына кайтса, алар да борчылыр дип, үз өенә алып кайтты

10 өлеш.
Гүзәл әкрен генә күзләрен ачты. Нәрсә соң бу, ул кая? Гүзәл үзенең кая икәнен аңлый алмады. Аның башына каты итеп таш белән суккан кебек. Ул урыныннан торып ишеккә таба атлады. Аш бүлмәсендә шалтыр-шалтыр савыт саба тавышы ишетелде. Гүзәл аш бүлмәсенә керде. Олы яшьтәге бер апа савытта коймак бутарга маташа, ул Гүзәлне күреп:
- Ә нәрсә бәбкәм уяндыңмы? Ничек хәлләрең, кичә сиңа карарга да куркыныч иде.
- Исәнмесез апа, ә мин кая соң. Дөресен әйткәндә бернәрсә дә хәтерләмим.
- Утыр бәбкәм, ә юк , юк, әйдә битеңне юып ал башта. Аннары чәйләп алабыз.
- Рәхмәт, тик минем монда ничек эләккәнемне беләсем килә.
- Сеңлем, сине Марат алып кайтты. Синең хәлең бик авыр иде. Гел еладың. Кияү балакай:” Әниләрең борчылмасын, Гүзәл тынычлансын, аннары өенә кайтыр” ,- диде.
- Кияү?, аңламадым.
- Син юынып кил, чәй эчә-эчә сөйләшербез. Үзеңә җан да кереп китәр.
Гүзәл юынып килгәндә кайнар коймак өстәл өстендә тора иде. Ул яхшысынмыйча гына өстәл артына килеп утырды.
- Син оялма кызым,без начар кешеләр түгел. Сиңа сөтле чәй ясыйммы?
- Миңа барыбер, ничектә ярый.
Әминә апа чәйләр ясады, өстәлгә эремчек куйды да:
- Җиңелчә генә ашап ал,син борчылма, һәрбер караңгы төннән соң кояш чыга, ишеп яңгыр яуганнан соң, салават күпере чыга. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Алла теләсә синең дә борчу мәшәкатьләрең артта калыр.
- Рәхмәт сезгә, гафу итегез әгәр борчыган булсам. Исемегезне дә белмим.
- Әминә булам мин.
Шулвакыт бүлмәгә 3-4 яшендәге малай чабып керде.
- Дәү әни, миңа йомырка пешереп бир әле. Мин телевизор карый торам.
Һәм кире бүлмәгә кереп югалды.
- Ә бу шаян малай кемнеке?
- Бу минем оныгым. Марат белән Энҗенең улы. Бәбкәм исән сау гына булсын.
- Әйе, бик шаян малайга ошаган. Әминә апа, миңа эшкә барырга кирәк. Рәхмәт сезгә, мин китәм.
Гүзәл ишек янына килде дә, киемен эзләде, тик таба алмады. Әминә апа анарга пальто белән яулык алып бирде дә.
- Менә Энҗенең әйберләрен чыгарып куярга куркып торган идем, кирәге дә чыкты. Син киемсез идең, Марат киемнәреңне кая икәнен белми, ул сине киемсез килеш урамда очраткан.
Гүзәл кабат яхшысынмыйча гына пальтоны киеп:
- Ә Энҗе ачуланмас микән соң? Әйбәт тә түгел үзеннән сорамыйча киемен кияргә.
- Ачуланмый ул, ачуланмый .Энҗем үлгәнгә инде 2 ел . Ә кияү балакай мине җәлләде, бездә яшәргә калды. Миңа да яхшы, оныгым йөрәгемне җылыта. Маратка да яхшы, баланы карарга кеше бар. Алланың рәхмәте киявем бик әйбәт кеше.
- Рәхмәт сезгә Әминә апа, кайгыгызны уртаклашам. Сезгә ничек авыр икәнен мин аңлыйм, үзем дә абыемны югалттым. Сау булыгыз, ә киемнәрне мин китерермен.
- Кирәкми Гүзәл кызым, үпкәләтмә карчыкны. Әгәр ошый икән, үзеңдә калдыр.
Гүзәл саубуллашып чыгып китте. Кара инде, аның абыйсы үлгәндә Маратның да
ярасы әле яңа гына булган бит. Урамда да җитмәсә ишеп яңгыр ява, әйтерсеңлә Гүзәлнең кайгысын, аның хәсрәтен уртаклаша. Эштә дә Гүзәл үз уйларыннан чыга алмады. Нишләргә, Гомәр абыйны үтергән дип полициягә барып әйтергәме? Ул нәрсә эшләргә белмәде. Өйгә кайткач ул чәй эчте дә, киемнәрен киеп кибеткә чыкты. Вак төяк күчтәнәчләр алып, Әминә апаларга юл тотты. Әйе, ул аларга рәхмәт әйтергә тиеш. Ничек инде бер белмәгән кешене алар үз кызлары кебек каршы алган. Бер сорау да бирмичә, урын биргәннәр. Гүзәл килеп җитте. Ләкин башта керергә куркып торды, аннары тәвәкәлләп звонокка басты. Әминә апа елмаеп каршы алды.
- Шулай тиз килерсез дип уйламаган идем. Әйдә кызым уз, уз әйдә.
- Әминә апа, ә Марат өйдәме? Анарга да рәхмәт әйтергә теләгән идем. Сезгә борчу мәшәкатьләр китергән өчен гафу итегез.
- Төрле хәлләр була, кешене беркайчан да бер күрүгә кем икәнен әйтеп булмый, кеше турында начар уйларга да
ярамый. Язмыш ул бумеранг кебек, кешедән көлсәң, озак та үтмәс үзеңнән көлерләр, һәм киресенчә, начарлык эшлисең икән, ансы да кире кайта. Кем соң без кеше тормышы тикшерергә? Бер Ходай гына белә нәрсә буласын. Ходай язганнан уза алмыйсың.
- Бездә кунаклар бар ахыры-, дип ишектән Марат килеп керде.
Гүзәл Маратның йөзенә карарга курыкты, ул күзләрен яшерде.
- Исәнмесез Марат. Менә сезгә рәхмәт әйтергә килдем. Мине шул хәлдә урамда калдырмагансыз, рәхмәт сезгә.
- Кирәкми Гүзәл, минем урында башка кеше булса, ул да шулай эшләр иде.
- Шулайдыр, тик кабат авыр вакытта сез миңа ярдәм иттегез.
- Әйдә гел рәхмәт әйтмә, мин булышырга әзермен. Кем белә, бәлки син дә миңа бер булышырсың әле. Әни, ә ашарга әзерме? Әллә кунак кызы булгач мине ашатмыйсыңмы?
- Ашарга әзер, бар Азатны чакыр, мине тыңламый алайса .
Тәмле итеп чәйләр эчкәч, Марат Гүзәлне өйгә озатып куйды, һәм Гүзәл машинадан төшкәнче һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер икәнен әйтте.
- Беләсезме Гүзәл, әйткән өчен ачуланма, син болай елап йөреп абыеңның рухын гына борчыйсың. Тынычлан, миңа да авыр, ләкин ничек булса да яшәргә кирәк. Мин дә борчылдым, тик алга таба яшәр өчен көч таптым, Улым, әти-әниләр яшәргә көч бирде. Хәзер абыеңа да авыр. Ул синең елап йөргәнеңне күзәтә, җаны үзенә урын таба алмыйдыр. Җибәр син аны, рухы тынычлансын.
Марат машинасындагы радионы кабызды да:
- Мин китәм, Азат миннән башка йокламый кичен.
- Ярый, рәхмәт сиңа бик зур. Бер генә сорау бирсәм буламы? Яхшы да түгел инде сорарга.
- Сорап кара.
- Әйт әле, ә хатының ничек үлде.
Маратның йөзе үзгәрде, ләкин ул үз үзен кулга алды.
- Аның йөрәге авырта иде, бала табарга
ярамый диделәр. Ә ул үзсүзле булды.” Берне булса да алып кайтам”,- диде. Мин күпме әйттем, балалар йортындагы нәниләр әти-әни назын көтәләр, әйдә алыйк дип. Тыңламады. “ Берне алып кайтыйк, ә икенчесен балалар йортыннан алырбыз”,- диде. Шулай алып кайттык. Улыбызга бер яшь була дигәндә, безне ташлап китте Энҗем. Шуңа күрә әйтәм Гүзәл, әти-әниеңә дә авыр сине болай күрү. Алга таба атла. Мин абыеңны оныт димим. Бары яшәргә тырыш дим.
- Рәхмәт сиңа, сау бул.
Гүзәл машинадан төшәргә ашыкты, ә анда радиодан моң агылды.
- Карлар ява, карлар ява
Бар җиһанга сафлык таратып.
Яшисе иде бу җирдә
Бер береңне сөеп,
яратып.
Карлар ява, ап-ак карлар
Аклык бит ул сафлык билгесе.
Сине миңа, мине сиңа
Кала бары иркәм димлисе.
Гүзәл Марат әйткән сүзләрнең хаклыгын белә, тик тынычланырга гына үз үзендә көч таба алмый. Ниһаять ялларда Гүзәл әти әнисе янына кайтты.
- Кызым, бу юлы бик озак кайтмадың, сагындырдың.
- Әни, вакыт юк иде, үпкәләмә, сүз бирәм башка озак көттермәм. Ә әти кая?
- Ул бит хәзер фермада эшли ферма мөдире. Аллага шөкер, тормышлар җайлана.
- Дөрес әни, йә әйт,
яраткан кызыңны нәрсә белән сыйлыйсың?
- Утыр әйдә, нәрсә бар шуның белән, ә иртәгә мунчалар ягарбыз, син вакытлы кайттың, иртәгә бозау суябыз, эчәк
ярасы бар. Аннары Сәвия апаң авырып тора, аның идәннәрен кереп юарсың, хәлен белерсең. Сине бик сораша, кергәне юк ди.
- Ярый әни, мин чәй эчәм дә, кереп чыгам.
Галия өйстәлгә тәмлеләр әзерләп куйды. Гүзәл нәрсә ашарга белмәде. Әнисенең тозлы кыярына үрелеп:
- Син шундый тәмле тозлыйсың, миңа күбрәк биреп җибәрерсең әле,- диде.

Дәвамы бар.

ГӨЛЧИРӘ ГАЛИМОВА