Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Вахитта сугыш вакыты язучыларын искә төшерделәр

Китапханәче Сания Сәлимуллина балаларга республикабыз, Татарстанның Дәүләт символлары, Казанның тарихи истәлекле урыннары турында күп кенә яңалыклар, шулай ук республикада нинди милләтләр яшәве турында сөйләде. Балалар туган як турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, дуслык турында җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Аннары әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, анда катнашучылар туган Республикалары турында булган белемнәрен ныгыттылар, шулай ук кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар. Чарага Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары, мәдәнияте һәм гореф - гадәтләре турында сөйләүче "Татарстан - бөек Ватаным" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәнең "Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар" бүлеге - күргәзмәгә куелган китаплар татар әдәбиятының күренекле вәкилләре - Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәмм

Китапханәче Сания Сәлимуллина балаларга республикабыз, Татарстанның Дәүләт символлары, Казанның тарихи истәлекле урыннары турында күп кенә яңалыклар, шулай ук республикада нинди милләтләр яшәве турында сөйләде.

Балалар туган як турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, дуслык турында җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Аннары әлеге тематика буенча викторина үткәрелде, анда катнашучылар туган Республикалары турында булган белемнәрен ныгыттылар, шулай ук кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.

Чарага Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары, мәдәнияте һәм гореф - гадәтләре турында сөйләүче "Татарстан - бөек Ватаным" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәнең "Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар" бүлеге - күргәзмәгә куелган китаплар татар әдәбиятының күренекле вәкилләре - Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян - бер-бер артлы хәрби кием киеп, яу кырларына киткәннәр. Ул кырыс заманда барлык редакцияләр ябыла, аларның ишекләрендә «Барысы да фронтка китте» дигән бердәнбер язуны укып булган. Аларның барысына да өйләренә кайтырга насыйп булмаган.